поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

СИРИН

(1896-1969)

Cирин (Сирин Хәниф улы Батыршин) 1896 елның 14 декабрендә Татарстан АССРның хәзерге Баулы .районы Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туа. революциягә кадәр Бәйрәкә мәдрәсәсен тәмамлый, аннары туган як авылларында башлангыч мәктәпләрдә Далалар укыта. Октябрь революциясеннән соң аны Бөгелмәдәге өч еллык педагогия курсларына укырга җибәрәләр. Шушы елларда Бөгелмәдә чыккан «Юксыл» газетасында ул беренче шигырьләрен бастыра.

1921 елда курсларны тәмамлап, Сирин Казанга юл тота, анда әдәбият-сәнгать кешеләре белән аралаша һәм үзенең иҗади тәҗрибәләрен дәвам иттерә. 1926 елда Бөгелмәдә чыккан «Сабанчы» газетасында бераз вакыт эшләп килгәч, Сирин 1927 елда Казандагы Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә һәм, аны уңышлы тәмамлап чыкканнан соң, шактый еллар Казан мәктәпләрендә тел-әдәбият укыта.

1929 елда шагыйрьнең балаларга атап язган «Яз», «Җәй», «Көз», «Кыш» дигән шигырьләре, рәсемнәр белән бизәлеп, аерым-аерым китапчыклар булып басылып чыга, ә 1931 елда «Тамчылар» исемле җыентыгы дөнья күрә.

Шагыйрьнең тормыш, табигать күренешләрен, күмәк хезмәт шатлыгын җанландырып гәүдәләндергән шигырьләре үзләренең оптимистик эчтәлекләре, форма һәм тел-сурәтләү чараларындагы яңалыклары белән укучылар күңеленә бик хуш килә: аларны ятлыйлар, сәхнәләрдән сөйлиләр, мәктәп хрестоматияләренә урнаштыралар, кайберләре (мәсәлән, «Язгы тамчылар» шигыре) композиторлар тарафыннан музыкага салына.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Сирин фронтка китә, берничә тапкыр 1саты яралана. Сугыштан соң туган авылына кайтып, колхозда эшли, сирәк булса да, шигырьләр яза. Озак һәм каты авырудан соң, ул 1970 елның январь аенда вафат була.

Сириннең зур булмаган шигъри мирасы заман эчтәлеген үзенчәлекле формада чагылдыруы белән егерменче-утызынчы еллар татар поэзиясендә билгеле бер урын били.

БИБЛИОГРАФИЯ

Кыш: [Шигырь.—Казан: Татиздат, 1929.—7 б., ил.] 3000.
Көз: [Шигырь.— Казан: Татиздат, 1929.—6 б.] 3000.
Яз: [Шигырь.—Казан: Татиздат, 1929.—6 б.] 3000.
Җәй: [Шигырь.—Казан: Татиздат, 1929.—6 б.] 3000.
Кеше: (Халык әкиятеннән). Балалар өчен хикәя.—Казан: Татиздат, 1930.—22 б. 5000.
Бә-э-э дә мә-ә-э: (Шигырь).— Казан: Татиздат, 1931.—14 б., ил. 10000.
Корыч атлар: [Шигырьләр].—Казан: Татиздат, 1931.—10 б. 10000.
Машиналар җыры: [Шигырьләр].— Казан: Татиздат, 1931.—10 б. 10000.
Тамчылар: [Шигырьләр /3. Галинең кереш сүзе].—Казан: Татиздат, 1931.—61 б. 3000.
Тимер юл: [Шигырь].—Казан: Татиздат, 1931.—10 б. 10000.
Трамвайлар ник туктаган: [Шигырь].—Казан: Татиздат, 1932.—11 б. 7000.
Җиләк бакчасы: [Шигырь].—Казан: Татгосиздат, 1933.—8 б. 10000.
Шигырьләр. [Авторның биогр. белешмәсе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1959.—54 б. 4000.

Аның турында


Сирин: [Биогр. белешмә].— Казан утлары, 1970, № 1, 192 б. Шәрипов Ә. Үзенчәлекле шагыйрь: Сириннең тууына 80 ел.— Соц. Татардан, 1976, 5 дек. Б. Сирин: Тууына 80 ел тулу уңае белән.— Казан утлары, 1977, № 1. !78—179 б.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»