поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

РАМАЗАНОВА ЗӨЛФИРӘ

Тынгысыз җанлы, шигърияткә мөкиббән Зөлфирә Фәнис кызы Рамазанова Яр Чаллыдагы 18 нче татар урта мәктәбендә биология укыта. Ул мөгаллимлек эше белән беррәттән иҗади эшчәнлеген дә сүрелдерми. Зөлфирә ханым инде берничә ел төрле чыганаклардан милләт, тел, сүзгә багышланган мәкаль-әйтем, шигырь-җырлар туплый һәм күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр язуын дәвам итә. Шуларның берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Әни җылысы

"Мә, суынмасын, салып куй,
Алып китәрсең, балам" —
Иртән сауган, кайнаган сөт
Әни кулыннан алам.

Гүя әнием сөт түгел,
Изге фатиха бирде:
"Бәхетең гел тулы торсын,
Юлың ак булсын", — диде.

Суык җилгә каршы барам,
Һич бирешмичә, алга.
Җанга рәхәт! Кайнар сөттә
Әни җылысы калган.

Соңгы кыңгырау

Һәр ел саен ямьле май аенда
Юлларым мәктәпкә илткәндә,
Нигә күңелләрем дулкынлана
Соңгы кыңгырауны көткәндә?

Кочак-кочак гөлләмәләр тотып,
Егетләр һәм кызлар үткәндә,
Нигә сагыш баса йөрәгемне
Соңгы кыңгырауны көткәндә?

Борчулары, шатлыклары белән
Ул көткән көн килеп җиткәндә,
Табигать тә хәтта теләктәш күк
Соңгы кыңгырауны көткәндә.


"Мәйдан" № 5, 2002. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы