|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.СИТДИКОВА ФӘРИДӘСитдикова Фәридә Биҗан кызы 1959 елның 18 февралендә Казанда университет укытучылары гаиләсендә туа. Әнисе— күренекле тел галиме, профессор Флера Сафиуллина. Фәридә Ситдикова күпкырлы белем иясе: башта ул Казан университетында гамәли математика һәм кибернетика у буенча белем алып, инженер-программист булып эшли, соңрак Казан педагогия институтының чит телләр факультетын инглиз теле буенча белгеч булып тәмамлый. "Физика"башлангычын "лирика"җиңеп, Фәридә филология, әдәбият дөньясына кереп китә. Хәзерге вакытта аның төп иҗади шөгыле—тәрҗемә эше. Ул бугенге язучыларыбызныц байтак әсәрләрен (Т. Галиуллин—"Тәүбә", Ф. Латыйфи, Р. Якуш—"Тамга", Н. Гыйматдиноеа— "Хикәяләр" һ. 6.) татарчадан русчага тәрҗемә иткән кеше. Аерым тәрҗемә китапларыннан тыш, "Идел", "Чаян" кебек журналларда аныц күпсанлы тәрҗемәләре дөнья курде. Татарстан китап нәшриятында чыккан "Татарские народные сказки " китабының рус телендә чыгуында аныц да өлеше зур.
|
Иң күп укылган
|