поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

САДРЕТДИНОВА ЛӘЙСӘНӘ

Туган көне: 18 сентябрь, 1966 ел
Туган җире: Азнакай районы Баланлы Бүләк авылы

Ләйсәнә! Ләйсәнә бит бу! Кемдер бүләк итеп киткән өстәл календареның «гыйнвар» битендәге кыз чыннан да «Халкым минем...» тапшырулары аша барыбызга да бик тә таныш, бик тә якын Ләйсәнә Садретдинова иде. Моның гаҗәбе дә юк. Чөнки календарьның исеме дә, ул менә инде биш елдан артык алып бара торган тапшыру кебек, «Халкым минем...» дип аталып, аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар авыллары оешмасы, «Татарстан–Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе бергәләп гамәлгә куйганнар икән. Бу тапшыруны, башка бик күп меңнәр кебек, мин дә бик яратып карыйм. Карыйм... Һәм тыңлыйм. Ләйсәнәнең ягымлы, мөлаем тавышы, телетамашачыны татар дөньясында, шөкер, әлегә барысы да имин икәнлегенә, халкыбызның, кайда яшәсә дә, күркәм итеп гомер итүенә, һаман да бик эшчән, тырыш булуына ышандырып, талгын гына агыла. Йөрәккә рәхәт булып китә. Безнекеләр бит! Язмыш сынавына бирешмичә, дәвер өермәләренә баш бирмичә, татар дигән горур исемне лаеклы йөртәләр ләбаса. Милләттәшләребез дөньясына телеэкран тәрәзәсе аша карый алу өчен без әнә шул календарьны гамәлгә куючыларга һәм аларның җитез аяклы илчесе Ләйсәнә Садретдиновага рәхмәтлебез. Чөнки фидакарьлек сорый торган бихисап озын да, михнәтле дә сәяхәтләрдән кайтып кермәү өчен талантлы булу гына аз. Талант кадәресе турында да сөйләми калып булмас. Тик башта Ләйсәнәнең үзен тотарга кирәк.

Май аенда ук күз угына алып куйган идем мин аны. Наласа авылы бәйрә­мендә ялгыз башы тапшыру төшереп йөрүен күреп исем киткән иде. Йөгереп кенә йөри бу мәйдан буйлап – алга да, артка да чаба. Абынып егылырмын дип тә курыкмый. «Кара син моны! Оператор эшен дә белә», – дип уйлап алам. Авыр аппаратура күтәреп йөгереп йөргәненә күрә жәлләп тә куям. Аннары гына Ләйсәнәнең «Халкым минем...» тапшыруының операторы да, монтажеры да, текстлар авторы да, дикторы да үзе икәнен белеп хәйран калам. Шуңа күрә аның белән очрашу эзләп йөри башлыйм. Иркенләп сөйләшү өчен.

Тик һәр омтылышым «абонент не доступен»нарга абынып кала. Аның каруы, телеэкран, минем бәхеткә, элекке тапшыруларны әледән-әле кабатлый – мине Ләйсәнә эзләреннән йөртә. Хәер, без ул эзләрдән аның үзе белән тагын бер кат үтәрбез әле. Та­быйм мин аны, табыйм. Юк, алмый телефонын. Тагын алмый, тагын «занято». Ни эшләргә соң? Тәк-тәк...

Тики-так, тики-так, тики-так... Бу бит поезд тәгәрмәчләре тукылдый! Алды!

– Асия апа, мин бит Казанда түгел. Питерга китеп барам, ан­на­ры Мәскәүгә. «Татар моңы»н төшерәм. Моңа кадәр ник телефонны алмадыммы? Донецкида, татар егетләрен шахтер иткән Донбасста идем. Тәки төштем бит мин күмер шахтасына.
1500 метр тирәнлеккә! Шахтада 30 градус эссе иде. Кайнар күмерне кулым белән тотып карадым, штректа йөрдем. Кайткач сөйләрмен...

Сентябрьнең ямьле бер көнен­дә, сары яфракларга баса-баса килдем мин аның Волгоград ура­мындагы «хрущевка»сына. «Хру­щевка» мондый булмый!» Ишек­тән атлап керүгә әйткән беренче «акыллы» сүзем шул булды.

И рәхәтләнеп көлде инде шуңа Ләйсәнәм. «Минем кайда яшәгә­немне уйлап торганым да юк. Кайтам, китәм. Өемне бик яратам. Кайда куыш корсам да, аны үз рухыма яраштырам».

