поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ШӘФИГУЛЛИН ЗӘЙДУЛЛА

Зәйдулла агай Шәфигуллин – тормышымны яктыртып җибәргән кешеләрнең берсе. 1991 елның җәендә ул мин эшли торган Татарстан радиосына керде дә: «Сине үзебезгә эшкә алырга килдем», – диде. Ул чакта Зәйдулла агай «Социалистик Татарстан» газетасының җаваплы сәркатибе иде. Мин, аны фәрештәләр ияртеп килгәндер, дип уйладым. Радио кешесе түгеллегемне үзем дә тойган идем инде. Мин оештырган әңгәмәләр, репортажлар көн саен диярлек радиодан яңгырап торса да, биш-алты юллык хәбәрләремне дикторлар укырга авырсына иде. Минем өчен ул хәбәрләрне кайдан да булса табу кадерле иде әле. ГКЧП булырга берничә көн калган, партия системасы параличланган, хәбәрләрне телефоннан сорасаң да бирмиләр. Җитмәсә, мин язган ул хәбәрләрне дәү абзыйлар үзләренчә үзгәртә алалар. Каралтып бетергән язуны дикторлар түгел, үземнең дә күрәсем килми башлый иде. Шуларны уйлап, мин Зәйдулла агайның чакыруына шундук риза булдым. «Социалистик Татарстан» газетасына эшкә алыну бер хәл, ә анда республиканың иң затлы журналистлары янәшәсендә эшли алу иң җаваплы бурыч булып күренде миңа. Дөрес, 1968 һәм 1971 елларда газета мөхәррире Шәмси Хамматов мине ике мәртәбә эшкә алу өчен әңгәмәгә чакырды. Ул чакта мин: «Үзем эшли торган төзү трестында торак алырга чиратта торам бит әле», – дип, эштән күчәргә ниятем булмауны әйткән идем.

Миңа бәхет елмайды: Мөнир Абдуллин, Сәмигулла Хәйретдинов, Хәмзә Бәдретдинов һәм Рафис Гыйззәтуллиннар мине күп нәрсәгә өйрәттеләр. Зәйдулла Шәфигуллин канаты астында булуымны башкалар сизгәннәрдерме, белмим. Үзем моны бик тә тоеп эшләдем. Язган материалларым бик тоткарланмыйча дөнья күрә иде. Мөхәрриребез Мөнир Әһлиуллин да, хезмәттәге тырышлыгымны күреп, гел үсендереп торды, иҗат командировкаларына да җибәрде, өлкән хәбәрче дәрәҗәсе биреп, вазифамны арттырды.

Ул чорда Зәйдулла Шәфигуллинның кабинеты, мөхәррирнеке төсле, чын штабка әверелгән иде. Монда кешеләр нинди мәсьәлә белән генә килми. Тәкъдимнәр, гозерләр... Җаваплы сәркатип күбесен безгә озата. Без аларны тыңлыйбыз, хатларын, эшкәртеп, газетада бастырабыз, чара күрү өчен җитәкчеләргә хатлар язабыз. Сүз һәм дин иреге ачылгач, кешеләрнең, газета укучыларның активлыгы нык күтәрелде. Елына егермешәр мең хат кына килә иде редакциягә.

«Ватаным Татарстан» исеме белән чыга торган газета редакциясендә утыз елдан артык эшләгән Зәйдулла агай безгә газета эше серләрен төшендергәндә шуны да искәрткәне булды: чын журналистның исем-фамилиясе бер генә була. Мин «Төзелештә» газетасында язган мәкаләләремә әни белән бабам һәм әбием исемнәрен дә тагарга күнеккәнгә күрә, бу исемнәр республика газетасында да күренгәли иде шул.

Дөрес, Зәйдулла агай да, исемен беркадәр үзгәртеп, газетада Заһит Шәфигуллин дип язды. Тик бу исем үзгәрми иде. Без яшьләр аның артында гына түгел, алдында да аңа кайчак «Шәфигулла агай» дип дәшкәләгәнебез булды. Ул моңа үпкәләми, киң итеп елмая гына. Белә бит ул Фатих Әмирханның «Шәфигулла агай» дигән хикәясендәге төп персонажның кыланмышларын. Шуны исенә төшергәндер, мөгаен.

Аның журналистларга эш кушу стиле кызык тоела иде миңа. Ул боермый, бары мәгълүмат кына бирә. Димәк, шул мәгълүматны өйрәнеп, тирәнәйтеп, газетага бирергә кирәк. Кешегә беркайчан да дорфа сүз әйтми торган бу җитәкчене хезмәттәшләре хөрмәт итте. Пенсиягә чыккач та әле ул «Ватаным Татарстан»да узган гасырның 90 нчы елларның уртасына хәтле эшләде. Аннары «Мәдәни җомга» газетасының мәгълүмат бүлеге мөдире булып тагын җиде ел хезмәт куйды.

Аның күңел төпкелендә ниләр булганын бик белеп тә бетерү мөмкин түгел иде шикелле. Тик кылган гамәлләре аның гадел журналист булуын дәлилләп тора. Газетага таләп ителгән мәкаләләре белән бергә, аның хезмәте кергән «Ислам дине турында белешмә-сүзлек»не дә күрсәтергә кирәк. Дөрес, бу китапны төзүче авторлар берничә. Бу китап совет чоры чәчәк аткан 70 нче елларда чыккан. Анда Исламның кануннары, Коръән, пәйгамбәрләр турында да дөрес язылган.

70 нче еллар башында мин Казандагы китап кибетләренең берсендә шушы белешмә-сүзлекне күргәч, аны шундук сатып алдым. Сүзлектән өзекләрне үзебезнең «Төзелештә» газетасында бастыра идек. Шул рәвешле мин атеистик темага мәкаләләр язмадым. Зәйдулла агай хезмәте кергән сүзлек мине дә дәһрилектән коткарды.

Мин, Зәйдулла агай Шәфигуллин янәшәсендә эшләп, аның бары асыл сыйфатларын гына күрдем. Гомерем буе күңелемдә аңа карата рәхмәт хисләре йөртәм. Миңа гына түгел, бик күп яшь журналистларга ул үзенең һөнәри осталыгын һәм кешелек сыйфатларын өйрәтеп калдырды. Исән булса, Чистай ягындагы Мөслим авылында туган, кешеләр күңелендә якты уйлар тудырырлык хезмәтләр язып калдырган бу гади һәм тыйнак зат быел үзенә 80 яшь тулуны бәйрәм итәр иде. Әмма аның арабыздан киткәненә дә декабрь азагында ун ел тула. Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйдулла Абдулла улы Шәфигуллинны күп хезмәттәшләре, шәкертләре бүген дә якты йөзен күргәндәй булып искә алалар.


Рәис МӨКАТДИСОВ
"Шәһри Казан" 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»