|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ВӘЛИЕВ РАЗИЛРазил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 январенда Татарстан хәзерге Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. 1965 елда Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, ике ел В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының журналистика факультетында укый, аннары, Татарстан Язучылар союзы рекомендациясе белән Мәскәүгә җибәрелеп, А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. 1972—1981 елларда Р. Вәлиев Казанда татар балалар журналы «Ялкын» редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, соңыннан журналның җаваплы секретаре вазифаларын башкара. 1981 елның языннан 1984 елның июненә кадәр ул Чаллы шәһәре Язучылар оешмасының җаваплы секретаре булып эшли. Республика язучыларының X съездында (май, 1984) Разил Вәлиев Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены һәм идарә председателенең урынбасары итеп сайланды. 1980 елдан КПСС члены. Р. Вәлиев поэзия һәм проза жанрларында яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре 1964 елда район газетасында басылып чыгалар. Соңга таба шигъри әсәрләре белән республика газета-журналларында һәм үзәк матбугатта («Молодая гвардия», «Смена», «Новый мир» журналларында), күмәк җыентыкларда актив катнаша, 1971 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Зәңгәр кабырчыклар» исемле мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. 1976—1981 елларда янә өч шигъри китабы басылып чыга («Хыялый Мияубикә», «Яшен тамыры», «Без — кояш балалары»). Шагыйрь буларак, Р. Вәлиев — югары идеяле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсе турындагы уйлануларны үз эченә алган романтик рухлы лирик поэзия тарафдары. Туган җир, аның күрке булган табигатьне саклау, аның язмышы турында борчылу кебек актуаль темалар Р. Вәлиев шигъри иҗатының теп эчтәлеген тәшкил итә. Аның традицион халык җырлары рухында язган иң уңышлы шигырьләре музыкага салынган яки халык кеенә җырланып йөри. Җитмешенче елларның ахырларыннан башлап, Р. Вәлиев проза жанрында активрак иҗат итә. «Эт кояшы» (1968) исемле беренче повестеннан соң ул 1979—1982 елларда «Яшисе килә» һәм «Иске сәгать дөрес йөри» дигән тагы ике яңа повесть тәмамлады. Хәрби хезмәт вазифаларын башкарганда иптәшләрен гәүдәсе белән каплап үлемнән саклап калган якташыбыз Рифкать Миргазизов батырлыгына багышланган «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен аңа 1982 елда Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе бирелде. «Яшисе килә» әсәре 1983 елда «Детская литература» нәшриятында рус телендә дә басылып чыкты. Авторның «Иске сәгать дөрес йөри» (1982) исемле повестенда исә тормышта үз юлыңны табу, заман яшьләре арасындагы мораль-әхлак мәсьәләләре үзәккә алына. Р. Вәлиевнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул француз язучысы А. Экзюперинең «Нәни принц» (1978), инглиз язучысы Р. Киплингның «Маугли» (1980) исемле повестьларын, Конан Дойль хикәяләрен һәм башка күренекле чит ил әдипләренең аерым әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте. Р. Вәлиев Язучылар союзының җәмәгать эшләрендә актив катнаша, әдәби процессның актуаль мәсьәләләренә багышланган публицистик һәм ядәби тәнкыйть мәкаләләре белән матбугатта еш кына чыгышлар ясый. ул — СССР Язучылар союзы идарәсе һәм «Ялкын» журналлары редколлегияcе члены. Р. Вәлиев— 1979 елдан СССР Язучылар союзы члены. БИБЛИОГРАФИЯ Зәңгәр кабырчыклар: Шигырьләр. — Казан: Таткитнәшр., 1971. —93 б. Рец. Әхмәдүллин Ш. Иҗат үзенчәлеген раслаганда. — Казан утлары, 1972, № 7, 176—179 б.; Садә Г. Язгы урман яшеллеккә атлый. — Казан утлары, 1977, № 8, 170—171 б. АНЫҢ ТУРЫНДА Ркаил Зәйдулла. Дулкын биеклеге ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) |
Иң күп укылган
|