|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ВӘЛИЕВ ДИАСДраматург һәм прозаик Диас Назыйх улы Вәлиев 1938 елның 1 июлендә Татарстан АССРның Арча районы Казанбаш авылында туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Казан шәһәрендә уза. 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач, укуын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының геология факультетында дәвам иттерә. Студент чагыннан ук геологик экспедицияләрдә катнаша, Удмуртиядә, Киров өлкәсендә, Хабаровск краенда, Уралда була, Казакъстандагы Тимертау шәһәрендә металлургия комбинаты төзешә, ә 1962 елда университетны тәмамлап чыккач, өч ел буе Кемерово өлкәсендә геолог булып эшли. 1965 елда Казанга кайта һәм, берникадәр вакыт шәһәрдәге геологик оешмаларда эшләп алганнан соң, 1966 елнын, мартыннан алып 1973 елнын, җәенә кадәр республика яшьләр газетасы «Комсомолец Татарии» редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын үти. 1973—1975 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны бетереп кайткач, Д. Вәлиев профессиональ язучылык эшенә күчә. Ул—1977 елдан КПСС члены. Д. Вәлиев рус телендә яза. Матбугатта беренче тапкыр 1959 елда «Карта старика» исемле хикәясе белән күренә. Алтмышынчы еллар дәвамында аерым хикәяләре һәм очерклары күмәк җыентыкларда, «Сибирские огни», «Молодая гвардия», «Сельская молодежь», «Смена» журналларында һәм Татарстандагы көндәлек матбугатта басыла. Хикәяләре һәм повестьлары тупланган беренче проза китаплары («День за днем», «Старики, мужчины, мальчишки») 1973 һәм 1975 елларда Казан һәм Мәскәү нәшриятларында дөнья күрә. Д. Вәлиевнең язучылык сәләте драматургия жанрында аеруча тулы ачыла. Аның интеллигенция тормышыннан алып язылган һәм кешеләр арасындагы мораль-этик мәсьәләләрне кискен драматик ситуацияләр, үзенчәлекле образлар аша сүрәтләгән «Намус хөкеме» («Суд совести» яки «Охота к умножению») исемле беренче җитди драмасы 1971 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачылар тарафыннан яратып каршы алына. Драматургның икенче пьесасы — «Дәвам» («Продолжение») исемле героик драмасы тагы да зуррак уңышка ирешә. Заманның алдынгы төзелешләреннән берсендәге драматик вакыйгаларны үз эченә алган һәм шулар фонында мөһим социаль-политик, хезмәт һәм әхлак проблемаларын масштаблы, эпик яңгырашлы итеп чишәргә омтылган бу әсәр, Казанда (1972) һәм Мәскәүнең М. Н. Ермолова исемендәге драма театры сәхнәсендә (1973) уйналып һәм аннан соң илебезнең тагы да кырыктан артык театры репертуарына кертелеп, күпмилләтле совет драматургиясенең заман темасына багышланган уңышлы әсәрләреннән берсе итеп бәяләнә. 1976 елда «Дәвам» пьесасы өчен Д. Вәлиевкә Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматургның шуннан соң язган «Диалоглар» («Диалоги»), «Казанның елга аръягы күрәзәчесе» («Пророк из казанского заречья»), «Казан университеты» (икенче исеме —«1887») исемле пьесалары да Мәскәү, Ташкент, Великие Луки һәм башка шәһәрләрнең театр сәхнәләрендә куела. Г. Камал исемендәге Татар академия театры, «Намус хөкеме»ннән тыш, авторнын, «Њзеңә хыянәт итсәң» (1975) һәм «Диалоглар» (1976) драмаларын сәхнәләштерә. Бу әсәрләр, ечесе бергә тупланып, 1982 елда татар телендә аерым ки-Т*п булып басылып чыкты. Шул ук 1982 елда Д. Вәлиев, герой-шагыйрь «М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлап, «Билгесез көн» («День икс») исемле яңа драма әсәрен тәмамлады. Д. Вәлиев совет драматургиясе өлкәсендәге уңышлары өчен 1973 һәм 1978 елларда милли драматургия буенча уздырылган Бөтенроссия фестивалендә (Ленинград) ике тапкыр Беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. 1981 елда аңа Татарстан АССРның, ә 1983 елның ноябрендә РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Д. Вәлиев художестволы проза, публицистика һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә активлыгын киметми. 1976—1983 еллар арасында әдипнең өч проза китабы басылып чыкты. Көндәлек матбугатта ул әдәбият-сәнгать һәм тормышның төрле актуаль мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре, очерклары белән еш катнаша. 1981 елны Д. Вәлиев тәрҗемәсендә беренче татар пролетар язучысы Г. Коләхметовның «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» исемле атаклы пьесалары рус телендә дөнья күрде. Д. Вәлиев —1973 елдан СССР Язучылар союзы члены. БИБЛИОГРАФИЯ Язмышның чарасы бер генә: Сәхнә әсәрләре.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—224 б. 12500. Дарю тебе жизнь. (Продолжение): Драм, хроника в 3-х ч. Репертуар Казан, рус. драм, театра им. В. И. Качалова и Моск. театра им. М. Н. Ермоловой. Отв. ред. И. Петров.—М.: ВУОАП, 1972.—81 л. 250. Рец.: Мустафин Р. Драматизм эпохи.—В кн.: Мустафин Р. Образ времени: Статьи. Казань, 1981, с. 85—90; Авдеев А.— Сов. Татария, 1973, 6 янв.; Бутковская Т. О тех, кто рядом.— Театр.җизнь, 1973, № б, с. 6—7; Мустафин Р. Человек и его дело.— Лит. обозрение, 1973, № 6, с. 13—16; Поличинеңкая И. Закон нашей җизни.— Театр, җизнь, 1973, № 11, с. 18—19; Пьеса казанского драматурга на сцене Московского театра имени М. Н. Ермоловой: Статьи.— Сов. Татария, 1973, 18 янв.; Силина И. В тревоге за каждого.— Театр, 1973, № 8, с. 22—26; Чеботаревская Т. Трудный перекресток.— Лит. газ., 1973, 9 мая, с. 8; Казанцев А. Как луч прожектора.— Сов. Татария, 1976, 22 апр.; Кумысников X. Романтика повсеңневности.— Сов. Татария, 1978, 28 июня; Миллер А. Право быть человеком.— Комсомолец Татарии, 1978, 11 июня. АНЫҢ ТУРЫНДА Шәрифуллин Ф. Диас Вәлиев.—Сов. мәктәбе, 1979, № 12, 26 б. ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) |
Иң күп укылган
|