поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

СӘМИГУЛЛИН РӘИС

(1929-1991) Коелы тауда эзләре

Рәис Сәмигулла улы Сәмигуллин 1929 елның 7 ноябрендә хәзерге Азнакай районы Сәпәй авылында туа. Соңыннан, Зирекле Елга авылы аерцлып яңа урынга күчеп утырганда, бу гаилә дә йорт җиткереп шунда килә. Рәис Сәмигулла улының балалык еллары, яшьлеге һәм гаилә корып яшәү чорлары да Зирекле Елга авылында уза.

Авыл кырында, урман арасына Коелы тау күмелеп утырган. Малай чагыннан ук аның итәгендә аунап үсү, өстендә җәен җиләк җыю, кышын тау шуулар... Үсә төшкәч, үзе ясаган чаңгысының да эзләре беренче мәртәбә шул тауда салынган, тәүге мәхәббәт серләре дә андагы каеннарга гына сөйләнгән. Бу авылда яшәгән кешеләрнең бар шатлыгы-хәсрәте, куанычлары шул гүзәл тау белән бәйләнгәндер төсле. Ул төбәктә беренче мәртәбә нефть бәреп чыга башлаган көнне шушы тау итәгендә, бөтенесе бергә карага чумып бетеп, бер-берсен коендыра-коендыра, шатланышып, нефть белән юынганнарын әле дә булса хәтерлиләр.

Авыл кешеләренә хас булган ныклык, эш сөючәнлек, кешелеклелек сыйфатларына өстәп, табигать Рәис Сәмигулла улына сихри матурлыкны күрә белү, аны шигъри сүзләр белән кәгазьгә төшерә алу сәләтен дә биргән. Әбиләре Бибиҗиһаннан да күчкәндер ул моң, дигән фикердә аның балалары.

Тормыш четереклекләре Сәмигуллин-ны да читләтеп үтмәгән. Ятим балачак. Үсмер еллары — Бөек Ватан сугышы афәте, сугыш арты еллары ачлыгы. Соңыннан инде ул яза: Мең тугыз йөз кырык сигездә

ФЗӨгә мине алдылар.
Шуннан башлап минем балачаклар
Еракларда — артта калдылар...

Ул еллардагы җәберләнүләре, «Себер, кайгы далалары»на дучар иткән ачы язмышы турында аның «Исемдәгеләр» дигән язмаларыннан укып була. Р.Сәмигуллин гомеренең күп өлеше «Азнакайнефть» идарәсендә нефтьче-опе-ратор булып эшләп үтә. Өлкән оператор була, ул вакыттагы иптәшләр судының рәисе булып та эшләргә туры килә аңа. Тыйнак кына язган бер шигыре дә бар: Мин гади бер оператор булдым.

Зур ачышлар кулдан килмәде.
Зирәкледә үсеп кеше булдым.
Хыялсыз гына гомер үтмәде.

«Искиткеч кешелекле булуы белән бик күпләрнең хөрмәтенә лаек булып яшәде», дип искә ала аны авылдашлары. Беркайчан кешене рәнҗетергә теләмәс, аның эчке матурлыгын күрә белер.

— Кешеләрне яратырга, туганнар килүенә куанырга да без әтидән өйрәнгәнбездер, — дип сөйли балалары да. — Ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне үтәргә тырышу, туган-тумачаны хөрмәтләү әти тырышлыгы белән безнең башка сеңде, — дип аңлаталар алар әтиләре язганча яшәргә теләүләрен. Туганнарың килеп хәлең белсә,

Нинди борчу алсын ди сине,
Тормышың да татуланып китә —
Оҗмах үзе шушы бит инде.

Туганнарга, дус-ишләргә, әнисенә дә хатларны ул гел шигъри юллар белән яза торган булган. Аның шәхси архивында хат алышу үрнәкләре булырлык бик күп язмалары калган. Сагынасың икән,

Хатлар яз син!
Үзең килсәң, бигрәк күңелле.
Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Әйтче, дустым, шулай түгелме?! —

дип дәшә ул бер язмасында. Әтисе Сәмигулланың төрле кул һөнәрләренә һәвәслеге ике яшьтән әтисез калган улына ничек күчкәндер — кулыннан һәр эш тә килгән бит улының. Ул белгән бизәкләп йорт җиһазлары ясау, мич чыгару кебек һөнәрләр халык арасында инде онытылып бара.

Р.Сәмигуллинның язмалары арасында «Ни уйлады икән әнкәй» дип исемләнгән шигырь бар. Менә аның өч кенә строфасы: Гомереңдә соңгы тапкыр капка кергәндә,

Вулкан күрешергә алгы тәпиләрен биргәндә,
Ни уйлады икән, әнкәй, синең күңелләр?
Әйткәнсеңдер шунда, бәлки, үтте гомерләр...

Кабат торып йөрмәдең. Урын өстендә
Яткан килеш булды безгә җырлар әйткәнең.
Сорашмадың, әнкәй, никтер, беребезне дә.
Әйтмәдең сүз, үгет-нәсихәтләр бирмәдең.

Күтәреп урын күчергәндә бервакыт
Үбеп алдың хәлсез генә мине яңактан.
Рәхмәтең идеме ул, әнкәй, хушлашумы,
Шуларны уйлап йөрим хәзер, азактан.

Р.Сәмигуллинның бик тә хисле кеше булуы, Ходай Тәгалә биргән олы җанлылыгы, тормыш сөючәнлеге һәм шуларны халыкка да җиткерергә тырышуы турында аның эшкә барганда, юл йөргәндә, язның кояшлы матур көннәрендә, җәйнең җылысында, җил-яңгырлы көзләрдә, кар-буранлы кышның озын кичләрендә утырып язган шигырь юллары сөйлиләр.

Ул 1991 елның 11 мартында озакка сузылган каты авырудан вафат була. Әдипнең кызлары Әлфия Хазишина Азнакайда шәһәр хастаханәсендә шәфкатьлелек итә, Гөлназ Ибраһимова «Тат-нефть» һәм уллары Сирин Сәмигуллин «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыятьләрендә, Рәфис Сәмигуллин Яр Чаллыда «Новые Технологии» ябык акционерлык җәмгыятендә эшлиләр. Бу көннәрдә алар әтиләренең 75 еллык юбилеена аның язмаларыннан төзелгән китабын бастырып чыгару максаты белән яшиләр.

«Әтиебез язмалары аның турындагы хатирәләрне безнең күңелләрдә һаман саен яңартып торыр. Әтиебез язып та, әйтеп тә безгә күп киңәшләр калдырган көчле рухлы олы шәхес. Аның һәйкәле — аның шигырьләре һәм нәселенә тап төшерми тормышны дәвам иттерүче без — балаларыдыр», — ди аның кызы Гөлназ.


Фәния ХАММАТОВА.
"Мәйдан" № 11, 2004. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»