Шулайдыр. Ләйсәнә рухы монда. Аның дөньясы. Күлдә көймәдә, болында ат өстендә утырган, телеаппаратура кочаклаган Ләйсәнәнең фоторәсемнәре яныннан үтәм дә чәчәкләр дөньясына чумам. Майлы буяу белән ясалган картиналар. Алар бик күп. Бөтен җирдә, хәтта суыткыч, газ плитәсе өстендә дә. Тик алар янында берәм-берәм тукталырга рөхсәт юк. Чөнки Ләйсәнә мин килүгә пешереп куйган бәрәңге тәкәсенең исе борынны кытыклый. Аннары аны суытырга да ярамый. Бәрәңге алган чорда бигрәк тәмле була инде шул Азнакайлар «тәкә» дип йөртә торган бәрәңге бөккәне. Ләйсәнә – Азнакай кызы. Баланлы Бүләк авылыннан. Чалпыныкы ди­сәң дә дөрес. Чөнки Чалпы мәк­тәбендә укыган. Бик мәдәни авыл ул. Музыка мәктәпле авыл. Әнә, шкаф киштәсендә, шул мәктәп хатирәсе булыптыр инде, гармун тора.

– Юк, минеке – гитара. Апа да, абый да баянда уйнадылар. Мине дә йөртеп карадылар. Баян дәрес­ләренә йөрмәскә рөхсәт алгач сөенгәнем! Ә бу гармунны Ижауда яшәүче абый – гармун остасы бүләк итте, «Каз канаты» көен тартып утыруымны күреп, киләчәктә остарып китүемә өмет итеп. Сигезенче сыйныфны тәмамлаган көннәрдә мине рәсем ясау җене «сукты». Рәсем укытучыбыз бик шәп кеше иде. Оста иде. Бөгелмәгә шәфкать туташлары әзерләүче училищега китәргә йөргәндә рәсем укытучыбыз Рәфикъ абыйның спортзал идәненә җәеп салган этюдларын күреп таң калдым. Могҗиза бит бу! Ул миңа «Имән» дигән этюдын бүләк итте. Шул минутта минем фикерем үзгәрде. Иртәгәсен мин Бөгелмәгә түгел, Лениногорскига бара торган автобуска кереп утырган идем инде. Димәк, юлым медучилищега түгел, Лениногорск сәнгать училищесына. Натюрморт нәрсә дә, акварель яки темпера нәрсә – берсен дә белмим. Әмма аттестат әйбәт тә, спорт күрсәткечләрем әйбәт. Чаңгычы бит мин! Ул елларда соңгысы бигрәк тә мөһим иде.

Кыю кыз уку йорты директоры­ның: «Нәрсә ясый беләсең?» – дигән соравына «что угодно!» дип җавап биреп, шаккатыра. Тик бит әле исемен бозарга рөхсәт итмәгән өчен группадашлары таккан «колхоз» кушаматына түзеп һәм алар­ның берсеннән дә ким түгел, бәлки артыграк та икәнлеген исбатлап укыйсы бар. Кызның русчасы шәп итеп җавап бирергә генә җитәрлек. Тик ул әлегә дәшми. Төннәрен үзлегеннән пыя­ла аша штрих төшерү серләренә өйрәнә. Укыту­чылар аның белән аерым шөгыль­ләнеп утырмый лабаса. Ярый әле дәрес­лекләр... һәм кызның үҗәтлеге бар. Дәресләрдән соң ипләп кенә сыйныф бүлмә­сендә качып кала да иртәгә дәрес­тә куеласы предметны һәр тарафтан ясап карый. Кара пәрдәләрне төшереп, төне буе яса­-
ган рәсемнә­рендә, нигәдер, кояш бик күп бу­­­­ла. Моңа хәтта училище дирек­торы да гаҗәпләнә һәм кызның үзенә генә, сер итеп, бер ки­­ңәш бирә: «Һәр жанрда да алдырырга тырышма син, нәрсәгә кү­ңелең ята – шуны эшлә». Сафина (апты­рагач, сабакташлары аны шулай дип, фамилиясе белән йөртәләр) исә пейзажга, чәчәкләр дөнья­сына тартылган, күрәсең. Әнә бит алар – ак ромашкалар, зәңгәр кың­гыраулар, чалмабашлар, кашкарыйлар фатирның һәр дива­рыннан, кочак җәеп, миңа таба йөге­рәләр. «Мин кулыма кылка­ләмем­не алганда нинди рәсем ясарымны белмим. Кылкаләмгә иярәм дә китәм. Ә ул күбрәк кыңгыраулар ясый», – ди ул. Кү­ңел халәтен чәчәкләрдә чагыл­дыра алган, җанында һәрдаим җәй йөрткән бу ханымнан көнләшәм мин, кызыгам. Үз-үзең белән һәр­вакыт гар­мониядә яшәү гаҗәп рәхәттер ул.

