|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.РӘФЫЙКОВ БАСЫЙРБасыйр Шаһинур улы Рәфыйков 1921 елның 10 февралендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. 1931 елда аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә күчеп китә. Шунда Басыйр 35 нче номерлы татар мәктәбен (ТБУМ), аннары 1936—1939 елларда Троицк шәһәрендәге (Чиләбе елкәсе) татар-башкорт педагогия техникумын тәмамлый. 1939—1941 елларда Чиләбе өлкәсенең Ялан-Катай районы Әлмән авылы (хәзер Курган өлкәсенә керә) җидееллык татар мәктәбендә рус теле укыта. |
Иң күп укылган
|