Янып торган талант
(Шагыйрь Мөхәммәт Шәйхигә рекомендация)
Таланты чамалы гына булып та, әрсезлеге белән үзен танытып, шагыйрь исемен алып йөрүчеләр аз түгел. Ходайдан мул талант, янып торган йөрәк, чын мәгънәсендә шигъри җан бирелсә дә, бик үк күзгә кермәскә, язганнарын бастырып чыгару хакында әллә ни кайгыртмаска хирысрак шагыйрьләр дә очраштыргалый. Бик сирәк кенә. Мөхәммәт Шәйхи — шундый шагыйрь. Аны Язучылар Союзына тәкъдим итүебезгә инде өч-дүрт ел гомер үтте. Өченче рекомендация җитмәү сәбәпле ул шушы көнгә кадәр Союзга алынмаган. Рекомендация бирергә теләмәүчеләр булудан түгел, үзе сорамады, кайгыртмады. Шул рекомендациясен менә мин язам. Аның соравы буенча түгел, үзем теләп. Чөнки күпме көтәргә мөмкин? Союзга шундый шагыйрьләр кирәк.
Мөхәммәтнең шигырьләрен сокланмыйча укып булмый. Кайсы шигырен генә алып карасаң да — ачыш, яңа ачыш, тормыш, әдәбият, иҗат ачышы. Күңеле моң белән, шигырь белән тулган. Примитив моң-са-гыш түгел. Тирән, мәгънәле, әрнүле моң. Шуның өстенә яза белү таланты, гаҗәп тыгызлык, кыскалык, осталык...
Кичкә кадәр әле шактый ара...
Түләнмәгән әҗәт — бара.
Үтәлмәгән нәзер — бара.
Көн үзәге, вакыт бара, —
ди ул үзенең "Көн үзәге" дигән шигырендә. Үзенә гаять тә таләпчән Мөхәммәт. Бу таләпчәнлек әнә шул "көн үзәген" тоюдан, кешегә тумыштан ук йөкләнгән зур бурычларны аңлаудан киләдер. Шуңа күрә ул бер шигырендә болай ди:
Сандугач булсаң иде лә
илендә, төбәгендә: —
Идел — Кама тирәгендә —
халкыңның йөрәгендә.
Мөхәммәтнең ике китабы басылып чыкты. Шигырь язарга тема эзләп азапланмый. Киресенчә, әйтер сүзе бетә торган түгел: авыл турында, кеше җаны-рухы, әле һаман да ачылып-аңлашылып бетмәгән илаһи яратулар, сөю-нәфрәтләр хакында бик язасы, үз сүзен әйтәсе бар аның. Ә инде басылып чыккан шигырьләре, китаплары, әйткән сүзе аның һичшиксез Язучылар союзы члены булырга лаеклы шагыйрь икәнен раслый. Мин аны бик теләп, һәм тагын бер чын, дөрес шагыйрь килә дип, Союзга тәкъдим итәм.
Кадыйр Сибгат.
28.05.1992 ел.
Мәйдан № 2, 2002.
САБАН ТУЕНДА
Җилләр җитмәс бер тай,
Өстендәге карт абзыйны
Калдырды да атып
Тояк эзен тыңлый белгән
Болын буйлап чапты...
Шау-гөр килде мәйдан:
Берәү сүкте картны,
Берәү - атны...
Ә тай офыкларга таба
Гел чапты да чапты...
Сабантуйның
Кызган вакытына,
Киң офыкны ярып,
Тайга атланган яшь
Бер малай кайтты...
"Аргамак" журналы, 1992, № 7-8.