поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

СӘГЫЙТОВ ТӘҮФЫЙК

Тәүфыйк Камәретдин улы Сәгыйтов 1937 елның 1 мартында Буа районы Каенлык авылында туган. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм ТРда массакүләм-мәгълүмат чараларын, телевидение һәм радиотапшыруларны үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен “Татарстан” дәүләт телевидениесе һәм радиотапшырулар компаниясе”нең радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтовка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. Талантлы журналист быел “Бәллүр каләм” бәйгесендә “Фиат” автомобиле белән дә бүләкләнде.

Икенче тормыш

Язучы, радиожурналист Җәүдәт Дәрзаманны радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов белән “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә кырык еллап иңгә-иң эшләүләре генә түгел, рух ныклыгы да берләштерә. Ходай яраткан бәндәсен авыру биреп сынармын дигән. Бу ике шәхескә дә җитди авырулардан аякка басарга туры килә. Җәүдәт абый чир белән аяусыз көрәшне дәвам иткән көннәрендә дә дустын һәм хезмәттәшен онытмый. Дустын, юбилее белән котлап, “Ике тормыш – бер язмыш” дигән эсседән өзек тәкъдим итте.

Зур төзелешләр белән янә­шә Бондюгта чал завод, гасырлык тарихы булган химиклар коллективы да салмак кына үз эшен дәвам итә иде. Баш инженер Т.А.Әхмәтов булсын, директор И.Г.Лексин булсын, күп еллар аралашу дәверендә инде Тәүфыйкны тәмам үз кеше итеп бетергәннәр, аңардан яшерен серләре юк иде. Бу юлы да Тәүфыйк белән Тимерхан Әхмә­тов, бернинди рәсми кәгазь­ләр­гә кагылмый гына, һава шактый салкын булуга да карамастан, төн ката урамда сөйләшеп йөрделәр, күп кенә мәсьәләләр­дә фикер уртаклыгы ачыкланды. Казанга кайткач, яхшы гына язма чыгачак, дип сөенде Тәү­фыйк.

Иртән-иртүк китәсе иде. Шунда телевидение егетләре дә пәйда булды. Тапшыру эшләгәннәр икән. Машина да бар, ял көне дә, әйдәгез, бергә кайтыйк, аэропортка өлгерә­без әле, дигәч, ничек утырт­мыйсың инде, бер коллектив бит. Утыр да төял генә. Күңел киң булса да, урын тар иде шул – әзмәвер гәүдәле оператор белән басып калырга мәҗбүр булган Тәүфыйк директорның өенә шылтыратты:

– Иван Григорьевич, ку­нак­лар шулкадәр күп килде, бакчада хуҗаның үзенә түтәл ясарга да урын калмады ди­гәндәй, телевидение егетләре дә төялгәч, урын җитмәде бит әле...

– Һе... Ял көне бит, рәтлерәк машина табу авыррак инде, но...

Тәүфыйк аның сүзен бүлдерде:

– Безгә кабина булса, теләсә нинди йөк машинасы ярый, Иван Григорьевич...

– Табарбыз, Тәүфыйк, табарбыз...

“Тэвешник”ларны озатып озак та үтмәде, “ЗИЛ” үзбу­шаткычы килеп туктады.

– Нәрсә төйибез? – дип шаяртты шофер.

Сүзгә бала чактан кеше кесәсенә керми торган Тәү­фыйк та шундый ук шаяру белән җавап кайтарды.

– Безне, – диде, кечкенә машинага сыймый калган тагын әвен кадәр бер пассажирга күрсәтеп. Шофер ышанып җитмәде:

– Кабинага утырырга риза булырсызмы соң әле сез? Икәү сыярсызмы, диюем. Журналистлар дип әйттеләр бит...

– Журналистлар булганга кабинада кайтабыз да инде. Киттек тизрәк, самолетка өл­герәсе бар!

