поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

СӘМИТОВА ГАЗИЗӘ

(1862— 1929)

Әсәрләрен матбугатта чыгарырга кыюлыгы җитмәгән, уй-хисләрен көндәлек дәфтәренә язып юанган хатын-кызлар да бар. Шундыйларның берсе — Газизә Сәмитова. Истәлекләргә караганда, Газизә яшьтән үк зирәклеге һәм үткенлеге белән аерылып тора, язарга өйрәнгәннән башлап көндәлек дәфтәре язып бара. Шунда кичерешләре, әйләнә-тирәсендәге хәлләр турында да өстәп куя.

Газизә Баһаветдин кызы Сәмитова 1862 елның 15 декабрендә Әстерхан өлкәсе Ташлыяр авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Газизәнең бабалары бу авылга элекке Казан губернасы Тәтеш якларыннан килеп урнашкан була. Газизә Сәмитова, 67 яшенә җитеп, 1929 елда үлә, кабере Ташлыярда.

Бу шагыйрәнең әсәрләре үз вакытында басылып чыкмаган. Аның кулъязмалары Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлеге китапханәсендә саклана. Шул материаллардан файдаланып төзелгән сайланма әсәрләре 1965 елда Казанда Җ. Алмаз редакциясендә басылды.сендә саклана. Шул материаллардан файдаланып төзелгән сайланма әсәрләре 1965 елда Казанда Җ. Алмаз редакциясендә басылды.

Ул үскән Ташлыярда татарлар белән бергә руслар hәм калмыклар да яши, Газизә аларның да телен өйрәнә. Соңрак гарәп, фарсы телләрен дә үзләштерә. Берничә тел белү һәм Көнчыгыш классик поэзиясе белән танышу аны үз вакытының укымышлы кешесе итә. Газизә бик яшьли шигырьләр яза башлый, Шагыйрәнең 1876—1882 еллардагы иҗаты күтәренке рух, тирән өмет белән сугарылган, алар — яшьлек хатирәләре.

Үсеп җиткәч, Газизә бик күп авырлыклар кичерә, ата-аналары аны күңеле теләмәгән кешегә бирәләр. Ул гомере буе сөйгән егетен оныта алмый. Бу мотив аның шигырьләрендә дә саклана:

Безнең дус икәнне белсеннәр,
Болар бик дус икән дисеннәр,
Үтсәк бу дөньядан, вафат булсак,
Каберемезне бергә куйсыннар, —

дип мәңге сүнмәс мәхәббәтен җырлый. Мондый тормыш аны уйга калдыра. Аның шигырьләрендә хатын-кызларның авыр тормышы, хокуксызлыгы, бәхетсезлеге төп тема булып кала. Элегия жанрында язылган бу шигырьләр шул заман хатын-кызларының моң-зары булып ишетелә. Бу яктан аның «Күп түгелде күздән яшькенәм» шигыре аеруча характерлы:

Унөч ел ләйле-нәһарда
Күп яшем түктем ниһанда.
Кадерле җаным, яшь башым
Ниләр күрде бу җиһанда.
Илдән илгә дә бән кичтем,
Үдән үгә дә һәм күчтем;
Төрле дәрманнар күп эчтем, —
Шифа сәбәбе күп көттең.
Бу хәсрәт берлә хурлыкка,
Ирешә җаным чыгарга.
Яшь йөрәгем янып бетте,
һич мөмкин түгел чыдарга...
Бу яшь гомрем зая үтте,
Сахрада искән җил кебек,
Бу хәсрәтә бән саргаям,
Сабындин өзгән гөл кебек...

Икенче бер шигырендә:

Җилгә каршы болыт ява алмый,
Буй кыз сөйгәненә бара алмый, —

дип, сабыр итәргә кирәк дигән уйга килсә дә, барыбер, тынычланып кала алмый, аның хәсрәте җыр булып ташып чыга:

Кайгым да артканга түзмичә,
Җыр чыгарып җырлыйм хурланып...—

ди. Бу, әлбәттә, шул чор татар хатын-кызларының күпләре өче» уртак протест авазы иде.

Газизә Сәмитова иҗатының иң югары чоры 1894—1900 елларга туры килә. Бу чор шигырьләре оптимизм белән сугарылган, шигырь буларак яхшы эшләнгән, тирән эчтәлекле, иҗтимагый мөһим мәгънәле, тема киңлеге белән характерлы. Г. Сәмитованың «Гыйлем үгрән!», «Табып булмас», «Сөйләгәннәр сөйләсен», «Алданрак уйламадым», «Гыйлемлек җанга юлдаш» кебек шигырьләре шушы чорда иҗат ителә.

Шагыйрә мондый әсәрләрендә, замандаш язучыларына аваздаш буларак, кешеләрне гуманистик рухта тәрбияләүне күтәрә, шуңа ирешүдә белемгә, мәгърифәткә зур урын бирә. Аның бу әсәрләре татар әдәби теле формалашу — демократлашу процессын күрсәтү ягыннан да әһәмиятле. «Төркем барга, күркем бар» шигыре моңа мисал:

Укыдым фарсы —
Фарсы бәңа торды каршы.
Янә укыдым гарәп —
Гарәп китте тарап,
Калдым артыннан карап.
Укыдым төрке —
Җанымның күрке,
һәм төркем барга, һәм күркем бар

Г. Сәмитова лирикасы өчен халык иҗаты — «рух чишмәсе, шигърият чыганагы булып торган». Ул күп шигырьләрен халык җырлары рухында иҗат итә, «татар халык җырларының поэтик төзелешенә хас төп алымнардан» файдалана:

Агыйделнең агын җирендә
Ак та балыкларга азык юк;
Үзем шәригатьнең юлын беләм:
Хәсрәт күп күргәнгә — язык юк.

©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»