поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

САРЬЯН ХӘСӘН

(1930-1978)

Хәсән Сарьян (Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов) 1930 елның 24 мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Аю авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде классны күршедәге Теләкәй авылы мәктәбендә тәмамлый. 1945—1946 елларда Татарстанның Чаллы районы артистлары труппасында артист булып йөри, аннан соң, янә үз авылларына кайтып, 1948 елның, көзенә кадәр колхоз эшендә һәм клуб мөдире хезмәтендә була. 1948—1951 елларда Хәсән Сарьян — Бөре татар педагогия училищесы студенты. Училищедан соң ул Уфа педагогия институтына укырга керә һәм, аны 1955 елда уңышлы тәмамлап, ике ел чамасы Уфада «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталары һәм «Сәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби; хезмәткәр булып эшли, аннары, 1957—1960 еллар арасында, Башкорт дәүләт университетының филология бүлегендә татар теле тарихы һәм хәзерге татар теле курсыннан студентларга лекцияләр укый.

1960 елның октябрендә Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә һәм 1965 елның ахырларына кадәр башта «Азат хатын» журналы редакциясендә җаваплы секретарь, соңыннан СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының редакторы булып эшли. Гомеренең соңгы елларында ул язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Хәсән Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның яшүсмерләргә адресланган беренче хикәяләр җыентыгы 1962 елда Казанда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң авторның хикәяләре тупланган тагы ике җыентыгы дөнья күрә. Сюжет төзеклеге, композицион җыйнаклык, җиңелчә юмор белән өртелгән тыгыз фикерле, халыкчан тел Хәсән Сарьянны шушы беренче хикәяләрендә үк үзенчәлекле язучы, тел остасы итеп таныта. Әдипнең язу стилендәге бу уңай сыйфатлар алтмышынчы-җитмешенче елларда иҗат ителгән күләмле* әсәрләрендә тагы да үстерелә һәм яңа яклары белән ачыла. Совет кешеләренең яшәү мәгънәсен, гаделлек өчен көрәшен, гуманистик идеалларын заманча яңгырашта бәян иткән, бигрәк тә гаилә мөнәсәбәтләрен, әхлак мәсьәләләрен кискен куеп, аларны тормышчан геройларының язмышлары үрнәгендә ышандырырлык итеп тасвирлаган «Әткәм һөнәре» (1965), «Бер ананың биш улы» (1976) һәм «Җәза» (китапта чыккан икенче исеме — «Егет язмышы», 1978) повестьлары авторга аеруча зур уңыш китерә. Бу әсәрләре белән Хәсән Сарьян җитмешенче еллар татар совет прозасының күренекле вәкилләре сафына баса.

Хәсән Сарьян — тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшләгән язучыларның берсе. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә якыннан торып катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр алып бара, көндәлек матбугатта каләмдәшләренең иҗатлары һәм, гомумән, әдәби осталык турында күп санлы мәкаләләр бастыра. Аның тел белеме һәм әдәби осталыкка багышланган бу төр хезмәтләре «Уеңны уйдырып сал...» (1977) исемле җыентыгында урын алган.

Әдипнең аерым әсәрләре рус, мари, удмурт, башкорт, каракалпак, казакъ, кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән. Ул үзе дә рус һәм башка телләрдән татарчага проза әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Чынгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестеның кыргызчадан тәрҗемәсе аеруча зур осталык белән эшләнгән.

Хәсән Сарьян, әдип буларак тәмам өлгереп, күпкырлы таланты ачылып җиткәндә генә, 1978 елның 21 сентябрендә кинәттән вафат булды.

Ул 1967 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»