поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘШИРОВ ИДИЯТ

Идият Мокыйм улы Әширов 1947 елның 9 декабрендә Пермь өлкәсенең Барда районы Сөҗән авылында сигез балалы ишле гаиләдә дөньяга килә. Башлангыч белемне—туган авылында, урта белемне күрше Солтанай һәм Сараш мәктәпләрендә ала. 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны тәмамлагач, туган якларына кайтып, Төнгүк авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы, Яңавыл мәктәбендә директор булып эшли. Өч елдан аны Яңавыл авыл советы рәисе итеп сайлап куялар. Бу мәшәкатьле йөкне ул тугыз ел буе тарта.

1987 елның җәеннән башлап И.Әшировның хезмәт эшчәнлеге Барда районы хакимияте белән бәйле — ул анда менә дистә еллар инде җаваплы хезмәткәр-җитәкче вазифаларын башкара.

Идият Әширов — шигърияткә гашыйк кеше, гомере буе шигырь яза, Барда районында чыгып килгән төбәк газетасы «Таң»ның ул күптәнге даими авторы. Аның шигырьләре шулай ук «Ислам нуры» (Чаллы), «Халык чишмәсе» (Пермь), «Яшьлек» (Башкортстан), «Мәдәни җомга» (Казан) газеталарында еш басыла. 1999 елда Барда газета-журнал нәшрияты шагыйрьнең «Гомер юллары», 2005 елда «Әманәт» дип исемләнгән сайланма шигырь җыентыкларын бастырып чыгара. 2002 елда дөнья күргән Чулман буе әдипләре иҗаты җыентыгы «Моңнар туа күңелләрдә» дигән китапка да аның ике дистәгә якын шигыре урнаштырылган.

И.Әширов — 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гомер юллары: шигырьләр. — Пермь: Барда газета-журнал нәшр., 1999.— 92 б. — 500 д.
Әманәт: шигырьләр. — Пермь: Барда газета-журнал нәшр., 2005. — 80 б. — 500 д.
Урал көйләре: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 96 б. — 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сафина Н. Үзен кеше иткән җирне кем сата? // Татар иле. — 2005. - № 29.


Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек.
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы