поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ШАКИРОВА ФӘРИДӘ

Фәридә Шакирова – татар журналисты. 1942 елның 7 апрелендә Татарстанның Арча районы Бөрбаш авылында ишле гаиләдә туа, бик яшьли әтисез кала. Җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң дүрт ел колхозда эшли — хисапчы, плугарь була. 1960 елда Урал ягына чыгып китә. Металл кою заводының мартен мичен ремонтлауда, торба коюда һәм башка шуның ише авыр хезмәтләрдә була. Шундый шартларда кичке мәктәпкә йөреп урта белем ала. 1964 елда туган ягына кайта һәм Бөрбаш авыл клубы мөдире булып эшли башлый. Шушы елда Арчада чыга торган «Коммунизмга» газетасында аның беренче шигырьләр бәйләме басылып чыга. Балачактан ук күңелендә булган әдәби иҗатка омтылыш аны 1969 елда Кукмара район газетасына әдәби хезмәткәр итеп китерә. 1970 елда ул вакытта Балтач район газетасы редакторы булып эшләгән шагыйрь Дифгат Сирай Фәридәне үзе янына эшкә чакыра. Егерме ел дәвамында «Хезмәт» газетасының хатлар бүлеге мөдире, аннан соң җаваплы секретаре булып эшли.

Шушы чорда аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, юморескалары, уйлануларын чагылдырган публицистик язмалары «Ватаным Татарстан», «Идел», «Чаян» һәм башка басмаларда дөнья күрә, шигырьләре коллектив җыентыкта нәшер ителә. Ф. Шакирова, инде өлгереп җиткән иҗатчы буларак, хикәя, повесть кебек зур күләмле чәчмә әсәрләр иҗат итүгә алына. Тормышны тирәннән, төпкеленнән белүе, кешеләрне яратуы аңа зур уңышлар китерә — әсәрләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Аның әсәрләрендә гыйбрәтле кеше язмышлары, нечкә психологик кичерешләр белән үрелеп барып, йөгерек матур тел белән, мавыгып укый торган итеп сурәтләнә, гыйбрәт һәм сабак алырга өнди. Әнә шундый әсәрләре 2002 елда «Күңел ярларында ак дулкын» исеме белән аерым китап булып басылып чыкты. 1974 елда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. Ф. Шакирова озак еллар район архив бүлеген җитәкләде, киң җәмәгать эше алып барды. Ул — район хатын-кызлар хәрәкәтенең әйдәп баручыларыннан берсе. Киң җәмәгать эшчәнлеге өчен 1996 елда «Районның хезмәт батыры» исеменә лаек булды. Шул ук елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде.

Ф.Шакирова бүгенге көндә лаеклы ялда, актив иҗат белән яши.

Яфрак шавы

Кыштыр-кыштыр. Сары яфрак шавы,
Урманнарга көзләр килгән тагы.
Җилфер-җилфер. Төшеп килә яфрак,
Кайтыр җире аның -кара туфрак.
Очып-очып уйнап ала җилдә,
Аннан төшеп ята йомшак җиргә.
Агачыннан ерак китми генә
Калган яфрак җитә кара көзгә.
Үзе үскән агач тамырына,
Шифа булып яуган яңгырында
Изрәп кенә китеп бара җирдән,
Бер җәйдә ул, барын тойган-күргән.
Озак-озак хыял саклаганнар,
Җилләр көен җәйдә ятлаганнар.
Аерыла туган якларыннан,
Моң түгелеп кала артларыннан.
Еракларда явар яңгыр-карлар,
Яфрак язмышларын кем соң барлар?
Хыял канатлары кая илтер?
Оча алар бүген җилфер-җилфер.
Карап торам. Яфрак оча җилдә,
Төрле язмыш – бездә, көндә, илдә.
Тик изгелек кенә теләп кала
Күп көзләрне күргән урман-ана.
Төсләр явы булып көзләр килә,
Яфрак булып җиргә бәхет иңә.
Ул Ходайның бирмеш һәр таңында –
Бәхет бит ул, бары, үз аңында.
Бәхет бит ул, бары, үз җаныңда.

