поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

НӘГЫЙМОВА ИЛЬМИРА

Тулы исеме: Ильмира Рафаил кызы Нәгыймова.
Туган көне: 1992 елның 6 марты.
Туган җире: Менделеевск районының Ижовка бистәсе.

Татар эстрадасында кемнәр генә юк хәзер. Тамашачының сайлау мөмкинлеге чыннан да зур. Күп кенә яшь җырчыларның сәхнәдә тоткан үз урыны, тамашачысы бар. Менделеевск якларында туып үскән, “Ярат димим”, “Мәхәббәткә таян”, “Гомер үтеп бара” җырлары белән популярлык казанган Ильмира Нәгыймованыкы да шулай.

Ильмираның кечкенәдән Казанда яшисе килгән. Башкалага гашыйк булуы зур шәһәргә ки­тергән дә инде. Быел Казан музыка көллиятен тәмамлады. Үзенә популярлык китергән дип “Буламы соң?” җырын атый.

– Баштарак әлеге җырны болай уңышлы булыр дип уйламаган да идем. Эстрадада көндәш­лек көчле. Әмма минем өстен­ле­гем шунда – мин җырның көйлә­рен дә, сүзләрен дә үзем иҗат итәм, – дип, Ильмира әлеге иҗат­ка ничек кереп китүен сөйләде. – Гаиләбезгә зур кайгы килде. Бертуган апам Лилия фаҗигале төстә вафат булды. Кечкенә баласы ятим булып калды. Шушы хәсрәт миңа этәргеч бирде. Шуннан соң үзеннән-үзе күңелдә көйләр туа башлады, шигырь юллары иҗат ителде. Күбрәк моңсу җырлар иҗат итәм. Тама­шачымның күбе­се – урта һәм өл­кән яшьтәге кешеләр. Яшьләр белән Интернет челтәрендә аралашам. Шунысы кызык: минем исемем бе­лән утыручылар шактый икән. Хәтта кайберләре: “Син бит Ильмира Нәгыймова түгел”, – дип үземә язып җибәрәләр. Мин булып очрашуга баручылар да юк түгел икән, – ди ул.

Җырлап кына акча эшләп булмый, дигән сүзне артистлар авы­зыннан еш ишетергә туры ки­лә. Әле генә таныла башлаган җыр­чыларга кыенрак икән шул. Бу хакта Ильмира: “Буш вакытларымда банкетларда җырларга туры килә. Шунда нинди генә ир-атлар бәй­ләнми. Ә мин саф мә­хәббәткә ышанам, хисләр бе­лән яшим. Бай абзыйлар барысына да әзер – алар ни генә вәгъдә итмиләр. Менә шушы хәлләрдән тәмам туйдым. Шуңа күрә янымда яраткан кешем, гаиләм булуны телим”, – ди.

Ильмира озакламый гаилә корырга җыена. Төркем­дәше Русланны бер күрү­дә ошата ул. Ике гашыйк өйлә­нешү өчен 12.10.2012 датасын сайлап куйганнар. Ильмира үзе моны очраклы хәл диеп аңлата. “Ике яктан да әти-әниләр ял ит­кән көн, безнең дә буш вакыт була”, – ди ул. Җырчы никахының тыныч кына, туган йортында узуын тели. “Минем өчен иң беренче урында гаиләм булачак”, – ди.


ГӨЛГЕНӘ ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан". 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»