поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

СӨНДЕКЛЕ МАКСУД

(1904-1981)

Максуд Сөндекле (Садыйк Мөбин улы Максудов) 1904 елның 16 сентябрендә Татарстан АССРның хәзерге Тәтеш районы Сөндек (Сөендек) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1924 елда Донбасска китеп, шахтада эшли башлый. Бер елдан аны, алдынгы эшче һәм комсомол активисты буларак, Артемовск шәһәрендәге совет-партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1927 елда мәктәпне тәмамлагач, ул әүвәл укый-яза белмәүне бетерү (ликбез) курсларында укытучы; аннары, 1931— 1935 еллар арасында, Донбасста татар телендә чыккан «Пролетар» исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1935 елда М. Сөндекле Уфага күчеп килә һәм шунда бөтенләйгә төпләнеп кала. 1935 елдан алып Ватан сугышы башланганчы Башкортстан радио комитетында эшли, 1941—1943 елларда фронтта була. Сугыштан соңгы елларда М. Сөндекле Башкортстан республика газеталарында һәм «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

Максуд Сөндекле егерменче еллар уртасында Донбасска килгәч яза башлый, беренче шигырьләре шул елларда Мәскәүдә һәм Казанда «Эшче», «Яшь эшче», «Кызыл яшьләр» газеталарында басыла. 1930 елда «Күмер тавышы» исемле беренче җыентыгы, аннан соң, утызынчы еллар дәвамында, шигъри әсәрләре һәм очерк язмалары тупланган ике дистәгә якын төрле күләмдәге башка китаплары дөнья күрә.

М. Сөндекленең поэзиядә яраткан үз темасы бар. Ул — производство, эшчеләр темасы. Беренче адымнарыннан ук ул шахтерлар тормышын яктыртучы, эшче хезмәтенә дан җырлаучы, социалистик хезмәт һәм яшәеш шартларында тәрбияләнгән яңа тип эшченең сәнгатьчә образын тудырырга омтылучы шагыйрь буларак мәйданга чыга һәм үзенең шушы иҗат принципларына ахыргача турылыклы кала.

Сугыштан соңгы елларда М. Сөндекле үзенең күренекле әсәрләреннән булган «Макар Мазай» (1950), «Иван Якутов» (1956) кебек поэмаларын, олы гражданлык хисе белән сугарылган күп санлы публицистик, патриотик шигырьләр яза. Аның иҗат мирасында шулай ук лирик-фәлсәфи шигырьләр, балаларгй атап язган әсәрләр, дөнья һәм рус классикасыннан шигъри тәрҗемәләр дә зур урын били.

Ярты гасырлык озын иҗат гомерендә М. Сөндекленең татар, башкорт һәм рус телләрендә биш дистәдән артык китабы басылып чыга.

М. Сөндекле 1981 елның декабрендә Уфада вафат булды. Ул 1930 елдан КПСС члены, 1937 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, балладалар, поэмалар.— Казан: Таткниго-издат, 1955.— 148 б., портр. 5000.
Күмер тавышы: Хикәяләр, шигырьләр бәйләме.— М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1930.—70 б. 8000.
Донбасс ударниклары: [Хикәя].—-М.: Центриздат, 1931.—48 б., ил. 8000.
Сигнал: [Шигырьләр.]—Казан: Татиздат, 1931.—10 б.—(Матур әдәбияттан масса к-ханәсе, №3). 15 000.
Удар забой: (Донбасс пролетар язучылар альманахы): Очерклар, хикәя-I ләр, шигырьләр.— Казан: Татиздат, 1931.— 63 б. 8000.
Шахта сулый: (Шигырьләр, хикәяләр).— М.: Центриздат, 1931,— 162 б. 8000.
Днепрострой: [Шигырьләр].— Казан: Татиздат, 1932.—85 б. (Матур әдәбияттан масса к-ханәсе). 10 000.
Шигырьләр.— Казан. Татгосиздат, 1936.—61 б. 3000.
Җир асты батырлары: Эшче сәхнәләре өчен 6 күренештә пьеса.— Харьков: Украина дәүләт азчылык милләтләр нәшр., 1933.—37 б. 1 200.
Илем өчен: [Шигырьләр].— Казан: Татгосиздат, 1937.— 60 б.— Башлап укучы к-ханәсе). 7130.
Мәхәббәт: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Татгосиздат, 1938.— 96 б. 6000.
Стаханов турында җыр.— Өфе: Башгосиздат, 1938.— 84 б. 5 000.
Баһадирлар: Шигырь.— Казан: Татгосиздат, 1941.— 16 б. 3 000.
Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Татгосиздат, 1941.—206 б. 3075.
Карт сунарчы: [Шигырь].— Казан: Татгосиздат, 1948.— 13 б. 10 000.
Урал шигырьләре.— Казан: Татгосиздат, 1948.—68 б. 3 165.
Хезмәткә дан: [Шигырьләр].— Казан: Татгосиздат, 1950.—99 б. 3065.
Яңа йорт: Поэма.— Казан: Татгосиздат, 1951.— 16 б. 5065.
Урал итәгендә: [Шигырьләр].— Казан: Таткнигоиздат, 1957.— 38 б. 10 000.
Тормыш шатлыгы: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1960.— 107 б. 4000.
Хәзинә: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1962.—16 б., рәс. 17 000.
Туган йорт: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1965.—55 б. 3000.
Кемнең кулы матур: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1977.— 64 б. 6000.
Думы о Донбассе: (Цикл стихов); Макар Мазай: Поэма (Авториз. пер. Н. Милованова.— Уфа: Башгосиздат, 1952.—75 с. 4000.
Слава труду!: Стихи и поэма «Макар Мазай»/Автор из. пер. Н. Милованова.— М.: Сов. писатель, 1952.—88 с. 5000.
Хорошие ягоды: Стихи и поэмы/Пер. Н. Милованова.— М.: Сов. писатель, 1958.—114 с. 5000.
Иван Якутов: Поэма/Авториз. пер. Н. Милованова.— Уфа: Башкнигоиздат, 1967.—87 с. 5 000.
Бессмертие: Стихи и поэмы/Авториз. пер. Н. Милованова.— Уфа: Башкнигоиздат, 1972.—63 с. 3000.
В минуты раздумии: (Стихи).— Уфа: Башкнигоиздат, 1969.—78 с— На башк. яз.
Гусята: Стихи.—Уфа: Башкнигоиздат, 1970.— 39 с.— На башк. яз.
Торжество труда: Стихи, поэма.— Уфа: Башкнигоиздат, 1971.— 47 с. — На башк яз.
Чьи руки краше?: Стихи.—Уфа: Башкнигоиздат, 1973.—80 с—На башк. яз.
Огни, зажженные нами: Стихи.—Уфа: Башк. кн. изд-во, 1974.—256 с, I портр. 5000.— На башк. яз.

Аның турында


Сабирова Л. Шагыйрьнең юлы.— Сов. әдәбияты, 1954, № 9, 83—90 б. Сафуанов С. Күңелендә ике халык моңы.— Казан утлары, 1974» № 9, 84—86 б. Гәрәй Й. Тормыш серләрен ачкан иҗат: Шагыйрь М. Сөндеклегә 75 яшь—Агыйдел, 1979, № 9, 118—119 б.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»