поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

НУРИЕВ ВАКЫЙФ

Вакыйф Вәкил улы Нуриев 1958 елның 17 августында Арча районы, Сеҗе авылында туган. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. V курста укыганда "Яшь ленинчы" (хәзер "Сабантуй") газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли. 1980 елда университетны тәмамлагач, "Яшь ленинчы" газетасы редакциясенә корреспондент булып килә. Аннары җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары була. 1987-1990 елларда В. Нуриев— Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире.

1990 елда аны яңа оешып килгән "Шәһри Казан" газетасы редакциясенә эшкә чакыралар. Ул башта бүлек мөхәррире, 1995 елдан 2000 елга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. "Шәһри Казан "ны аякка бастыруга, дөньяга танытуга зур өлеш кертә.

Бүгенге көндә Вакыйф Нуриев—"Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналларының баш мөхәррир урынбасары.

Татар журналистикасында В. Нуриев—яхшы исәптә йөргән каләм ияләренең берсе. Ул 1987 елда СССР журналистларының соңгы VI съездына Татарстаннан делегат итеп сайланды. Аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем бирелде.

80 нче еллар башында мәктәп укучылары өчен хикәяләр яза башлаган Вакыйф балалар әдәбиятына бүгенгәчә тугры. Ул—"Сабантуй" "Вечерняя Казань" газеталарында, "Салават күпере", "Ялкын", "Мәгариф", "Чаян" журналларында басылган 70ләп хикәя авторы. 1990 елда Татарстан китап нәшриятында аныц "Бүре кадәр бүрек" дигән хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. 2003 елда урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен чыгарылган "Татар балалар әдәбияты " дигән китапта бу җыентыкка менә мондый бәя бирелә: "Бүре кадәр бурек" әдәбиятыбыз өчен табыш буларак бәяләнергә хаклы. Әлеге китапка кергән әсәрләрнең ("Әкрәм законы ", "Кем ныграк суга?", "Ашыгудан ни файда?", "Бәхетле билет", "Җәйге кар", "Элмәк" һ. б.) геройлары дөньяны үзләренчә аңлаучы, кабул итүче һәм бәяләүче яхшы күцелле, ара-тирә бераз ялкаурак, бераз хәйләкәррәк, малайларча бераз мактанчыграк, азрак шуграк Ирекләр, Әкрәмнәр, Әдһәмнәр, Сәетҗаннар... В. Нуриевның әсәрләре мавыктыргыч башланып, көтелмәгәнчә кызык һәм гыйбрәтле тәмамлана".

Күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин "Шагыйрь генә булып камалмадым " дигән китабында болай яза: "Яшь ленинчы" белән "Ялкын"да соцш вакытта әдәби фельетон жанры җанлану чоры кичерә. Әлеге жанрда нигездә өчЪвтор—В. Нуриев, Л. Леронов һәм Р. Зәйдуллин эшли. Өчесендә өч төрле алым. һәркайсыныц уз темасы, уз сүзе. Аеруча В. Нуриевның фельетоннары үзләренең үткенлекләре, тапкыр концовкалары, мавыктыргыч сюжетлары белән үзләренә җәлеп итеп торалар".

Татарстан Язучылар берлегенең 31 майда (2004) узган идарә утырышында Вакыйф Вәкил улы Нуриев берлеккә әгъза итеп кабул ителде.

Казан утлары № 8, 2004. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»