Чәчәкләр иркәләгән күзләрем кинәт бәс сарган имән күреп сискә­неп китә. Бусы тагын нәрсәгә ишарә?

– Уегыз дөрес. Чыннан да, ишарә, дөресрәге, хатирә. Мине училищедан соң эшкә Түбән Камага билгеләделәр. Ә мин, директорга кереп, ялына-ялына, Аксубайга киттем. Чөнки дус кызымны шунда билгеләгәннәр иде. Ул, бергә барыйк, дип үтенде. Мин киттем, тик ул Түбән Камада калды. Мин дә Аксубайда бер ел гына укытып алдым. Бик сагындым. Әнием хәлемне белергә дип килгән иде. Шушы имәнне күреп бик сокланган иде. Мин аңа кар сарган имән рәсемен ясап, туган көненә бүләк иттем. Бу рәсем шуның игезәге – хәтердән генә ясалганы. Беренчесе өебез белән бергә янды. Өй генә түгел, якты балачагым көл булды. Әни дә юк инде. Әтиебез ташлап киткәч, өч баласын кеше арасында ким-хур итми үстерү өчен күп тырышып, ул үзе дә иртә «янды». Зөләйха әбием гомерлерәк булды. Мин аңа сыенып яшәдем. Менә шул әбием­нең мине бер дә Казанга укырга җибәрәсе килмәде. Соңрак белдем серен – сугыш елларында тагылган нахак яла белән бер ел Казан кремле төрмәсендә михнәт күргә­нен оныта алмаган икән. Казанга килдем, татар теле факультетында укып, югары белем алдым мин барыбер. Тик аңынчы әле...

Укытучы Ләйсәнә Садретдино­ваның сүзне тәмле итеп сөйли белү сәләтен мәктәпкә кереп чыккан җирле телевидение кешеләре дә игътибарга алган икән. «Хәбәрләр» тапшыруы өчен кастингка чакыралар. Ник бармаска?! Бара да, үтә дә, «Бәйрәмегез котлы булсын!» тапшыруын алып бара да башлый. Буй-сының зифа, йөзең күрекле, өс-башың ыспай, үзең җәйран кебек җитез дә булгач, эш күзгә күренеп үрчи инде ул. «Азнакай телевидениесе» дә төшеп калганнардан түгел. «Татарстан дулкы-нында» фестивальләрендә һаман күзгә чалына торгач, Татарстан телевидениесе өчен махсус эшләнгән тапшыруларын да яратканнар-дыр инде, көннәрдән бер көнне Ләйсә­нә Садретдиновага: «Казанга килегез. Эш табарбыз» дигән тан­-
сык сүзләрне ишетергә насыйп була.

Азнакайда күз өстендә каш бу­лып йөргән Ләйсәнәне Казан ачыш белән каршылый: монда аның кебекләр күп икән! Берара «Хәерле иртә!» тапшыруларында күренгәләп алгач, Ләйсәнәне «Яшьләр тукталышы» тапшыруына тәгаенлиләр. 36 яшьтә балалар образына керү рәхәт түгел, дөрес­рәге, сәер! Кире Азнакайга кайтырга кирәк! Шушы уй һаман ныгый бара. Әмма ныгыган уй унөч яшьлек Искәндәрнең катгый дәлиленә бәрелеп чәлпәрә­мә килә: «Әни, без бит Казанда! Меңьеллык башкалада!» Ләйсәнә айнып киткәндәй була. Чыннан да, улы белән ана алдында киң мөм­кинлекләр ачылырга тора түгелме соң. Һаман үз күлеңне сагынып йөдәү берни бирмәячәк. Алга, фәкать алга гына! Әнә, офыклар да киңәергә тора. Флера Абдуллина, рәхмәт төшсен аңа, Ләйсәнәнең уңай сыйфатларын искәргән икән. «Татарлар» программасына хәбәрче итеп чакыра. Анда үткән мәктәп «Халкым минем...» тапшыруларын беренче көннән уңышлы алып китү өчен әйбәт нигез булды. Бөтен­дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров аны шунда абайлап калган да инде. Кемнең кемлеген бик тиз таный белә торган зирәк кеше Ләйсәнәгә берәр төбәк турында яртышар сәгатьлек тапшырулар эшләргә тәкъдим ясый. Шушы бер изге нияттән яшь ханым, кодрәте ягыннан фәкать мәхәббәт белән генә чагыштырып булырлык татлы һәм газаплы иҗат дөньясына чумганын сизми дә кала. Иҗат кадәресе тапшыруга исем уйлап тапкан көннән старт ала.