Декабрь урталары иде бу, җитмәсә, галәмәт бозлавык. ”Җәй көннәрендә бу юллардан рәхәтләнеп йөрибез анысы. Кыш көннәрендә җәза инде бу юллардан йөрүләре, җәза“, – дип әйтеп тә бетермәде шофер, әллә тизлек алыштырырга дип муфтага, әллә инде, ниндидер тоткарлык күреп, тормозга басты шунда, машина бер урында бөтерчек шикелле әйләнеп китте дә... Бер мизгел эчендә бөтен тормышы күз алдыннан кичте Тәүфыйкның – ялан тәпиле балачагы Каенлык урамнарыннан йөгереп узды, “Улым!” – дип кулларын алга сузган әнисе Мәнсура инәлде. “Кая ашыгасың, без бит барыбыз да сине өйдә көтәбез!” – дип, туй күлмәге кигән Гөлҗиһаны чагылып үтте. Шуннан соң ни булганын Тәүфыйк инде хәтерләми. Әллә, тәне җиңеләеп, күккә аша башлады шунда, әллә төпсез упкынга очты... Берәүнең җиде катлап сүгенеп: “Горишь ведь, ...мать! Вставай, вылезай из кабины!” – дигән тавышыннан бераз аңга килгәндәй булды. Әллә җиде кат күктән җиргә төште шунда, әллә җиде кат җир астыннан югарыга, җир өстенә күтә­релде. Күзләрен ачса, машина каядыр юл читендә янтаеп ята. Руль ягы өстә, Тәүфыйк янтайган якта. Кузгалырга тели – кымшана да алмый. Аяк-куллар рәсемдә дә ясап булмаслык шәкелдә каерылган. Тән – тоташ ут. Шофер уртада калган әзмәверне, тегесе иң аста калган Тәүфыйкны таптап чыккан. Болай да сынган аяк-кулларны, кабыргаларны тагын да имгәткән инде болар. Кузгала алмауның тагын бер сәбәбе – әйләнгәндә ничектер ачылып киткән ишек кабат ябылган да, пальто, костюмы шунда кысылып калган икән. Ничек үзе очып чыкмаган да, ничек ишек кысып үтермәгән, бер Ходай үзе генә белә... Ә моторга инде ут капкан, машина яна. Үзе генә чыга алмасын аңлаган шофер белән юлдашы ничек кирәк алай Тәүфыйкны пальтосы белән костюмыннан аерып, кабинадан тартып чыгардылар. Чамасыз авыртудан Тәүфыйк тагын аңын югалтты. Аны аэропортка “ашыгыч ярдәм” машинасында китер­деләр шикелле. Самолет очарга күптән әзер, халык авариягә эләккән кор­рес­пондентны китереп җит­кер­­­­­гән­нәрен көтә иде. Булачак пассажирның хәлен күргән аэрофлот хезмәт­кәрләре аны шә­һәр хастаха­нәсендә калдырыр­га киңәш итеп карадылар. Әм­ма юлдаш­ларының карары нык­ – алар хезмәттәшләрен, һич­­шиксез, калага кайтарып җиткерергә тиеш. Ә Тәүфыйк үзе ни дә булса хәл итәрлек хәлдә түгел иде.

Авария дигәннән, нәкъ ме­нә шул көннәрдә Сәгый­­товлар гаиләсе авария хәлендәге фатирларыннан рәтлерәк йортка күченергә җыенып йөриләр иде. Тәүфыйк сәфәр чыгуга, Мәскәүдә әнисенең сеңлесе – Һәдия апасы дөнья куйган икән, шул күңелсез хәбәрне җиткерергә дип, Гөлҗиһан Каравай бистәсенә киткән икән. Әниләре бик борчылгандыр инде, күрәсең, Мәнсураны тынычландырам дип, башка туганнары белән бергә аны да Мәскәүгә озатышып, Гөлҗиһан да бераз тоткарланды. Гөл­җиһан­ның әнисе Гөлҗамалны хастаханәгә салганнар. Ята инде Тәүфыйк өйдә, нишләсен. Гөлҗиһан әнисенең апасы да яшьләр янында яши иде ул чакта. Гөлҗиһан кайткач, әйтә бу:

– Карале, ә, әллә ни булган бит әле безнең Тәүфыйкка. Гомер булмаганны, исерек дисәң, исерек түгел, иптәшләре кайтарып салганнан бирле ята шулай. Ни торганы, ни ашарга-эчәргә сораганы юк...

