|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.СОЛТАНБӘКОВ БУЛАТБулат Фәйзрахман улы Солтанбәков — күренекле татар галиме, тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул 1928 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, тарих фәннәре кандидаты исемен ала, профессор дәрәҗәсенә ирешә. 1947 елдан гади урта мәктәптә укытучы булып эшли, 1954—1961 елда Татар обкомында мәктәп һәм фән оешмаларының инструкторы, 1961—1981 елда Казан дәүләт педагогика институтында проректор, доцент вазифаларын башкара. 1981—1989 елларда Казан консерваториясендә җитәкче, 1989—1991 елларда Казан дәүләт университетында доцент, 1991—1993 елларда – ИПКРОда кафедра җитәкчесе. "Казан утлары" журналының актив авторы.
|
Иң күп укылган
|