поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ШАБАЕВ МАРС

(1936-2008)

Марс Садри улы Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында укытучы гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе фронтка киткәч, сигез яшьлек Марс әнисенең күрше Усай авылында яшәүче бертуган апасы тәрбиясенә күчә һәм 1941—1945 елларда шул авылдагы башлангыч мәктәптә укый. Бишенче, алтынчы классларны Хуҗамәт җидееллык мәктәбендә тәмамлый, аннары, гаиләләре белән Минзәлә шәһәренә күчеп киткәч, бер ел җиденче класста, соңыннан Минзәлә педагогия училищесында белем ала. 1953—1958 елларда Марс Шабаев—Казан дәүләт педагогия институты студенты. Институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлаганнан соң, ул журналистика өлкәсендәге күпьеллык хезмәт эшчәнлеген башлый: 1958—1960 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакторы, 1961—1964 елларда «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, аннары 1967 елның апреленә кадәр «Азат хатын» журналы редакциясенең җаваплы секретаре булып эшли. 1968—1970 елларда Марс Шабаев «Чаян» журналы редакциясендә тәрҗемәче һәм Татарстан Язучылар союзы карамагында чыга торган «Идел» альманахының җаваплы редакторы хезмәтләрен башкара. 1970 елның көзеннән ул Татарстан китап нәшриятында әүвәл баш редактор урынбасары, ә 1972—1977 елларда баш редактор булып эшли. 1977 елнын июненнән 1983 елның октябренә кадәр ул — нәшриятның матур әдәбият рeдакциясендә өлкән редактор хезмәтендә. М. Шабаев—1963 елдан КПСС члены.

Марс Шабаевның шигырьләре көндәлек матбугатта 1952 елдан күренә башлый. Беренче мөстәкыйль китабы 1962 елда басылып чыга. Аннан сон алтмышынчы еллар дәвамында «Кына гөле», «Ашкыну», «Зәңгәр планетам». «Сине эзлим» кебек җыентыклары дөнья күрә. Бу чорда ул аеруча Поэма жанрында уңышлы иҗат итә. - Аның «Шәймәт карт» (1956), «Кына гөле» (1962), «Әби-апа» , «Сине эзлим» (1965), «Артист» 1966) исемле поэмалары гади хезмәт кешеләренең истә калырдай кызыклы образларын тудыру белән бергә, заманны тасвирлаудагы актив гражданлык Позициясе һәм форма-стильдәге үзенчәлекле поэтик табышлары белән дә игътибарны җәлеп итәләр. Бу сыйфатлар шагыйрьнең күпчелек лирик һәм ублицистик шигырьләренә, легенда һәм балладаларына да хас. Заман темасын үзләштерү юлындагы поэтик эзләнүләре М. Шабаевның иҗатын яңа образлар, яңа сурәтләү алымнары белән баета. Алтмышынчы еллар азагыннан башлап аның поэзиясендәге публицистик һәм фәлсәфи-лирик башлангычлар тагы да тирәнәя һәм көчәя төшә. Шагыйрь заман кешесенең тормышта тоткан урыны, эш-гамәле турында уйлана, тирә-як мохит һәм табигатьтәге үзгәрешләр белән тыгыз бәйләп, заман проблемаларының кеше психологиясендәге катлаулы чагылышын сәнгатьчә сурәтләп бирергә омтыла һәм бу юлда уңышлы нәтиҗәләргә ирешә. «Җикән камыш», «Онытма» һәм русча тәрҗемәдә чыккан «Ищу тебя» җыентыкларындагы шигырь һәм поэмалары өчен М. Шабаев 1976 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Шагыйрь үзе яшәгән чорның фәлсәфи-әхлакый эчтәлеген үз шәхесенең кичерешләре аша тирәнрәк ачу юнәлешендәге эзләнүләрен дәвам иттерә. Аның 1982 елда басылып чыккан «Ак тынлык» исемле җыентыгындагы шигырьләре шагыйрь каләменең елдан-ел чарлана, хис һәм фикерләрнең тагы да табигыйрак төсләр, образлар белән байый баруы турында сөйли.

Марс Шабаев проза һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы гына эшли. Ул — туган як табигатенең шигъри гүзәллегенә дан җырлаган «Салда сәяхәт» (1967) исемле повесть авторы. Ә аның күп санлы шигъри тәрҗемәләреннән Американың бөек шагыйре — гуманист Уолт Уитменның «Үлән яфраклары» исемле күләмле шигъри китабы (1975) татар тәрҗемә әдәбиятында күренекле бер вакыйга буларак кабул ителде.