«Халкым минем...» бихисап вариантларның һәммә кешегә дә бердәй ошаганы, бердәм хупланганы. Һәм, әлбәттә, җисеменә туры килә торганы. Беренче мәртәбә өч кешелек иҗат бригадасы туплап, тәүге сәфәргә – Мәскәүгә чыгып киткәндә Ләйсәнә нинди сукмакка төшкәнен үзе дә белеп бетермә­гәндер. Ун сәгатьлек төшергәннән ярты сәгатьлек тапшыру эшләү газапның иң олысы булып истә калган ул сәфәрдән. Конгресс тарафыннан сәфәр маршрутларын сайлау иреге бар. Бу бик олы плюс. Бәхеткә тиң плюс. Бригаданың тора-бара бер кешегә генә – Ләйсәнә Садретдиновага гына калуы да, ун килограммлы, коточкыч кыйбатлы аппаратураны кочаклап вокзалларда төн кунулар да бу плюсны әле һаман минуска әйләндерә алмаган.
Ул булган сәфәрләрнең иң ерак ноктасы – Владивос­ток. Шул юнәлеш­тәге Амурдагы-Комсо­мольск, Хабаровск калалары, Ташкент, Сәмәрканд, Кавказ, Әстерхан, Сургут, Киев, Пермь, Сембер һәм Башкортстан шәһәр-авыллары. Бер Самара өлкәсенә генә дә өч тапкыр барылган. Тапшырулар санына сәяхәтләр саны тәңгәл.

– Беренче тапкыр ялгыз чыккан сәфәрем Башкортстандагы Биш­бүләккә иде. Төне буе бардым йокламыйча. Каз өмәсен төшерәм дип барам. Ә кар юк. Кара җирдә каз каурые! Йә, матур буламыни инде ул? Барып җитсәм, анда төне буе кар яуган. Дөньяга бәйрәм иңгән кебек. Тынычлап йоклап киткәнмен. Иртән җыр тавышына уяндым. Мин уянганны көтмәгән­нәр – өмәне башлаганнар. Тордым да йөгердем җырлы-өмәле йортка таба. Өлгер­дем, каз да йолкыштым әле. Каме­рам үзе төшерә тора минем, мониторны көйләп куям да. Өмә дә бетте, кар да эреде.

Аның әнә шулай көйләп куйган камерасы Ләйсәнәнең Оренбургта җеп эрләгәнен, Мамадыштагы Югары Шөн авылында умарта менгәнен, Чуашстандагы Озын Куак авылында тимер чүкегәнен, Сайман авылында комган ясаганын, Ульян өлкәсендә суган җилгә­ргә­нен, Березовский руднигында алтын тамыры эзләгәнен төшереп алган.
Барган җирләреннән «Халкым минем...» тапшырула­ры­ның иясе яңа һөнәр өйрәнеп кенә түгел, яңа хисләр белән дә баеп кайта. «Хис­ләрнең иң олысы – халкым өчен горурлык, – ди ул. – Березовский руда идарәсе директоры Фәрит Нәбиуллин белән ничек горурлан­мыйсың да, Владивостокта танышкан зур су асты корабы капитаны милләттәшем булганга ничек ирәймисең?!»

Сүз сәяхәтләргә кереп китсә, әйләнеп кайтам димә. Әстерхан якларына, бигрәк тә далага гашыйк журналист, – мин, мөгаен, нугай баласыдыр, – алай да иң онытылмас сәфәр Сәмәркандка булды дип саный. Нигә шулаймы? Үзбәкстан­дагы милләттәш­ләребезнең сагыну белән мөлде­рәмә тулы күзләрен оныта алмый ул. «Ник безне оныттыгыз?» – дип инәлгән татарлар өчен шуннан соң «Яшәсәк тә төрле җирләрдә» дигән тапшыру әзерләнә башлый да инде. Читтәге татарлар өчен ирек җиле кебек тансык «Пла­нета–ТЯГ» өчен кушымта инде бу.

