поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

САЛИХОВА ЗӘЙФӘ

Зәйфә Миргазиян кызы Салиховa 1957 елдаБашкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. Бәләбәй училищесын, Башкортостан дәүләт педагия университетын тәмамлый. «Бәләбәй хәбәрләре" газетасында редактор урынбасары булып эшли. РФ һәм БР Журналистлар берлекләре әгъзасы. «Мәңгелеккә җиргә килмәгәнбез» дигән шигырь җыентыгы авторы.

ҖӘЯҮЛЕ ҖИЛ

* * *
Алмаларда бугай, алмаларда
Матурлыгы алтын көзләрнең...
Алмаларда бугай, алмаларда
Матурлыгы алтын көзләрнең!
Алмагачлар - сылу көз кызлары,
Явын ала, ала күзләрнең.
Алмаларда бугай, алмаларда
Авырлыгы юмарт көзләрнең.
Ширбәт кенә, сусыл агачлары
Ничек күтәрәдер үзләрен?!
Алмаларда бугай, алмаларда
Хуш исләре көләч көзләрнең.
Алма исе аңкый көзге таңнан,
Алма исе - назы җилләрнең.
Алмаларда бугай, алмаларда
Сагыш, моңы шигъри көзләрнең.
Кулым бармый,
Алмаларны түгел,
Гүя көзнең җанын өзәм мин.

* * *
Алма бакчасында чибәр
Кызлар алма җыялар.
Картәниләр, бер сый булыр,
Алма кагы коялар.
Алмасы биг(е)рәк матурмы,
Әллә кызлары микән?
Белсәң иде, ник егетләр
Бакча юлында икән.
Алма бакчасында гына
Егетләрнең күзләре.
Алма биргәч тә китә алмый,
Бетми генә сүзләре.
Алма тулы сөю хисе,
Вәгъдәләшеп куялар.
Картәниләр, туйга диеп,
Алма кагы коялар.

* * *
Кәрзин-кәрзин уңыш...
Көзге байлык!
Ишелеп тә уңды бу алма.
Муллык-шатлык, тик алмагач кына
Көч-хәл белән генә тын ала.
Алмалары шундый тәмле, баллы,
Кайсы кызыл, кайсы сап-сары...
Бетте яшәү суты -
Сынды агач...
Ишетелмәде дә аһ-зары.
Кинәт килгән кара кайгыларны
Җиңеп була, була икән ул.
Ә бәхеткә кайчак, шатлыкларга
Түзеп булмый, булмый икән ул.
Бирешмәгән иде салкыннарга
Ничә еллар, ачы җилләргә...
...Ак чәчкәле чагы күңелләрдә,
Алмалары тәме телләрдә.

КӨЗНЕ ТОЮ

Җәен җәй дә,
Җәй дә түгел инде,
Әллә нинди моңсу бер ара.
Яшел моңын үтеп барган жәйнеа
Кайтарырга кабат юк чара.
Җәй дә түгел инде,
Көз дә түгел,
Тик көзләргә инде күп калмый.
Яфрак кою өчен җил көй яза.
Миләш куакларын ут ялмын.
Көз түгел дә...
Күңел әллә ничек,
Сизә-тоя - инде җәй узган.
Битләүләргә, каен иңнәренә
Имин микән? Нинди? Көз кунган.
Җәйләр белән көзләр арасында
Каз булганнар нәни бәбкәләр.
«Яренгә дә үстерергә язсын», -
Теләк тели газиз әнкәйләр.
Җәен җәй дә,
Җәй дә түгел инде,
Әллә нинди моңсу бер ара.
Яшел моңын түгеп, безнең җәйләр
Гомер көзләренә кереп бара.

* * *
Китәләр...
Хушлашып,
Торналар юл алды.
Болытка эленеп,
Һавада моң калды.
Яңгырга кушылып
Моң ява күкләрдән.
Учыма җыям да
Моң эчәм төннәрдә.
Киткәннәр сагышы,
Торналар тавышы...
Җанымнан үтә күк
Гомерләр агышы...

* * *
Җәяүле жил көзге яфракларга,
Агачларга килеп кагыла.
Яфрак жыеп йөри нәни бер кыз...
Көз моң булып җанга сарыла.
Сайлап ала сары, кызылларын,
Күзләрендә күпме соклану!
Яфрак түгел, гүя бәхет кошын
Күкрәгенә кысып тоткан ул.
Җәяүле җил.
Аллы-гөлле яфрак...
Табигать һәм кеше - аһәңлегең,
Бөтенлегең шушы түгелме?


"Мәйдан" № 3, 1010. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»