***

Көздә төсләр бакчаларга күчкән,
Чәчәкләргә күчкән, алмага.
Күңелләргә көзләр моңы кергән,
Хис давылы калган язларда.
Кырлар өсте моңсу яшеллектә,
Хушлашадыр, ахры, җәй белән.
Болыннрага, таңда көзге суык
Томаннардан җәя ак келәм.
Көзнең яме – алма ботаклары
Сыгылыплар тора муллыктан.
Кыр казының моңсу авазлары
Ишетелә ерак офыктан.
Башка фасыллары матур да бит,
Моңга-уйга тарта көз ае.
Шушы могҗизалы гүзәллеккә
Хәйран калып карыйм ел саен.

Авылыма

Туган илнең матур бер җирендә
Матур хыяллардан тудың син.
Безнең өчен канат ярган оя,
Бишек җыры назы булдың син.
Тарихларда исем калмаса да,
Җирдә һәркемнең дә эзе бар.
Нигезенә кайтып баш куярга
Югалмасын җирдә авыллар.
Кечеме ул, олы тарихлымы –
Безнең өчен иң-иң кадерле.
Туган авылларны таратмагыз! –
Љзә икән соңынан бәгырьне.
Нәсел-ыруларның тарихлары
Күңелләргә калсын язылып.
Гомер юлын монда башлаганнар
Бер кайтырлар әле сагынып.вы
Мәхәббәт - ул җанның талпынуы,
Тәндәгесе – дәртле бер ялкын.
Җаны-тәне белән яратканны
Урап ала рәхәт бер дулкын.
Буйсынмыйча акыл кысасына
Ташкын булып бәреп керә ул.
Татлы газап булып җанда йөри,
Яшәү мәгънәләре бирә ул.
Җаннар өзгәләнеп сөю эзли,
Сөюләр бит җанны сугара.
Җавапсыз да булса мәхәббәтең,
Сагышлардан чәчләр агара.
Ђ җаваплы булган мәхәббәттән
Уртак шатлык җирдә каласы.
Хисләр чәчәгеннән җимеш туа –
Җиргә килә адәм баласы.
Мәхәббәт – ул җанның талпынуы
Җаннар җирдә булган чагында.
Ходай биргән олы бүләк бит ул,
Кешелекнең яшәү хакына.

Тик соң булыр

Бу китәр дә, онытылыр, – димә,
Төшләреңә кат-кат керермен.
Яшәү мәгънәләрен, кадерләрен
Исләреңә төшереп йөрермен.
Онытмассың, беләм, онытмассың,
Көн дә әйттең: "өзелеп яратам",
Мин киткәчтен, хәвеф-хәтирәләрдән
Саклаучың бит булмас кабаттан.
Кая китсен, яшәр әле шулай,
Түзәр әле, диеп, уйлама.
Сабыр канатлары сынган чакта,
Көч тапканнар яңа юл ала.
Бу китәр дә, онытырмын – димә,
Ялгыш юлга кереп барасың.
Тик соң булыр, бер көн аерырсың,
Көннәреңнең агын-карасын.
Тик соң булыр...

Тапканнарым

Эзлим. Әллә хыял, әллә чынбарлыкны,
Күңел тынмый нидер югалткандай.
Ерак галәмнәрдән җемелдәшеп,
Йолдызлар да карый юаткандай.
Җиргә-күккә багам тылсым эзләп,
Могҗизалар көтәм гади көннән.
Ничек кабул итсәң – дөнья шундый,
Бер үк хәлгә төрле бәя бирәм.
Гап-гади бер яшәп үткән көнем,
Үзе зур могҗиза – аны беләм.
Тапканнарым – алтын бәясе дә,
Тик түләргә кирәк вакыт белән,
Тик түләргә кирәк гомер белән! 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»