поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

РӘКЫЙПОВ ШАМИЛ

Шамил Җиһанша улы Рәкыйпов 1929 елның 22 сентябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1943 елда авыл мәктәбенең җиде классын бетерүгә хезмәт юлың башлап җибәрә: әүвәл туган авылында гади колхозчы, трактор бригадасы учетчигы, аннары 1950—1954 елларда Донбасста һәм Урал, Красноярск якларында тащ чыгаручы, шахтада бурилыцик, балта остасы, электросварщик, бетончы хезмәтләрендә була. 1955 елда Казанга килә һәм 1957 елның җәенә кадәр беренче номерлы шәһәр трамвай паркында электрик-моторист булып эшли. Аннары аны, сәләтле журналист буларак, «Татарстан яшьләре» газетасына эшләргә чакыралар. Монда ул башта әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, соңыннан газетаның комсомол тормышы һәм пропаганда-агитация бүлекләре мөдире вазифаларын башкара. Бу чорда Ш. Рәкыйпов, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне һәм 1967 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1966 елның январенда ул Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире итеп билгеләнә. Ш. Рәкыйпов—1960 елдан КПСС члены.

Ш. Рәкыйповның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре — очерклары, хикәяләре, нәсерләре һәм кече формадагы сәхнә әсәрләре матбугатта 1956 елдан күренә башлый. Иҗат эшчәнлегенең бу тәүге чорында ул аеруча үзешчән сәнгать коллективлары өчен пьесалар язуга игътибарын юнәлтә. Ш. Рәкыйпов дистәдән артык бер пәрдәле комедияләр, драмалар һәм скетчлар авторы («Чуен багана», «Зөһрә», «Сөю билгесе», «Арзан матурлык», «Ике туй», «Ике килен-килендәш», «Күршең кем синең?», «Бал вакыйгасы», «Онытылмас кешеләр» һ. б.). Аларның күбесе, «Күңелле сәхнә», «Үсү юлы» кебек җыентыкларда һәм авторның «Сөю билгесе», «Тынгысыз яшьлек», «Күршең кем синең?» исемле китапларында дөнья күреп, үз вакытында авыл, шәһәр клублары сәхнәсендә еш куела. Берничәсе, рус теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәү нәшриятларында да басыла.

Шулай да Ш. Рәкыйпов, язучы буларак, укучылар массасына үзенең художестволы документаль проза әсәрләре белән киңрәк билгеле. Бу юнәлештә ул алтмышынчы елларда эшли башлый («Барып аласы хат» исемле беренче повесте 1963 елда языла).
Ш. Рәкыйпов иҗат иткән документаль очерк, хикәя һәм повестьларның барысын да үзәк бер тема берләштерә. Ул тема — Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары. 1967 елда әдипнең татар халкының турылыклы улы — фашизм белән көрәштә Александр Матросов һәм Газинур Гафиятул-линнарның тиңдәшсез батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев турында «Чәчәкләр сөйли белә» исемле повесте басылып чыга. Әсәр төгәл документаль мәгълүматлар җирлегендә язылса да, аның үзенчәлеге шунда: автор үз героен, аның характеры формалашуын, ул эшләгән батырлыкның асыл чыганакларын әдәби чаралар ярдәмендә ачарга омтыла. Шул ук әдәби-эстетик сыйфатлар язучының легендар белорус партизаны Иван Кабушкин турындагы «Кайдан син, Җан?» (1968), татарлардан беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин һәм аның сугышчан дусты Иван Чернопятко турындагы «Таңнар һаман матурмы?» (1969), данлыклы хатын-кыз очучылар Мәгу-бә Сыртланова, Ольга Санфирова һәм аларның полкташларының батырлыкларына багышланган «Кызлар-йолдызлар» (1972) һәм «Кипарислар җыры» (1975)^ исемле повестьларга да хас. Бу әсәрләр һәм «Геройлар эзеннән»» «Геройлар үлмиләр», «Аяз күктә карлыгачлар» кебек җыентыкларга тупланган башка документаль хикәяләр, кечкенә повестьлар һәм очерклар авторнын, язучы һәм гражданин буларак, Бөек Ватан сугышы оемасын яктыртуда бүгенге татар әдәбиятына керткән җитди өлеше дип саналырга хаклы.

Ш. Рәкыйпов үзенең иҗат эшен җәмәгать эше белән тыгыз бәйләп бара- Татарстан китап нәшриятында ул озак еллар партоешма бюросы секретаре, секретарь урынбасары, профком председателе булып эшләде. 1974—1979 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены булып торды, 1979 елдан бирле Язучылар союзы каршындагы хәрби-патриотик комиссиягә җитәкчелек итә. Ул шулай ук «Идел» альманахы һәм «Ялкын» журналы редколлегияләре члены.

