|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ӘСКӘРОВ ХӘМИТМеталл конструкциияләр заводы эшчесе Хәмит ага ӘСКӘРОВ чыгышы белән Сарман районынан. Авыр сугыш елларын, ФЗӨ михнәтләрен кичергәч, чит регионнардагы төзәлешләрдә эшли. Чаллыда зур төзелеш башлангач, туган ягына кайта. Аның "Таң полдызы" газетасында "Чәчәк атмаган Сирин", "Караңгы заманда". "Беренче мәхәббәт", "Безнең заманда бу яңалык түгел" һәм башка фәлсәфи-психологик язмалары, дистәләрчә шигырьләре, фельетоннары дөнья күрде. Алар турында бары тик соклану сүзләре генә әйтергә була. Өлкән яшькә җитеп, бай тормыш тәҗрибәсе туплагач кына кулына каләм алганга күрәдерме, Хәмит ага язганнар һәрвакыт ышандыра, уйландыра, күңелнең иң нечкә кылларына чиртә.
|
Иң күп укылган
|