|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ВӘЛИ ЛОТФИ(1910-1943) Лотфи Вәли (Лотфи Вәли) Лотфулла Вәлимехәммәт улы Вәлимехәммәтов) 1910 елда хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Илек авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бөре шәһәрендә, аннары, 1929 елдан башлап, Мәскәүдәге завод һәм төзелешләрдә эшли, кичке мәктәптә укып урта белем ала. Мәскәүдә эшләгәндә Л. Вәли әдәбият белән кызыксына башлый, Мәскәү пролетар язучылары ассоциациясенең (МАПП) татар секциясе инициативасы белән оештырылган әдәби түгәрәк эшенә актив катнаша, Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» (соңыннан — «Коммунист») газетасы, «Октябрь баласы» һәм «Ударниклар» исемле журналларга языша. Аның хезмәт, производство темаларына багышланган бер төркем шигырьләре М. Җәлил кереш сүзе белән чыккан «Чакыру» (Мәскәү — Казан, 1932) исемле җыентыкта, шулай ук «Каләмле ударниклар», «Туган ил» кебек альманахларда да басыла. Утызынчы еллар ахырында яшь шагыйрь нәшриятка местәкыйль җыентыгын тапшыра, әмма, Ватан сугышы башлану сәбәпле, китап чыкмый кала. 1941 елның җәендә Л. Вәли армиягә алына, башта минометчы, аннан соң разведчик, сапер сыйфатында Төньяк-көнбатыш фронтында сугыша, берничә тапкыр яралана. Кыска ял сәгатьләрендә шигырьләр, очерклар яза, сугыш көндәлеге алып бара. Аның куп кенә шигырь һәм очерклары шул чорның фронт газеталарында һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылалар. Л. Вәли 1943 елның кышында дошман өстенә атака белән барганда мина ярчыгы тиеп һәлак була. Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән шагыйрь-солдат буларак, Лотфи Вәлинең исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль такага язылды. ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) |
Иң күп укылган
|