поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

УРАЗАЕВ-КУРМАШИ ӘХМӘТ

(1855-1883)

Шагыйрь Әхмәт Уразаев-Курмаши Казан артының Әтнә районы Күшәр авылында мулла гаиләсендә туа (икенче бер риваятьтә ул әтисе Кызылъяр каласына күчкәч туган дип бәян ителә)*. Ул ромнтик сюжетлы, көйле «Бүз егет» һәм «Таһир илә Зөһрә» поэмалары авторы. «Бүз егет» кыйссасы — 1874 елда, «Таһир илә Зөһрә»се 1876 елда Казанда басылып чыга. Бу ике китап аннан соңгы елларда һаман саен басылып килә. Казан дәүләт университеты китапханәсендә «Бүз Егет»нең — 19, «Таһир илә Зөһрә»нең 13 төрле басмасы саклана.

«Таһир илә Зөһрә»нең борынгы бер варианты «Дастан Бабахан» (Бабахан — Зөһрәнең атасы) исеме белән йөртелә һәм XV йөздә яшәгән Клыч бине Сәйяди исемле төрки-татар шагыйренең әсәре дип билгеле. Курма-шиның «Таһир илә Зөһрә»се казакъ теле йогынтысында акыннар телендә йөргән варианттан файдаланып язылган дип уйланыла.

«Таһир илә Зөһрә» кыйссасы озак заманнар китап яраткан татар гаиләсендә кулдан төшмәгән, аны җыелышып укыганнар, тыңлаганнар, әсәрләнеп елаганнар.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бүз егет: кыйсса. — Казан (?), 1874.
Таһир илә Зөһрә: кыйсса. — Казан (?), 1876.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнуллин М. Татар әдәбияты. XIX йөз: дәреслек хрестоматия. — Казан: Тат-книгоиздат, 1957. — 284-339 б.
Гайнетдинов М. Әхмәт Уразаев-Курмаши //Татар әдәбияты тарихы. — 2 т. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 431-440 б.
Татар поэзиясе антологиясе. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 360-364 б.

* Әдәбиятта Уразаев-Курмашиның туган урыны һәм биографиясе хакында башка төрле мәгълүматлар да бар.

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»