(1984-2010)
Газиз балам – Төхбәтуллин Фәрид Нургаян улы 1984 нче елның 11 нче гыйнварында Әгерҗе районы Кадыбаш авылында туды. 16 яшендә урта мәктәпне тәмамлап, Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең урман хуҗалыгы факультетына укырга керде. 2005 нче елны академияне тәмамлап, районыбызның Шаршады, Девятерня урман хуҗалыкларында эшләде.
Улым, замана яшьләренә хас булганча, компьютер белән мавыкты, мотоцикл, трактор, җиңел машина кебек техниканы яхшы белә иде. Хуҗалыгыбызда умартачылык белән шөгыльләнде. Китаплар укырга яратты, татар халкы тарихы белән кызыксынды. Шулай ук ул гомеренең соңгы елында иҗатка тартылды – хикәяләр язды.
Йөрәк парәм, газизем туганнар, дуслар, күршеләр, аны якыннан белгән кешеләр хәтерендә йомшак табигатьле, шәфкатьле, юмарт, нечкә күңелле, һәрбер тере җанны кызганучан егет булып калыр дип өметләнәм.
Тик язмыш аның үзенә карата мәрхәмәтсез булды. 2010 нчы елның 7 нче декабрендә газиземнең 27 яше дә тулмаган чәчәк кебек яшь гомере каты авырудан өзелде.Баламның тормыштан һич кенә дә китәсе килмәде, үләренә ике сәгатьләп кала да яшәүгә өметен җуймаган иде.
Йолдыз үзе сүнсә дә, нурлары балкудан туктамагандай, газиземнең яшь йөрәгеннән әсәрләренә күчкән җан җылысы, рухи дөньясының сафлыгы, байлыгы исәннәр күңелен яктыртсын иде дигән теләктә сезнең игътибарыгызга улымның мәхәббәт, яшьләр турында язган новеллаларын ( берсе рус телендә язылган) һәм бер юмористик хикәясен тәкъдим итәм.
Фәриднең әнисе.
Kitap.net.ru