поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

СӨЛӘЙМАНОВА САҖИДӘ

(1926-1980)

Танылган татар совет шагыйрәсе Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстан АССРның хәзерге Яңавыл районы Яңавыл авылында туа. Аның әтисе Гаделша Сөләйманов, авылда беренче коммуна һәм колхозлар төзешкән активистлардан булып, соңга таба озак еллар буе туган төбәгендә төрле җитәкче эшләрдә эшли һәм 1958 елда вафат була. Саҗидәнең балалык һәм үсмер еллары ул чакта Яңавыл районына караган Урады, Сарашты, Аксәет, Тәтешле авылларында уза. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел авылда укытучы булып эшли. 1946—1950 елларда Уфада Башкорт педагогия институтының тарих факультетында югары белем алганнан соң, башта Башкортстанның Әбҗәлил районында, аннары Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урта мәктәптә тарих фәне укыта. 1955 елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм 1973 елга кадәр Әлмәт нефть техникумында тарих укытучысы, КПССның Әлмәт шәһәр комитетында лектор һәм шәһәр радиоүзәгендә радиотапшырулар редакторы булып эшли. 1973 елның августында С. Сөләйманова профессиональ язучылык хезмәтенә күчеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр нигездә әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Ул 1954 елдан бирле КПСС члены иде.

С. Сөләйманованың исеме әдәбият мәйданында илленче елларның урталарында күренә башлый. Шуннан соң үткән чирек гасыр эчендә ул, иҗат активлыгын һәм әдәби осталыгын үстергәннән-үстерә барып, алтмышынчы-җитмешенче еллар татар поэзиясендә үз шигъри дөньясы, үз аһәңе-моңы булган үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе булып таныла.

С. Сөләйманова — нигездә лирик шагыйрә. Аның шигырьләрендә заман темалары, олы социаль күренешләр авторның үз шәхси биографиясе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә биреләләр. Аларда яшьлекләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән бөтен бер буынның — авылда туып үскән кызлар һәм егетләрнең олы да, катлаулы да язмышлары мәгънәле шигъри юллар, тәэсирле сүзләр һәм яңа сурәт-образлар аша тасвирлана. Шагыйрә иҗатында зур урын тоткан мәхәббәт лирикасы да хис-тойгыларның тирәнлеге, ихласлыгы һәм халык җырларына хас интонацияләре белән күңелне җәлеп итә. Саҗидә Сөләйманова тормышның, яшәешнең әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрен күтәргән «Җир-су» (1967), «Фал китабы» (1972), «Мәңгелек ут» (1974), «Ак чәчәкле болын» (1976), «Сузган ике кулым» (1977) кебек үзенчәлекле поэмалар һәм «Гүзәлия җыры» {М. Имашев музыкасы), «Күңелем язлар көтә» (К. Хөснуллин музыкасы), «Саубуллашу вальсы» (М. Имашев музыкасы) кебек популяр җыр текстлары авторы буларак та билгеле. Ул шулай ук проза әсәрләре дә язды («Гөлбадран» повесте һәм «Мәхәббәт сынавы» исемле хикәяләр җыентыгы).

С. Сөләйманованың үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда русча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыкты. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителде. «Азат хатын» журналы редколлегиясе члены һәм Әлмәт әдәбият берләшмәсе җитәкчесе буларак, С. Сөләйманова яшь авторларны, бигрәк тә хатын-кыз язучыларны эзләп табу һәм тәрбияләүгә күп көч салды. Совет әдәбияты һәм матбугаты өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен 1980 елда аңа Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Саҗидә Сөләйманова озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды. Ул 1963 елдан бирле СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ


