|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.УГАН ГЫЙФФӘТГЫЙФФӘТ УГАН (псевд., чын фам. һәм исеме Кадыйрова Сания Хәбирҗан кызы) (1899, Чистай ш. — 12.4.1957, Анкара ш.), шагыйрә. «Буби» мәдрәсендә укый. 12 яшьтә яза башлый, шигырьләрен «Тормыш», «Сибирия» газеталарында, «Яңа милли юл» ж-лында бастыра. 1917 дә илдән күчеп китә, мөһаҗирлектә гомер сөрә (Кытай, Финляндия, Төркия). Татар балаларын укыта, татар вакытлы матбугатында языша. «Сания Гыйффәт шигырьләре» (Уфа, 1918) шигырьләр җыентыгы, «Тормыш көзгесе» (Хельсинки, 1937) драмасы, басылмый калган «Хан бүләге», «Яңакөй» пьесалары, фин татарлары өчен «Уку китабы» (Хельсинки, 1938) уку әсбабы, Г.Тукай, Г.Исхакыйга багышланган әдәби-публицистик мәкаләләр авторы.
|
Иң күп укылган
|