Бәхетле сәяхәтче генә елга өч мәртәбә язны каршылыйдыр. Әйе, бер елны тәүге язны Ләйсәнә Әстерханда, икенчесен үзебездә, өченчесен Сургутта каршылый. Юллар, иркенлек, ирек яраткан кешенең яшәү рәвеше шундый була торгандыр инде. «Җеп өзәрлек хәлем калмаганда, тауга менәм. Миңа урман түгел, дала, комлы булса да, иркенлек ки­рәк», – дигән кешенең табигатен бары бер сүз белән аңлатып була. Хөрлек!

Алай да газиз милләттәшләрең чик сызыгының аръягында калса, хөрлегеңә тукынучылар табыла икән. Сәфәрләрнең иң үзәккә үткәне нәкъ менә хөрлек белән бәйлесе. Шулай бервакыт Баш­кортстанда бер умартачы турында репортаж эшләп, бик зинһарлагач, «бабай еламый гына инде», күч­тәнәчкә бер рам кәрәзле бал да алып, өйгә кайтып китәргә дип кенә торганда, Казан­нан фәрман килеп төшә: «Кайтып тормагыз. Шуннан гына Казакъ­станга, Җиде Пулат каласына Сабантуйга китегез». Кәрәзне кая куясы да түгел. Халык мәхәббә­тенең шундый җайсыз ягы да бар аның. Әле бу кадәресе алга таба тагын да исбатланыр. Чөнки Җиде Пулат татарлары дөя йоныннан сырган юрган да тоттыралар. Алмасаң, бик каты үпкәлиселәр. Омскидан Сабантуйга килгән «Умырзая» ансамбленең дә «Хал­кым минем...» тапшыруына мәхәб­бәте зур икән. Омск аша кайтыгыз, бергә кайтыйк, дип чат ябышалар. Омск аша юл турырак анысы. Тик менә Казакъстан белән Россия чигендә бу «кыска юл» кинәт кенә ябыла. «Умырзая» чикне тоткарлыксыз үтеп китә. Ике юрган, кәрәзле бал, уенчык сарык бәтие тоткан «контрабандист» Ләйсәнә белән аппаратура күтәргән оператор алдына шлагбаум төшә – казакъ ягында басып калалар. Чөнки оператор чикне чыгарга рөхсәт бирә торган кәгазен югалткан. Коеп-коеп карлы яңгыр ява, юрганнар авырая бара...
Вәкиллеккә шылтыратулар аша алты сәгатьтән илгә аяк басканда, инде сызылып таң атып килә. Автобустан коелган «умырзаялар» мөһаҗирләрне җыр белән каршылый. Ташлап китмәгәннәр! Ләйсәнә шундук камерасын көйләп куя. Тегеләр костюмнарын киеп ала. Шулай итеп, Казанга «Умырзая» ансамбле турында тапшыру кайта.

Кая барса – шунда яратып каршы алганнарына, яратып озатканнарына гына түгел, «Халкым минем...»нең кайтавазаларына да өйрәнә башлады инде ул. Самара өлкәсендә, әнә, «Халкым минем» дигән фестивальләр уздырыла. Конгресс каршында шул исемдәге газета чыга.

Ләйсәнәнең унҗиде яшеннән язып бара торган көндәлегенә теркәп куяр нәрсәләре һаман ишәя тора. Язмый яки сәфәргә чыкмый торган сәгатьләрдә йә йөгереп керә, йә чүлмәк әвәли, йә булмаса яңа рәсемнәре өчен рамнар ясый. Тормыш итү өлкәсен рәсем сәнгате белән бәйләмәсә дә, беренче һөнәренә рәхмәтле ул. Шул рәсем сәнгате ярдәмендә иң якын дус кызын үлемнән аралап калганы өчен генә булса да. Дөньяда бер чибәр булган дус кызы, әллә күз тиеп шунда, кинәт шиңгән гөл мисалына әверелеп, кеше күзенә күренүдән кача, үзенә үлем эзли башлагач, Ләйсәнә аны кулыннан тотып, рәсем ясарга өйрәтә, янәдән тормышка кайтара. Аның үзенең дә тормыш шигаре – гомернең санаулы минутларын әрәмгә сарыф итмәү!


Асия ЮНЫСОВА
"Сөембикә" 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»