Kамил Абидулла улы Таңгалычев 1968 елның 1 февралендә Мордовия Республикасының Ельников районы Акчи авылында дөньяга килә.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул 1990 елда Мордовия дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Бер үк вакытта ул 1985-1987 елларда «Трибуна колхозника» дигән район газетасында хәбәрче буларак катнаша, 1987-1990 елларда «Учитель» дип аталган күптиражлы газета мөхәррире хезмәтләрен башкара. 1990-1993 елларда Камил Таңгалычев — «Советская Мордовия» газетасы хәбәрчесе, 1993-1995 елларда — «Мордовия» газетасының публицистика бүлеге мөхәррире, 1995-2005 елларда ул — «Мордовия — 7 дней» газетасында сәясәт бүлеге мөхәррире, 2005-2006 елларда газета-журнал нәшриятында эшли. 2006 елдан — Россия Федерациясе Федераль Җыенының «Парламент газетасы» күзәтүчесе.
«Рябиновые бубенцы» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы 1992 елда басылып чыга. Аның әлеге китабы буенча 1993 елда Мордовия телевидениесендә «Розовый мост» дигән видеофильм эшләнә.
Аның шигырьләре «Казан утлары», «Идель», «Казань» журналларында, «Татарский мир», «Мәдәни җомга» газеталарында дөнья күрә. К.Таңгалычевның шигърияте табигатькә якынлыгы белән аерылып тора. Автор тормыш-яшәеш каршылыкларына да бик сизгер, алар аның иҗатында ачык метафораларда чагылыш таба.
Камил Таңгалычев рус телендә яза. Ул — Мордовия Республикасының атказанган язучысы (2005).
Әдип Мордовия Республикасы Башлыгының әдәби премиясе лауреаты, Бөтенроссия журналистларының «Золотой гонг» исемле конкурсы җиңүчесе, «Литературная Россия» атналыгының лауреаты.
К.Таңгалычев — 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Рябиновые бубенцы: стихи. — Саранск, 1992. — 48 с.
Мой поводыры стихи. — Саранск, 1998. — 128 с. Лунная мастерская: эссе. — Саранск, 1999. — 240 с.
Грядущая земля: эссе. — Саранск, 2000. — 224 с.
Ближняя деревня: стихи. — Саранск, 2001. — 96 с.
Дорога в Казань: стихи. — Саранск, 2002. — 80 с.
Стихия: эссе. — Саранск, 2004. — 256 с.
Ягода репейника: эссе. — Саранск, 2006. — 208 с.
Избранное: стихи. — Саранск, 2006. — 336 с.
Наизусть: стихи. — Саранск, 2007. — 48 с.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
ТУГАН ТЕЛГӘ— УРАУ ЮЛДАН... ТӘРҖЕМӘДӘ
Бу санда укучыларыбызга шигырьләре тәкъдим ителә торган авторыбыз Камил Тангалычев—Мордва име егете, Такташыбыз якташы. Ельников районы Акчеево (Кугеш) авылында туып-үскән Камил Тангалычев Мордва дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. Аннары—иҗат, шигырь дөньясы...
Менә аның төрле нәшриятларда дөнья күргән китаплары: "Рябиновые бубенцы", "Мой поводырь", "Ближняя деревня ", "Дорога в Казань " (соңгысының исеме бик мәгънәле, безнеңчә!) һ. б. исемле шигырь, "Лунная мастерская", "Грядущая земля " дип аталган эссе җыентыклары. Әсәрләре шулай ук "Дон", "Север", безнең "Идел" кебек журналларда, "Мәдәни Җомга" газетасында; чит илләрдә, әйтик, АКШта, мәртәбәле әдәби басмаларда дөнья курде. һәм менә, безнең журналда...
Рәдиф ГАТАШ
Казан утлары №4, 2005