Татар совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Ш. Рәкыйповка 1980 елда РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Шамил Рәкыйпов— 1966 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сөю билгесе: (Бер пәрдәлек комедияләр).— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 71 б. 7000. Р е ц.: Әхмәт А. Драма жанрына тагын бер яшь каләм.— Татарстан яшьләре, 1960, 15 март; Гайфуллин С—Сов. әдәбияты, 1963, № 2, 149 б.
Тынгысыз яшьлек: (Бер пәрдәлек комедияләр).—Казан: Таткитнәшр., 1963.—72 б. 1000.
Ал чәчәкләр: Очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1964.—56 б. 3000. Рец.: Дунай Ф. Чын чәчәкләр булсын.—Соң. Татарстан, 1965, 5 янв.
Барып аласы хат: (Повесть).—Казан: Таткитнәшр., 1965.—139 б. 7000. Рецң.: Галим Р.—Соң. Татарстан, 1966, 7 янв.
Күршең кем синең?: Бер пәрдәлек пьесалар.—Казан: Таткитнәшр., 1966.— 102 б. 10 000.
Чәчәкләр сөйли белә: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1967.—316 б ил. 15 000. Рец.: К а м а л о в Б. Чәчәкләр мәңге сөйләр.— Соң. Татарстан, 1968, 19 май.
Геройлар эзеннән: Докум. новеллалар.—Казан: Таткитнәшр., 1968 — 408 б. 11 000 Рец.: Абдулов И.—Соң. Татарстан, 1969, 25 дек.; Ибраһим о-в а Ф.— Татарстан яшьләре, 1969, 4 сент.
Кайдан син, Жан?: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1969.—248 б. 15 000. Рец.: Гыйззәтуллин Н. Батырлык онытылмый.—Соң. Татарстан,. 1970, 30 дек.
Таңнар һаман матурмы?: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1970.—192 б 10 000. Рец.: Синегулов Ә. Үлемсезләр эзеннән.—Соң. Татарстан, 1972, 30 янв. Дәүли Н. Икенче очрашу.—Соң. Татарстан, 1971, 23 март.
Кызлар-йолдызлар: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1973.-256 б, ил. 15 000. Рец.: Хәйри X. Халыкның батыр кызлары.— Кит.: Хәйри X. Иҗат чишмәләре: Тәнкыйть мәкаләләре, әдәби очерклар. Казан, 1975, 83—87 б.
Кипарислар җыры: «Кызлар-йолдызлар» повестеның дәвамы.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—254 б. 15 000. Рец.: Камалов Б. Лачын кызлар.—Казан утлары, 1977, № 9, 181—183 б.; Хәйри X. Батыр кызлар турында яңа әсәр.— Соң. Татарстан, 1977, 8 май.
Геройлар үлмиләр: Әдәби очерклар.—Казан: Таткитнәшр., 1978.—288 б., ил. 15 000. Рец.: Әгъзәмов Ф. Сүздән һәйкәл.—Казан утлары, 1979, № 7. 175—178 б.
Кайдан син, Жан? Таңнар һаман матурмы?: Повестьлар/[X. Хәйри кереш сүзе].—Казан: Таткитнәшр., 1979.—511 б. 15 000.
Аяз күктә карлыгачлар: Очерклар, докум. хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр.. 1982.—224 б. 15 000. Рец.: Мусин Ф. Ышанычлы юлдаш.—Соц. Татарстан, 1983, 15 май; Сәхапов Ә. Эш күрсәткән ирне ил онытмый,—Татарстан яшьләре, 1983, 26 май; Шәмси С. Фидакарьлек юлында,—Татарстан яшьләре, 1983, 23 авг.
Горят сердца: Пьеса в 1 д.— М: Отд. распростр. драм. произв. ВУОАП, 1960.—24 л. 300.
Знак любви: Комедия в 1 д./Пер. с татар, и сценич. ред. И. Луковско-го.—М.: Искусство, 1962.—21 с. 73 000.
Спасите тетю: Комедия в 1 д./Пер. и сценич. ред. И. Луковского.—М.: Искусство, 1963.—22 с. 63 000.
О чем говорят цветы: Повесть/Пер. с татар. Я. Мустафина.— Казань: Таткнигоиздат, 1971.—157 с, ил. 15 000. Рец.: Петров К.—Дет. лит. 1972, № Ц, с. 81.
Прекрасны ли зори?: Повесть/Авториз. пер. с татар. Э. Амита.—М.: Дет. лит., 1973.—254 с, ил. 50 000. Рец.: Рафиков М.—Волга, 1974, № 11, с. 184.; Сов. Татария, 1974, 24 марта.
Откуда ты, Жан?: Повесть/Пер. Т. Җуравлева.—Казань: Таткнигоиздат, 1974.—223 с. 100 000. Рец.: Тавлин Г. Повесть о солдате.—Сов. Татария, 1970, 13 февр.; Пранов В., Петров А. Страницы жизни героя.— Сов. Татария, 1975, 21 февр.
По следам героев: [Очерки].— Казань: Таткнигоиздат, 1975 — 224 с ил. 100 000.
Атака на рассвете: Докум. повесть (Авториз. пер. с татар. Э. Амита — Донецк: Донбасс, 1977.— 143 с. 15 000.
Хранить вечно: Очерки.—Казань: Таткнигоиздат, 1980.—272 с. 150 000. Рец.: Нигматуллин Э. Вечный огонь.—Сов. Татария, 1981, 28 ию-ня; Скороходов М. По следам героев.—Веч. Казань, 1981, 1 апр.
Откуда ты, Жан?: Повесть/Пер. с татар. И. Киндера.—Казань: Таткнигоиздат, 1981.—172 с. 100 000. Рец.: Киндер И.— Комсомолец Татарии, 1982, 7 февр.
Звездные ночи: Роман/Пер. с татар. М. Скороходова — Казань: Таткниго-шдат, 1983.—192 с. 100 000. Рец.: Киндер И. Окрыленные верой в победу.— Веч. Казань, 1983, 13 сент.; Мартинович А. Звездные ночи женского полка.—Комсо-молец Татарии, 1983, 18 дек.; Рафиков М. Шехерезада в гимна-стерке.—Сов. Татария, 1983, 11 дек.
Откуда ты, Жан?: Повесть/Пер. В. Мехова — Минск: Мастацкая лит., 1976.—192 с, ил. 14 000.—На белорус яз.
Цветы могут говорить: Повесть/Пер. с татар. В. Юдина.—Чебоксары: Чувашкнигоиздат, 1971.—231 с, ил. 9000.—На чуваш яз.

