поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ВӘЛИЕВ МАНСУР

Мансур Хаҗи улы Вәлиев 1948 елның 1 январенда Татарстан АССРның Әгерҗе районы Барҗы авылында туган. Шул авылда урта мәктәпне тәмамлап, 1968 елга кадәр башта «Җиңү юлы» исемле район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, соңыннан авыл китапханәсе мөдире һәм колхоз комсомол оешмасы секретаре булып эшли. 1968—1973 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый, университетны тәмамлагач, берникадәр вакыт «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли, аннан соң Совет Армиясенә алынып, 1973—1975 елларда Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.

1975 елда хезмәтен тутырып кайтканнан соң, М. Вәлиев Татарстан Язучылар союзының әдәби консультанты итеп билгеләнә, ә 1976—1981 елларда «Идел» әдәби альманахының редакторы булып эшли. 1982 елдан ул — «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөдире хезмәтендә.

Мансур Вәлиев — җитмешенче елларның башында әдәбият мәйданына чыккан яшь тәнкыйтьчеләрнең берсе. Шул еллардан бирле республика матбугатында аның исеме даими күренә килә. Хәзер ул — әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган өч китап авторы. Үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә М. Вәлиев бүгенге әдәби процессның үткен, актуаль мәсьәләләрен күтәрергә һәм аларны тормыш проблемалары белән тыгыз бәйләнештә карап хәл итәргә омтыла. Тәнкыйтьченең күп кенә язмаларын бүгенге тормышны әдәби әсәр аша рухи анализлау дип карарга мөмкин. Аларда чынбарлык, хәзерге тормыш игътибар үзәгендә тора, калган бөтен мәсьәләләр әнә шул яктылыкта карала. Бер үк вакытта тәнкыйтьченең мәкаләләре эмоциональ рухта язылуы белән дә җәлеп итә.

М. Вәлиев художестволы проза жанрында да каләм тибрәтә. 1984 елны «Казан утлары» журналында (7 нче сан) аның «Дулкын» исемле лирик повесте басылып чыкты.

М. Вәлиев —1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Яшьләр мәйданга чыга: Тәнкыйть мәкаләләре.—Казан: Таткитнәшр., 1978.— 104 б. 2 500.
Табарга һәм югалтмаска!: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 104 б. 1 800. Рец.: Зөлкарнәев Ф. Чын күңелдән сөйләшү.— Татарстан яшьләре, 1982, 10 июль.
Күңелнең көткәне: (Тормыш һәм әдәбият турында уйланулар).— Казан: Таткитнәшр., 1984.— 178 б. 1 000.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Еники Ә. Мансур Вәлиев.—Казан утлары, 1978, № 3, 186 б.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»