Кыр казлары: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963,—51 б. 10 000. Рец.: Хуҗиев Г.— Татарстан яшьләре, 1963, 24 окт.
Кем уяткан Ләйләне: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1964.—15 б., ил. 26 000.
Шул ук.—Казан: Таткитнәшр., 1982.—15 б., ил. 30 000.
Бәхетне үзем табам: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1966.—63 б., I б. поптр. 7 000. Рец.: Гәрәй Р. Җырлап үтик еллар аркылы.—Казан утлары. 1967, № 3, 146—147 б
Җиденче көз: Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—12 б. 25 000.
Юллар, уйлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—63 б. 4000.
Елмаеп тора Ильич: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1970.—21 б., ил. 10 000.
Яшәү хакы: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1970.—79 б. 3000. Рец.: Бәләкәй рецензия.— Казан утлары, 1970, № 11, 183 б.
Дүрт гамәл: [Шигырьләр].—Казан: Таткитнәшр., 1971.—14 б., ил. 8000.
Фал китабы: (Шигырьләр, поэма).—Казан: Таткитнәшр., 1974.—62 б. 6000 Рец.: Афзал Г.—- Соц. Татарстан, 1974, 28 июль; Мәхмүдов Ә.. Шагыйрәнең «фал китабы»—Казан утлары, 1975, № 2, 181—182 б.
Мәхәббәт сынавы: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1975.—174 б. 13 000. Рец.: ХәйруллинХ. «Мәхәббәт сынавы» сынау үтә.— Казан утлары, 1976, № 1, 157—160 б.
Кызыл каурыйлар: Шигырьләр, поэмалар. [С. Хәким кереш сүзе белән].—, Казан: Таткитнәшр., 1976.—288 б. 4000. Рец.: Сафин Ф. Кайнар хисләр.— Соц. Татарстан, 1976, 19 дек.
Аланнарда балан: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1979.—, 144 б., портр. 4 500. Рец.: Акмалов Н. Олы язмыш.— Соц. Татарстан, 1980, 18 июль; Тимбикова К. Шагыйрәнең яңа ачышлары.—Казан утлары, 1980. № 9, 165—166 б.; Әгъләмов М. Сахраларга чыккан кебек.— Соц. Татарстан, 1980, 18 июль.
Гөлбадран: Повесть.— Казан: Таккитнәшр., 1980.—188 б. 15 000. Рец.: Укучы сүзе.—Казан утлары, 1980, № 10, 180—181 б.; Гыйльметдинов Ф. Тормыш өчен көрәш җыры.— Соц. Татарстан, 1980. 17 февр.
Сабыр канатлары: Шигырьләр, поэмалар./ [Н. Юзиев кереш сүзе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1981.—384 б., портр. 2 700.— (Шигырь к-ханәсе) Рец.: Моратов Г.—Казан утлары, 1983, № 3, 163—164 б.
Голубое эхо: Стихи, поэма /Пер. с татар. Г. Глазова.— Казань: Таткни-гоиздат, 1973.—109 с. 2000. Рец.: Авдеев А. Дума сердца.—Сов. Татария, 1973, 26 авг.
Предсказание: Стихи и поэмы/ Пер. с татар. Л. Щипахиной.— М.: Сов, писатель, 1977.—118 с. 10 000. Рец.: Васюхина К. Предсказанье счастья.— Сов. Татария, 1974,» 7 ноября; Мустафин Р. Подснежник и магнолия.— Лит. обозре-ние, 1978, № 7, с. 67—69.
Красные перья: /Пер. Л. Щипахиной.—М.: Современник, 1978.—77 с. 10 000.

Аның турында

Газиз КАШШАФ-ҮЗИЛЕ. КИТКӘННӘРНЕҢ ЮЛЛАРЫ ОЗЫН...
Фирүзә Җамалетдинова. Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Айдар Хәлим. Йөрәге белән мөстәкыйль
Гәрәй Р. Җырлап үтик еллар аркылы.—Казан утлары, 1967, № 3, 146—147 б. Рәшитов Ә. Җырларында заман язмышы.— Азат хатын, 1976, № 10„ 12—13 б. Төхфәтуллин Р. Сынаулар үттең, сынатма! Шагыйрә С. Сөләймановага 50 яшь.— Татарстан яшьләре, 1976, 2 окт. Юзеев И. Ян, шагыйрә, ян! — Казан утлары, 1976, № 10, 82—85 б. Рәшитов Ә. Моң Һәм төсләр бердәмлеге.— Соц. Татарстан, 1977у 27 март. Тимбикова К. Тукайга чәчәкләр. [С. Сөләйманованы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итү уңае белән].— Соц. Татарстан, 1978, 8 апр. Әгъләмов М. Күңел күзе аша үткәрергә.—Татарстан яшьләре, 1978, 15 апр. Юзиев Н. «Ач, шигърият, серләреңне!» — Казан утлары, 1980, № 11, 136—143 б.; Шул ук мәкалә.—Кит.: Юзиев Н. Шигърият дөньясы.—Казан, 1981, 271—284 б. Әгъләмов М. «Кеше барыбер кошлар нәселеннән».— Татарстан яшьләре, 1981, 7 март. Афзал Г. Саҗидә Сөләйманова урамы.—Азат хатын, 1983, № 8, 8—96. Нәҗми Н. Эзләнү газаплары: Саҗидә Сөләймановага.—Агыйдел, 1983, № 1, 108—113 б. Никитина Г. И мужество, и нежность.— Сов. Татария, 1977, 20 марта. Казанцев А. Объемля сердцем и умом.— Сов. Татария, 1978, 2 апр. Матвеев Д. Крылатые песни.-—Комсомолец Татарии, 1978, 23 апр.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»