Марс Шабаев җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1974—1979 елларда ул Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, ә 1975—1980 елларда РСФСР Язучылар союзының ревизия комиссиясе члены булып торды.

1984 елда М. Шабаевка Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Ул— 1967 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Яңа җыр: Поэма.— Казан: Таткитнәшр., 1962.— 35 б. 10 000.
Кына гөле: Поэма.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 36 б. 6 000.
Ашкыну: [Шигырьләр, баллада һәм поэмалар].— Казан: Таткитнәшр., 1964.—60 б. 8000.
Зәңгәр планетам: Лирика.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—70 б. 3000.
Сине эзлим: Поэма һәм шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966—59 б. 7500.
Әби-апа: Шигырьләр һәм поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 59 б, 8000
Гомерлек бәйрәм: [Шигырьләр].—Казан: Таткитнәшр., 1968.—47 б. 9000
Ир егет Идел кичәр: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—68 б. 3500.
Салда сәяхәт: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1971.—151 б. ил. 8000.
Шул ук.—Тулыл. 2-басма —Казан: Таткитнәшр., 1977.—264 б. 11000. Рец.: Яруллин Ф. Матурлыкка сәяхәт.—Соц. Татарстан, 1971, 12 дек.
Җикән камыш: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.— 128 б. 3000 Рец.: Сарьян X. Туган җиренең шагыйре.—Кит.: Сарьян X. уен уйдырып сал... Казан, 1977, 67—72 б.; Хәким С. Яшел җилкән җыры.—Соц. Татарстан, 1973, 15 июль.
Онытма...: Шигырьләр. Поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1973.— 144 портр. 4000. Рец.: Хәким С. Яшел җикәннәр җыры.—Соц. Татарстан, 1973, 15 июль.
Көн арты көн: Шигырьләр, легендалар, поэмалар. [X. Камалов кереш сүзе].—Казан: Таткитнәшр., 1978.—384 б., портр. 5000.— (Шигырьк-ханәсе)
Мич башында биш мәче: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1979 -—40 « 10 000.
Ак тынлык: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—96 б. 4500
Җыр тәме: Шигырьләр. [X. Хәйри кереш сүзе].-Казан: Таткитнәпш 1983.—240 б., портр. 4000.
Ищу тебя: Стихи и поэмы/Пер. В. Гончарова.— Казань: Таткнигоиздат 1974.—175 с. 4000.
Полушария: Стихи и поэмы. Пер с татар.— М.: Современник, 1979, 63 с.— (Новинки «Современника»). 10 000.

Аның турында

Ахунҗанов И. Яшел арышларга борылып кайту.— Кит.: АхунҗановИ. Художник һәм аның сүзе. Казан, 1978, 73—81 б. Исламов И. Марс Шабаев шигырьләре.— Татарстан яшьләре, 1962, 1 ноябрь. Гыйләҗев А. Төкле аягың белән!: (Марс Шабаевның иҗат портр.).— Казан утлары, 1967, № 5, 103—104 б. А х у н о в Г. Ныклык: Марс Шабаев поэзиясе турында кайбер уйлар.— Казан утлары, 1973, № 5, 164—169 б. Гатауллин Р. Тормышчан иҗат.— Татарстан яшьләре, 1976, 13 апр. Г. Тукай исем. премиягә тәкъдим ителү уңаеннан; Канатлар кагар чаклар.— Сов. мәктәбе, 1976, № 6, 62 б. Рәхим Г., Мингалимов Р. Кырлар, юллар, кешеләр.— Соц. Татарстан, 1976, 28 март. Сарьян X. Туган җир шагыйре.— Соц. Татарстан, 1976, 18 апр. Фәйзуллин Р. Чал чәчле, ялан аяклы.— Яшь ленинчы, 1976, 10 апр. Зөлкарнәев Ф. Тормыш матурлыгы өчен.— Соц. Татарстан, 1983, 14-июль. Марс Шабаевка 50 яшь.— Казан утлары, 1983, № 7, 100 б. Гатауллин Р. Уитмен белән очрашу. [Уитмен У. Үлән яфраклары. М. Шабаев тәрҗ.]—Соц. Татарстан, 1975, 7 дек. Мостафин Р. «Үлән яфраклары». [У. Уитмен. М. Шабаев тәрҗ.] Казан утлары, 1976, № 7, 179—180 б. Ахунзянов И. Эскиз к портрету поэта.— Сов. Татария, 1976, 4 апр» Возвращение к зеленой ржи.— Сов. Татария, 1975, 2 февр. Махмудов А. Огонь раздумий.—Нева, 1976, № 6, с. 201. Хаким С. Правдивость и человечность.— Комсомолец Татарии, 4 апр.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»