(1754-1834)
Габдерәхим бине Госман бине Сәрмәки бине Кырым Утыз Имәни әл-Болгари 1754 елда Чирмешән районының Утыз Имән авылында крестьян гаиләсендә туа. Әнисе Гафифә — Утыз Имән авылы кызы. Әтисе Госман — хәзерге Лениногорск районы Тимәш авылы кешесе, Габдерәхим туганчы ук вафат була, ә ярдәмчесез калган әнисе үзенең туган авылы Утыз Имәнгә кайтырга мәҗбүр була. Шунда Габдерәхимне дөньяга китерә. Ике-өч ел да үтми, Габдерәхимнең әнисе дә дөнья куя. Булачак шагыйрь, ятим калып, туган тиешле җиңгәсе кулында тәрбияләнә.
Бик ярлылыкта үссә дә, Габдерәхим яшьтән үк бик зирәк, үткен зиһенле бала була. Алты-җиде яшендә мәдрәсәгә йөри башлый. Башта мулла мәдрәсәсендә укый һәм озакламый үзенең яшьтәшләренә дәресләр дә бирә башлый. Аннан соң тирә-күрше авыллардагы мәдрәсәләргә барып укый. Ул чорда гыйлем үзәге булган Оренбург Каргалысы мәдрәсәсендә дә белем ала. Ләкин аны бу белемнәр генә канәгатьләндерми һәм ул 1788 елда, үзенең хатынын һәмбалаларын алып, Урта Азия шәһәрләренә гыйлем эстәргә чыгып китә. Башта берничә ел Бохара шәһәрендә яши, атаклы мәдрәсәләрдә укый, үзе дә укыта, имамлык хезмәтен үти. Аннан соң Сәмәрканд, Түфи, Мәзаре Шаһимәрдан шәһәрләрендә уку-укыту эшләре белән шөгыльләнә. 1796 елда Әфганстандагы Бәлех, һират, Кабул шәһәрләрендә була. 1798 елда Кавыртач дигән җирдә аның хатыны Хәмидә үлә, һәм ул балалары белән Утыз Имәнгә кайта. Туган авылында төпләнеп калырга уйлый, әмма аңа: «Синең атаң Тимәш кешесе иде», — дип, йорт салырга җир бирүдән баш тарталар. Үзенең бәләкәй арбасын тартып, балаларын ияртеп, туган авылыннан чыгып китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп, төрле авылларда яшәп, мәдрәсәләрдә укытып, күченеп йөри: башта Кара Чишмә, аннан хәзерге Чистай районының Исләй, Лениногорск районының Сарабиккол, Куакбаш авылларында яши. Ниһаять, Тимәшкә килеп урнаша һәм соңгы көннәренә кадәр шунда гомер итә. Монда да гомер буе шәкертләр укыту белән шөгыльләнә. Сиксән яшенә җитеп, 1834 елның апрель башында вафат була...
"Мәйдан" журналы, 2004, декабрь.
Аның турында
Әнвәр Шәрипов. Егет булсаң, егетлек күргәз илгә...