Барысын да ишетеп ятса да, дәшмәде Тәүфыйк, ава­риягә эләктем дип, болай да кайгыга калган хатынын хафага саласы килми иде аның.

Хәлне абайлап алган Гөл­җиһан, бик саклык белән генә киендереп, ирен янәшәдәге 5 нче шәһәр хастаханәсенә алып китте. Тик монда, авы­руның хәлен күрүгә үк, аны Горький урамындагы савыктыру хирургиясе хастаханә­сенә озаттылар. Кичекмәстән стационарга салу кирәк булса да, Гөлҗиһан аны хастаханәдә калдырмады, үзе белән өйгә алып кайтып китте.
Икенче көнне, дүшәмбе ир­тәсендә Татарстан радиосында чираттагы летучка, ягъни атналык эшкә йомгак ясау бара иде. Комитет рәисе Ф.Г.Надыровны телефонга чакырттылар. Бондюг химия заводы директоры И.Лексин икән. Исәнме юк, саумы юк, турыдан ярмасынмы теге:

– Фаик Газизович? Сезнең анда Тәүфыйк үлдеме, әллә тере калдымы? Бу көтелмәгән сораудан Фаик Надыйровның башына гөрзи белән органдай була.

– Н... ничек инде, үлдеме? Нигә дип үләргә тиеш ди әле безнең Сәгыйтов?

Үз чиратында И.Лексин аптырашта кала.

– Ишетмәдегезмени, автокатастрофага эләкте бит ул. Самолетка салып җибәргәндә, сулышы чак беленә иде, диләр... Исән булса, шылтыратсын. Машина да сафтан чыккан. Га­мәл­гә тиз генә кертерлек түгел...

Хуҗа тавыш кубара:

– Кайда Сәгыйтов?

– Менделеевскида командировкада.

– Кайчан кайтырга тиеш иде?

– Бүген.

– Ә нигә летучкада юк?

– Белмибез. Юлдадыр, килеп җитәр...

– Килеп җитә алмас шул, авариягә эләккән Тәүфыйк. Әм­ма үлем хәбәре дә килмәде. Исән, димәк... Тиз генә фатирына барыгыз, кирәк ярдәмне оештырыгыз, – дип, летучканы вакытыннан алда тарата җи­тәкче.

Радиодан өйгә тиз килеп җиттеләр. Ул арада, кем хәбәр итеп өлгергәндер, фатирга Тәү­фыйкның кордашы, фикер­дәше һәм якын дусты, ра­дионың актив штаттан тыш хә­бәрчесе хирург Фаик Мос­тафин да килеп керде. Хәлне ачыклагач, мөмкин булган яр­дәм­нең барысын да оештырып, бу өлкәдә үзе кирәк дип тапкан бөтен белгечләрне аякка бастырды. Әмма авыруны аякка бастыру алай җиңел генә бирелмәде. Берәр айлап урында яткач, сеңлесе Равия, чираттагы ялын алып, киез итекләр киертеп, аны әз-әзләп урамда йөртә башлады. Гаиләдә игътибар иттеләр: Тәүфыйкның чәч­ләре күзгә күренеп агара, әле һаман уңга-сулга карый алмый, укуының рәте юк, ике-өч юл укуга арый, баш авыртудан, күңеле болганудан зарлана. Шулай дүрт айлап вакыт узып китте. Дәвалаучы табиблар гариплек буенча II группа инвалидлык белән пенсиягә чыгару хакында сүз күтәрә башладылар. Эштән азат ител – дәвалау вакыты чыкты, ди­деләр. Болай да керпе чәчләре тәмам үрә торды Тәүфыйкның. Ничек инде, шушы яшьтә аңа, Тәүфыйк Сәгыйтовка, утызын да тутырмаган, үргә каратып үгез җи­гәрлек иргә, II группа инвалидлык, пенсия?! Го­мер­дә дә буласы юк бу хәлнең! Тырышачак, тырматачак, теш­лә­ре бе­лән ябышып йөриячәк, әмма барыбер аякка басачак. Әнә бит, кул-аяклар урынында, кабыргалар инде төзәлеп килә. Баш әйләнәме? Әйлән­сен, аңа да вакыты җиткәч тормоз табылыр, әйләнмәс... Берничек тә игә китерә алмагач, аның хәлен контузия алган солдат белән чагыштырып аңлатырга тырышып карадылар. Аптырагач, иң авырткан урынга да “сугып” карады Фаик дусты:

– Тәүфыйк, аяк-кулларың гына булса, каян килеп, кая китмәгән, баш дигәне дә кирәк бит әле синең эштә. Ә баш дигәнең... Үзсүзле ягың бар инде анысы, менә шуны оптимизмга җиксәң иде син аны. Крокодил кебек гел алга кара...

Аңа, үзе әйтмешли, “крокодил кебек” туры караса да, эндәшмәде Тәүфыйк. Үз уе, үз гамьнәре көчлерәк иде:

– Булды, Фаик. Башым урынында минем. Дус булсаң, тизрәк ныгытып аякка басарга булыш син... “Баш, баш” дип, юкка әйләндермә болай да әйләнгән башны. Менә шул әйләнүдән котылырга кирәк тизрәк.

Оптимизм дигәне Тәү­фыйк­­ның үзе белән бергә туган инде анысы. Менә бу юлы да келт итеп исенә төште: аның әле диплом язу ялы алынмаган лабаса! Янына чираттагысын да китереп өстәсәң... Шактый гына хәл алырлык ара ич бу!

Гөлҗиһанның хаста­ха­нә­дә калдырмыйча өйгә алып кайтуы да яраган булып чыкты. Башта журналга “сильное сотрясение головного мозга” дип язылган булса да, авыруны өй шартларына алып киткәч, ниндидер катлаулылыктан, өс­тәмә җаваплылык алудан шик­ләнептер инде, ул урынга кисеп, “ушиб затылочной части головы” дип язып ябыштырып куйганнар, рәх­мәт төшкерләре! Бу бит инвалидлык проблемасын шактый чигерә, тартышырга урын калдыра дигән сүз...

Диплом язар көннәр җит­те. Үзе генә туры барып, туры кайта алмаячагын яхшы аң­лаган Тәүфыйк ярдәмгә сең­лесе Равияне алды. Кайсы бүлмәгә ниндирәк сызыктан барырга, кая туктарга, кая утырырга алдан ук план корып куйдылар: Равия абыйсы бе­лән янәшә бара да, өстәлгә тезеп куелган контроль эш­ләр белән кызыксынган булып, абыйсыннан адым чамасы гына читтә кала. Монысы Тәү­фыйк алай-болай тигезлеген югалта башласа, тотып калыр өчен кирәк. Әгәр сөй­ләшү озакка сузылу ихтималы булса, Равия, килеп, “сөй­ләшеп бетерәсезме соң әле” кебег­рәк сорау белән прорек­торның игътибарын читкә юнәлтергә, сөйләшүне тизлә­тергә тиеш була. “Операция” катлаулануларсыз гына узды – дүрт айлык диплом ялына рөхсәт язуы Тәү­фыйк­ның күн тышлы папкасына кереп яткан иде инде...

Җәүдәт ДӘРЗАМАН www.Vatantat.ru 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»