Бу әсәрне язарга мине Яңа Әмзә авылы егете Марс Кәримов гаиләсе белән Биләр ягындагы "Хуҗалар тавы" итәгендә ташып аккан "Изгеләр чишмәсе"нә сәяхәтебез, шулай ук тарихчы Әнвәр Хәйринең "Шәһри Бану – Шәрбән кыйссасы" рухландырды.
Бөек Биләргә сәяхәтләр көннән-көн арта бара. Халык күңел кушканга, үзен пакьләндерү өчен дистәләгән чакрым җирне узып, шушы изге якка тартыла икән, димәк, Биләр – илаһи сергә ия төбәк.
Тарих – ул тирән кое, аны өйрәнү, файдалана белү – үз халкыңа фидакарь хезмәт итү.
Безнең Мәккәгә тиң урыныбыз бар икәнен белеп тә, бүгенгә кадәр аның хәрабәләре ташландык хәлдә булуы күңелләрне борчыса да, минем тарафтан язылган кечкенә генә "бөртек" бу төбәктә армый-талмый эшләгән тарихчыларга рәхмәт булып ирешсә, мин бик шат булыр идем.
Римир Сәлимгәрәев. Биләр
(Поэмадан өзек)
Биләр ягы – йөзек кашы
Чулман-Идел иленең,
Күз салгач та яулап ала
Түр өлешен күңелнең.
Ипле тормыш, муллык сөргән
Бу җирләрдә әүвәл дә.
Шанлы-данлы дәүләт булып
Яшәгән ул гамәлдә.
Көчле Хәзәр каганатын
Тар-мар итеп ташлагач,
Болгар илендә язларын
Чәчәк аткан алмагач.
Изге Биләр – Бөек шәһәр
Сыймый гади үлчәмгә.
Кирмән төзеп саклаганнар
Илгә дошман килгәндә.
Бу халыкның тарихы зур,
Тарихка керсәк юллап,
Әрвахларга дога булсын,
Зур илне язам зурлап.
Нигезләре ап-ак таштан
Аңлашыла – зур кала,
Ата-бабам дога кылган:
"И, Раббым, Сөбханалла!"
Дастаннарда җырлап туймас
Бөек шәһәр – башкала,
Ошбу мәшһүр мәмләкәттән
Безнең тарих башлана.
Кәрваннар да бик еш килә,
Кунак өзелми юлдан.
Әкияти муллык иле – монда
Бар халык булган-уңган.
Шуңа күрә көнчеләр күп...
Тынгы бирмиләр бер дә.
Яу артыннан яулар килгән,
Эзләре калган җирдә.
Уңнан-сулдан һөҗүм итә
Урысы, монголы да.
Болгар халкы каршы ала
Корал тотып кулына.
Аны яклый асыл уллар
Силхи хан дәверендә...
Исән һаман исемнәре
Халкыбыз хәтерендә...
Шундыйларның берсе була
Ярмәк исемле егет,
Ничәмә яуга чыкса да,
Һәрвакыт кайткан җиңеп.
Ярмәк батыр бер кыз күрә
Исеме Бикәбану,
Бер көн күрми тора алмый
Йөрәген ала яну.
Икесе дә зур мәркәздән
Бөек шәһәр Биләрдән,
Ай да узмый танышуга –
Ярмәк инде өйләнгән.
Бер-бер артлы өч кыз туа,
Бану сөенеп туймый...
Ярмәк батыр илне саклый,
Килгән дошманны кыйный...
Тик үзен дә яралыйлар,
Алалар әсир итеп...
Казыкка элеп куялар
Ярмәкнең башын кисеп.
Гаскәр белән килгән Бану
Дошманнан ала үчен...
Белсен дошман, күрсен дошман
Болгарның бөек көчен...
"Изгеләр чишмәсе"
Биләр янында зур чишмә,
Тынгылык бирми безгә,
Хәзер язам күргәнемне
Ниләр калганын истә.
Бу урында Болгар халкы
Хаҗ кылганнар бергәләп,
Корбан чалып ятимнәргә
Ит өләшеп бүлгәләп.
Ә бүген дә бу җирләрдә
Халык өзелми бер дә,
Тарих үзе өмет бирә
Борчулы күңелләргә.
Көтеп алган кебек безне
Урман шаулый да шаулый.
Һәркем мәшгуль эш белән
Бу җирдә тормыш кайный.
Агач үсә төрлесеннән:
Бар чаган, юкә, имән,
Бөдрә таллар Чирмешәнгә
Сыенып башын игән.
Кем пешерә тавык ашы,
Кем тоткан сарык башын,
Кем юына, кем су эчә,
Кем укый һәйкәл ташын.
Төрле телдә тыныч сөйләм
Ишетелә тирәктә,
Бу тынычлык иң беренче
Ирешә һәр йөрәккә.
Сукмак ясап йөрисе юк,
Таш җәелгән юлларда;
Күпләр килә бу җәннәткә
Үткәннәрне юлларга.
Биек баскыч ярдәм итә
Күрергә горур тауны,
Бик күп гасырлар узса да,
Югалмый аның даны.
Таудан чыккан салкын чишмә
Ышаныч бирә безгә,
Күпләр язын баралмаса,
Килерләр алар көзгә.
Көмеш кебек салкын суы
Килешә күп сырхаудан,
Файдасы бар сабыйларга
Күз тиюдән, елаудан.
Изге чишмә, урманлы тау
Иядер сихри көчкә,
Яшәү дәртен, яшәү көчен
Өләшеп һәммәбезгә.
Су алырга чират бассаң,
Ходай бирә сабырлык,
Тау менгәндә дога укып
Менәр өчен көч таптык.
"Кырык кыз"га горур һәйкәл
Һәркемне каршы ала,
Ташлар аша җылы биреп
Кызлар учагы яна.