поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

СИНУГЫЛ ӘДХӘТ

(1935-2004)

СӘЙЯХ ШАГЫЙРЬНЕҢ СӘЙЯР ГОМЕРЕ...

Бу мәкаләне каләмдәшемнең нәкъ менә дөньядан киткән көннәрендә язам булып чыкты: әйе, узган елның 14 гыйнварында, һич көтмәгәндә, соңгы яшәү урыны Симферопольдән Казанга килеп, иҗат һәм җәмәгать эшләре белән янып, дуслары белән аралашып, сөенеп йөргәндә, Язучылар берлеге бинасында өзелде аның гомере. Сәйях шагыйрьнең сәйяр гомеренең фаҗигале, әмма иҗат кешесе өчен табигый азагы диясем килә минем.

1935 елның 15 мартында Башкортостанның Эстәрлебаш районы Куганакбаш авылында туып, яшьтән ятим калып, бабасы, туганнары химаясендә үскән (бу— пәйгамбәрләр һәм шагыйрьләр язмышы, мөгаен!...), урта мәктәптән соң армия хезмәтен узгач, үзе дә укытучы, район газетасы хезмәткәре булган яшь шагыйрь егетне арытабан, әлбәттә, Казан тарта (Г. Ибраһимов, Г. Алпаров, И. Рәмиев кебек мәшһүр әдипләр, галимнәр чыккан төбәк бит!), татар әдәби мәркәзе чакыра... Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә без бергә укыдык— Хатип Миңнегулов, Әдхәт, мин...—барыбыз да авыл балалары, фәкыйрь шәкертләр... Әмма Әдхәт Синугыл—арабызда иң пөхтә, ыспай егет иде. Акчасы да бар—ул көн-төн тәрҗемә итә, Африка, Азия халыкларына "азатлык яулаша"—бу шагыйрьләрне радиодан яңгырата иде. (Соңрак аның "Уянган Африка", "Вьетнам җиңә" исемле тәрҗемә китаплары да басылды.) Бу—континентлар аша сәяхәт һәм сәйярлек безгә— лирик замандашларына—бик үк ошап та җитми иде.

Соңыннан аңладык: бу—аның үз халкыбыз азатлыгы юлларын күзаллавы, эзләнүләре дә икән! Ә үз иҗатына, шигъри дөньясын табуга юлы шактый озак-урау булды аның. Университеттан соң Пермь һәм Сарман якларында укытты ул; китап нәшриятында редактор, филармониянең әдәби бүлек мөдире булып эшләде. Аннары, әле студент чагында ук Кавказ, Кырым, Урта Азия республикаларына омтылган йөрәге аны кырымтатар халкы белән бәйләде: кардәш халкыбыздан әдип Шамил Алядин кызы Ләйләгә өйләнеп, ул озакка, күп елларга Ташкент якларына күчте. Сәйяр җаны, Мәҗнүн йөрәге Ләйләсе артыннан алып китте, диикме? Юк, изелгән халыклар, көрәш, милли азатлык юлына керде ул... Соңрак, Кырымга күчеп кайтырга юл ачылгач, гаиләсе белән Симферопольгә кайтты, ахыргача шунда яшәде. Шәрекъ дөньясы, борынгы төрки әдәбиятлар белән ныклап танышу да шунда башланды, мөгаен. Соңрак ул Й. Баласагуниның "Котадгу белик" әсәреннән бүлекләрне, Ибне Синаның шигырь белән язылган "Тыйбб белеме" китабын, Кырым шагыйрьләрен һәм халык җырларын—манәләрне тәрҗемә итеп бастырды; атаклы "Кырым сонетлары"н (А. Мицкевичны!) да татарча яңгыратуга иреште һ. б. Иң мөһиме: элек садә, бертөслерәк калыплар һәм сурәтләр белән башлаган шагыйрь Көнчыгыш шигъри күкләрендә сәйярлек кылгач, борынгы формаларда—фәрд, дүртьюллык һ. б. төгәл, сыналган төрки үлчәүләрдә язды, элекке традицияләрне хәтерләрдә яңартты, дия алабыз. "Ватаным Татарстан" газетасының, "Татар-Информ" агентлыгының һәм "Азатлык радиосының Урта Азиядәге үз хәбәрчесе булып эшләү дәверендә (туксанынчы елларда) ул Казанда төрле форумнарда, милли конгрессларда Ташкент, Кырымнан делегат булып катнашты, диаспора турында чыгышлар ясады, халык тарихы, милли аң турында мәкаләләр бастырды—кыскасы, милләтпәрвәр булып та танылды.

1982 елдан СССР һәм Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы иде.

Китапларыннан—нәниләр өчен "Чалгы җыры", "Ник елыйсың, курчагым", кырымтатар телендәге "Яшьлек һәйкәле", соңгы елларда Казанда дөнья күргән "Көньяк гөлләре", "Ефәк кәрваннар", "Иман гасыры" исемендәге җыентыкларны әйтеп китәсем килә. Иҗаты турында С. Хәким, Н. Нәҗми, Г. Афзал, А. Хәлим әйткән фикерләр, хатлар, сабакташы X. Миңнегуловның әтрафлы мәкаләсе өчен сөенече зур иде. Егерменче йөз ахыры татар шагыйренең—газаплы эзләнүләр аша Ил-ватан, туган тел өчен яшәүнең катлаулы юлында янып узган бер фидакарь гомере булып гәүдәләнә ул минем уйда. Әйе, сәйях шагыйрьнең сәйяр гомере булып...


Рәдиф ГАТАУЛЛИН.
"Казан утлары" журналы, 1995 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»