поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ОСМАНОВ ДИЛӘВӘР

Шагыйрь, публицист һәм педагог Диләвәр Ибраһим улы Османов 1959 елның 17 июлендә Үзбәкстан Республикасының Ташкент вилаяте Бекабад шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Милләте буенча Кырым татары. 1966 елда ул башлангыч мәктәпкә укырга керә, параллель рәвештә музыка мәктәбендә дә укый. Д.Османов 1979 елда музыка училищесын тәмамлап, Казан шәһәренә килә һәм Казан мәдәният институтында укуын дәвам иттерә. Өченче курстан укуын Казан консерваториясенә күчереп, аны 1985 елда тәмамлап чыга һәм берничә ел Казан мәктәпләрендә музыка укытучысы булып эшли. 1989 елдан ул Кырымда төпләнеп яши.

Диләвәр Османов шигырьләре һәм публицистик язмалары белән матбугатта узган гасырның сиксәненче елларыннан күренә башлый. Ташкентта чыга торган «Йолдыз» газетасында еш басыла, Казанда яшәгән чорында «Идел» альманахы һәм «Казан утлары» журналы битләрендә күренеп ала, туксанынчы еллардан башлап исә Кырым татар көндәлек матбугатында даими басыла, аерым шигырьләре Кырым татар телендәге мәктәп дәреслекләренә дә кертелә. Аның шигърияте һәм публицистикасы үтә иҗтима-гый-сәяси яңгырашлы булуы белән аерылып тора. Кырым татар халкы кичергән депортация фаҗигасе, тарихи гаделлекне торгызу өчен көрәш темалары аның әдәби иҗатының төп эчтәлеген тәшкил итә дияргә мөмкин. Диләвәр Османов Татарстан белән дә элемтәсен өзми, «Татар-информ» агентлыгы өчен һәм республика газета-журналларына Кырым татарлары тормышыннан хәбәрләр, мәкаләләр җибәреп тора.

Д.Османов — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы