поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

СӨНГАТИ ГАБДЕРАХМАН

Сугышта югалган. Иҗаты югалмаслык(Габдерахман Сөнгати)

Егерменче гасыр башында, Октябрьгә кадәрге ун-унике ел эчендә, татар әдәбияты үз үсешендә зур казанышларга иреште. Аеруча шагыйрьләребез бик актив иҗат иттеләр. Хис-кичерешләрен шигырь телендә язып чыккан иҗатчы шәхесләрнең гомуми саны өч йөздән арта (бу тулы булмаган исәпләүләр буенча гына әле). Билгеле инде, меңъеллык татар шигъриятенең бу чордагы тиңдәшсез алга китешен, яңарышын беренче зурлыктагы йолдызлар — Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабичларның тирән эчтәлекле лирик әсәрләр тудыруга юнәлтелгән иҗади эшчәнлекләре тәэмин иткән. Болар — безнең классикларыбыз. Үз хис-тойгыларын шигъри жанрда гәүдәләндерүдә сизелерлек уңышларга ирешкән әдипләр рәтендә Нәҗип Думави, Зыя Ярмәки, Миргазиз Укмасый, Сәгыйть Сүнчәләй, Зариф Бәшириләр дә бар. Габдерахман Сөнгати дә - татар поэзиясе күгендә үз йолдызын кабызып калдырган шәхес. Бу йолдызның яктысы, тулы бер гасыр узып баруга карамастан, һич тә сүрелмәгән.

Шигъри әсәрләре XX гасыр татар көндәлек матбугатында, аеруча 10 еллар уртасында, шактый еш басылып торган бу шагыйрьнең тәрҗемәи хәленә нисбәтле мәгълүматлар, кызганычка каршы, бик аз сакланган. Биредә шуларны искә төшереп китмәкче булабыз.

Габдерахман Сөнгати (әтисе - Сөнгатулла; фамилиясе Сөнгатуллин булырдыр) Казан губернасының Тәтеш өязенә караган Балчыклы авылында (хәзерге территориаль бүленеш буенча, ул Кама Тамагы районында) 1894 елның 10 мартында дөньяга килә (туган көнен Фатыйма Ибраһимова ачыклады. Кара: Яктылыкка омтылып. Казан утлары, 1984, № 3, 183-184 б.). Башлангыч белемне туган авылында ала һәм кайсыдыр елда (1907 — 1910 ?) ул Казанга килеп урнаша һәм «Халидия» мәдрәсәсендә укый башлый. Казан шәһәрендәге күпсанлы мәдрәсәләр арасыннан аның «Мөхәммәдия» кебек мәшһүр уку йортына түгел, нәкъ менә «Халидия»гә килеп керүе беренче карашка гаҗәбрәк тоелыр. Ләкин шунысы бар, бу мәдрәсәнең мөдәррисе — Мөхәммәтсабир Халидов. Ә ул исә — Балчыклы авылыннан җиде генә чакрымдагы Яңасала авылында мулла булып торган һәм 1851 елда Казанга күченеп килеп, монда да мулла вазыйфасын башкарган Хаммад Халидовның улы (СССРның Халык артисты Фоат Халитов шушы нәселдән). Күрәсең, атасы, улын Казанга озатканда, якташының мәдрәсәсенә урнаштыруны мәслихәтрәк күргән. Бәлкем әле, бу ике мулла арасында шәхси танышлык та булгандыр.

Г. Сөнгатинең «Халидия» мәдрәсәсендә күпме вакыт укыганлыгы мәгълүм түгел. Ләкин ул аны, ни сәбәпледер, тәмамламый («Күрмәдем яхшы уку», ди бер шигырендә). 1914 елда ул татар балалар журналы «Ак юл» (1913 елның язында чыга башлаган) редакциясенә экспедитор булып урнаша. Әмма монда аңа озаклап эшләргә туры килми, тиздән аны Беренче бөтендөнья сугышына мобилизацияләп озаталар («Аң» журналының 1915 елгы 20 нче санында (20 ноябрь) басылган «Сугыш һәм язучыларбыз» исемле редакцион мәкаләдә аның исеме сугыш мәйданындагы язучылар исемлегендә саналган.

Г. Сөнгати әдәби иҗат мәйданына «Халидия»дә укып йөргән чакларда ук аяк баса шикелле. Яшь авторның «Таңгы җырларым» исемле бердәнбер шигырь җыентыгы Казанда Кәримовлар матбагасында 1915 елда гына чыкса да, андагы иң соңгы шигырьдән соң «1913 ел. 1 гыйнвар — 1 август» дигән дата күрсәтелгән. Димәк, китаптагы барлык әсәрләр дә 1913 елның күрсәтелгән айларында - гыйнвардан 1 августка кадәрге вакыт аралыгында иҗат ителгәннәр. Мәсьәләнең кызыклы ягы шунда: гадәттә, шагыйрьләр башта вакытлы матбугат битләрендә көчләрен сыныйлар һәм, беркадәр вакыт узгач кына, инде газета һәм журналлар аша укучыларга таныш булган әсәрләрен җыеп, китап итеп нәшер итәләр. Г.Сөнгатидә исә моның киресен күрәбез: ул баштан ук җыентык төзи (ел ярым чамасы вакыт басылмый ятуы — башка мәсьәлә).

«Таңгы җырларым» да барысы кырык сигез әсәр урнаштырылган. Яшь шагыйрьнең нинди хисләр, кичерешләр, теләк-омтылышлар дөньясында яшәвенә бер ише шигырьләрнең исемнәре үк ишарәли. Менә аларның кайберләре: «Туган ил», «Җәйге таң атканда», «Авыл», «Яз башы», «Көз», «Кыш», «Сөям, туган ил!», «Ай». Боларда шагыйрь үзенең туган якларын (бер урында Тау ягы дип тә атый) яратуын сөйли, табигать күренешләренә хас матурлыкка соклануын белдерә.

«Туган ил» әсәрендә, минемчә, шагыйрьнең шәхси язмышына караган бер деталь дә бар:

Әмма мин, мин рәнҗимен бик туган илгә,
Рәхәт минут күрмәдем дим туган илдә,
Анам үлеп, ятим калып хәсрәт чиктем,
Ямьле чаклар, яшь вакытлар узды йилгә.

Бу зарланулы шигъри юлларда Габдерахман Сөнгатинең балачакта ук әнисез калуы, шул сәбәпле авылда яшәгән вакытында рәхәт гомер кичермәгәнлеге чагылыш тапкан. Китаптагы күп кенә шигырьләрдә яшь шагыйрьнең борчулы, зарлы кичерешләре гәүдәләнгән. Тормышта гармония, матурлык эзләсә дә, табалмый ул, вакыт-вакыт өметсезлеккә дә бирелеп куя («...гә», «Зар», «Гөл һәм чәчәкләр» кебек шигырьләр). Бөек замандашы Тукай белән бер шәһәрдә яшәп, бер мәдәни тормышта кайнап (бәлкем, әле күрешкәннәрдер дә), аның вафаты уңае белән шигырь язмый калсынмыни яшь шагыйрь! Җыентыкта аның бу көннәрдә кичергән хис-тойгыларын шактый калку чагылдырган «Милләтебезнең сандугачы китте» исемле әсәр дә урын алган. Түбәндәге юллары исә аеруча тәэсирле:

Ямьле җәй килгән вакытта китте безне сандугач,
Мәңгегә китте, кайтмас инде — мәңге сайрамас.
Калды бакчабыз хәзер буш, калды үксез, аерылып,
Очты милләт былбылы һәм китте карап каерылып.
Сандугачсыз бетте ямь һәм бетте кояш, калды төн,
Калды милләт иң кадерле әгъзасыннан аерылып.

«Таңгы җырларым» китабында тагын бер мөһим, әйтергә кирәк, бүгенге татар кешесе күңелендә һәрчак яшәргә тиешле әһәмиятле мотив чагылыш тапкан: бу - газиз милләткә, татар халкына эчкерсез хезмәт итү теләге. «Өмид», «Бездә», «Мин китәм» шигырьләрен укыганда аны бик ачык тоясың. Соңгысын ул:

Мәңге китмим, хезмәт итәм үз татар халкым белән,
Мин татар халкымны күрми бер минут та түзмимен,—

дип тәмамлый. Шунысы да игътибарга лаек, бу җыентыкта урын алган лирик мотивлар, тематик юнәлешләр, образлар шагыйрьнең татар вакытлы матбугатында 1913-1916 еллар эчендә басылып торган шигырьләрендә дә күзәтелә. Аларның иң беренчесе «Кошлар китә» исеме белән «Кояш» газетасында 1913 елның 30 сентябрендә чыккан. Көзге салкында, гүр кебек караңгылыкта гомер кичерергә мәҗбүр ителгән лирик герой «җанга ягымлы ил таба» очып баручы кошлар язмышына кызыгып карый. Г. Сөнгатинең күпчелек шигырьләре бу заман Казанда нәшер ителгән «Кояш» газетасында һәм «Аң» журналында басылган. Аерым әсәрләре «Сөембикә» һәм үзе эшләгән «Ак юл» журналларында да күренә.

Югарыда әйткәнебезчә, Г. Сөнгатине 1915 елның көзендә Беренче бөтендөнья сугышына алалар һәм Көнбатыш фронтка озаталар. Шулай да, иҗат эше өчен шартлар гаять җайсыз, мөмкинлекләр чикләнгән булуга карамастан, ул шигырьләр язуын туктатмый, аларны Казандагы татар газета һәм журналларына җибәреп тора. Чорының алдынгы фикерле татар шагыйрьләре кебек, Габдерахман Сөнгати дә канлы үтерешләрне фаш итеп яза. «Һәлакәт чокырыннан» исемле шигырендә ул, мәсәлән, болай ди:

Беттем мин упкында — төн чокрында.
Бар идеяләр җилгә тузалар.
Җаным, тәнем мәкъһүр. Караңгы юл,
Сәгатьләрем елдай узалар,
Шулай ук мин рухан үләрменме
Иблис, зобаныйлар эчендә?...
Аһ, уйласам шушы шомлы уйны,
Җәһәннәмнәр тора эчемдә.

«Коллыкта» шигырендә, исеме үк әйтеп тора, лирик герой үзен «җисмән дә кол, фикрән дә кол» итеп саный һәм:

Бу галәм соңгы гасырның коллыгыннан бер мисал,
Монда тик-тик «чын кеше» — мескин канын эчкән усал.
Кан эчү берлә гали вөҗданны керләп ташлап,
Төрле вәхшәт, җан сатып өсткә менү монда хыял.
Монда юк һич бәндәнең үзенә мөнасиб шәхсият,
Тик кешеләрне ясау көл һәр өстен кешедә ният, -

дип, сугышның кешелексезлеген ачып сала. Шагыйрьнең мондый әсәрләреннән тормышчан сурәтләрне оста кулланып язылган тагын бер шигырьне күрсәтми булмый. «Яз көткәндә» дип исемләнгән ул. Авторда яз образы 1913-1915 елларда бик яратып тасвирлана иде. Менә тагын яз килә. Ләкин инде бу юлы ул лирик герой күңелендә каршылыклы хисләр тудыра, чөнки бу язны солдат окопта каршылый. Бер яктан, яз зарыгып көтелгән вакыт:

Ул көтә тик яз килүне, дип: ачы салкын бетә!
Чөнки солдат кыш буенча гүр-окопта шаңкаеп,
Мәрхәмәтсез кышкы салкынны татый... хәлдән таеп.
Таш кебек каткан итекне берсенә берсен бәреп,
Кышкы җанкискеч озын төнне озата тилмереп...

Ләкин табигатьнең уянуы лирик геройның күңел дөньясында куанычлы, кешене канатландырып җибәрә торган хис-кичерешләрнең өстен чыгуына китерми:

Монда шатлык юк. Газаптан, рәнҗүдән шыңшу гына;
Кайвакыт тик онытылып уйнау, көлү моңсу гына...