Аның турында

РәкыйповШ. Батырлык җирдә ятмый.—Соц. Татарстан, 1978, 29 янв Әңгәмәне X. Зарипов алып барды. Әгъзәмов Ф. Беркем дә онытылмасын...—Кит.: Әгъзәмов Ф. Үзәктә — кеше: Очеркларыбыз турында. Казан, 1981, 67—75 б. Гыйләҗев А. Батырлар эзе буйлап...—Татарстан яшьләре, 1969, 30 янв Мостафин Р. Кеше һәм сугыш.—Казан утлары, 1971, № 5, 163—166 б Докум. әсәрләр турында. Айнетдинов А. Батырлар эзеннән.—Казан утлары, 1974, № 2, 160— 164 б. ЛатыйповӘ. Геройлар эзеннән.—Сов. мәктәбе, 1976, № 5 26 б Шамил Рәкыйповка 50 яшь.—Казан утлары, 1979, № 9, 85—86 б Мостафин Р. Батырлык белән рухланып.— Соц. Татарстан 1979 22 сент. Камалов Б. Чәчәкләр телендә сөйләүче.—Ялкын, 1979, № 9 19 б 382. Шакир С. Батырлык эзеннән.—Татарстан яшьләре, 1979, 22 сент. Нигъматуллин Э. Каһарманлыкка юл.—Соц. Татарстан, 1980, 8 апр. Ихсанова Л. Яхшылык җирдә ятмый.—Татарстан яшьләре, 1980, 24 апр. Рәхим Г. Язучы иҗатын тикшерү.— Соц. Татарстан, 1983, 14 авг. Ракипов Ш. Верность долгу и памяти.— Веч. Казань, 1979, 24 сент. Интервью записала А. Миллер. Мустафин Р. Человек и война.— Сов. Татария, 1972, 11 окт.; Он же.— От факта к образу.— Там же, 1980, 6 апр. О докум. повестях. Татаринов М. По следам героев.— Сов. Татария, 1974, 3 янв. О докум. повестях. Мусин Ф. На новом этапе.-—Сов. Татария, 1979, 16 сент. Скороходов М. Битва за сердца,—Сов. Татария, 1979, 23 сент. Киндер И. Ради жизни на земле.—Веч. Казань, 1980, 11 апр. О докум. повестях.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»