Мәүлит ШАКИРОВ 1960 елда Кукмара районы Мәмәшир авылында туган. Мәмәшир урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Үзенең берничә шигырьләрен тәкъдим итә.
ЧӘЧӘК СИБӘ ЯЗЛАР
Чәчәк сибә язлар, чәчәк сибә...
Бар дөньясы җете төс кенә.
Чәчәк сибә урман-басуларга,
Зиратларга, кабер өстенә.
Чәчәк сибә язлар, тигез сибә,
Араламый сибә, күр әле:
Каберләре инде тигезләнгән -
Изге җанмы, йә бер түрәме...
Дөнья микән бүлгән кешеләрне,
Иблис микән, әллә Ходаймы?
Дөньялыкта катлау-дәрәҗәләр
Кешеләргә әллә кулаймы?
Дәрәҗә ул кыйммәт дөньялыкта
Ахирәттә бар да бертигез.
Әнә шомлы кызыл балчык тавы,
Яңа кабер инде - төп нигез.
Йөргәндер ул бәндә, сөйгәндер ул,
Өзгәндер ул кемнең үзәген.
Өч аршин җир - кызыл балчык тавы -
Дөньялыкның соңгы бүләге.
Яз да әле никтер өлгермәгән
Бу кабергә чәчәк салырга.
Почмагына утырган да мулла
Пышылдыйдыр изге бер дога.
Ә яз килә, бүлә чәчәкләрен,
Шомланмый ул яңа кабердән.
Иркәли яз урман-басуларны,
Каберләрне йөри кадерләп.
Яшә кеше, ярат, сөел, кичер,
Килгәнсең бит шуңа дөньяга.
Ләкин һич тә истән чыгарма син
Чиксез берни юк бит дөньяда.
ЭНҖЕ
Муенсага тезеп халыкларны
Авырайган дөнья муены.
Татар дигән энҗе-муенсада
Иң затлысы һәм дә иң чыны.
Нишләр дөнья, әгәр шушы энҗе
Төшеп калса, нишләр, ярабби?!
Яңа фашизмның рейхстагына
Кемнәр кадар соңгы байракны?
Палач балтасына башын тотып
Кемнәр җырлар соңгы җырларын,
Маңгай тире белән кемнәр ашлар
Басуларны, иген кырларын?
Империянең соңгы рейхстагына
Кемнәр кадар соңгы байракны?
Татар бетсә, дөнья каламыни,
Каламыни дөнья, ярабби?!
ЯЗЛАР УЗГАН САЕН
Картайган кыш. Картлык белән җуйган
Гайрәтле һәм көчле буранын
Ялкау гына, әрсезләнми генә,
Хәлсез генә авыл урады.
Морҗалардан төтен урламады,
Капкаларны каерып ачмады,
Урап узды, хәтта, мин яшәгән
Иске өйнең мүксез почмагын.
Карт аюдай яткан кар көртенә
Салды буран соңгы бизәген.
Соңгы бизәкләрен сырлады да,
Яз-сылуга кулын изәде.
Тәгәрмәчтәй кояш күккә менә
Саран гына коеп нурларын,
Елга-күлләр сусаганнар бугай -
Эчә язның кара суларын.
Язлар узган саен юанабыз
Килер диеп тагын яңасы.
Язлар узган саен, күңел дигән
Тукыманы тагын ямасы...
"Аргамак" журналы, 1994, № 9.