Г. Сөнгати каләм көчен әдәбиятның башка жанрларында да сынап караган. Мәсәлән, «Аң» журналының 1915 елгы саннарында аның «Хозыр» исемле поэмасы басылган. Дини легендадан файдаланып язылган бу әсәрнең нигезендә «халыкны туры юлга өндәү, кешеләр арасында чын мәхәббәт урнаштыру идеясе» (Г.Халит) ята. Татар хатын-кызының рухани матурлыгын, бәхеткә омтылышын романтик буяуларда сурәтләгән «Ил фәрештәсе» хикәясе дә (1915) - бүгенге укучыларыбыз тарафыннан дә яратып убылырлык әсәр.

Габдерахман Сөнгатинең сугыш кырыннан язып җибәргән иң соңгы шигыре («Уйлар соңында») «Аң» журналының 1917 елгы 1 нче санында басылган. Шуннан соң аның имзасы татар матбугатында инде күренми. Шул унҗиденче елда ул сугыш кырында ятып кала. Мәрхәмәтсез сугыш тагын бер татар шагыйренең гомерен өзә...

Туган ягым — Кама Тамагы районыннан чыккан әдипләр язмышы белән шактый күптәннән кызыксынсам да, Г.Сөнгатинеңтормыш юлы хакында бу көнгәчә әлләни мәгълүмат туплый алмадым. Район газетасы «Кызыл байрак»ка да (хәзер: «Идел таңнары») язып карадым югыйсә. Хәер, Балчыклы авылыннан Әбрар Баһаветдинов 1991 елда миңа хат язып, Казанда шагыйрьнең туганы Наилә Хикмәт кызы Сөнгатуллина яшәвен хәбәр иткән иде (Сөнгатиләрнең өйләре авыл уртасында булып, аның урынына кибет салынган). Ничек табарга аны? Кул астымда Казанның телефон кенәгәсе бар иде, күптән түгел шуны ачып карасам, фамилиясе һәм инициалы туры килгән бер телефон иясе күрсәтелгән. Шалтыратам. Телефонда үзе — Г.Сөнгатинең бертуган абыйсы, Тәмте һәм Кама Тамагы районнары авылларында озак еллар укытучы булып эшләгән Хикмәтулланың (1883-1972) кызы Наилә апа (1922 елда туган). Очраштык, сөйләштек. Кызганычка каршы, шагыйрьдән калган азмы-күпме язма материал, кулъязмалар Балчыклыдагы бер янгын вакытында юкка чыкканнар икән. Ләкин бернәрсә мине шатландырды: Наилә апада Г.Сөнгатинең өч фоторәсеме сакланган булып чыкты. Югыйсә бит татар әдәбияты тарихын тикшергән чакта шагыйрьнең әсәрләре турында фәнни сүз әйтәләр, ә портреты исә тәкъдим ителми...

Балчыклы авылы туфрагында туып үскән шагыйрь Габдерахман Сөнгати әсәрләренең бик азы гына бүгенге укучыга тәкъдим ителгән әле («Татар поэзиясе антологиясе»ндә). Шуны хәтергә алып, күптән түгел без аның каләменнән чыккан барлык төр әдәби әсәрләрне җыйнау һәм укучыларга кайтару максаты белән узган гасырның унынчы елларында башлыча Казанда нәшер ителгән газета һәм журналларны җентекләп тикшереп чыктык. Нәтиҗәдә, Г.Сөнгатинең кыска гына иҗат дәверендә шактый күп санлы — 100 гә якын исемдәге шигырь авторы икәне мәгълүм булды. Боларның барысы буенча (поэма, баллада һәм хикәясен дә кертеп) текстологик тикшеренү уздырылып, алар бүгенге укучы кулына бирергә рәвешкә китерелделәр. Шунысы да бар: башка татар әдипләре кебек, Г.Сөнгати әсәрләре дә, XX гасыр башында язылып, аннан соң туксан ел чамасы гомер узып киткәнгә, бүген бернинди искәрмәләрсез, аңлатмаларсыз гына нәшер ителә алмый. Бу юнәлештә дә эш алып барылды. Күләме 180 битне тәшкил иткән «Шигырьләр һәм проза» исемле җыентык басмага әзер булса да, кулъязма хәлендә генә кала бирә.

Рәмиев Зөфәр
(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: "Габдулла Тукай" энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.) 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»