Илүсә Нәбиуллина: "Һәр тукталыш бәхетле булсын"
Талантларга бай Мөслим ягының ямьле табигатьле Баек авылында туып-үскән Илүсә Салих кызы Нәбиуллинаның тәрҗемәи хәле, үзе әйтмешли, биш-алты җөмләгә сыя. Авыл мәктәбе, Алабуга педагогика институты, шәһәр мәктәбе, балалар бакчасы, район газетасы редакциясе... Бу еллар аның вөҗүдендә яшеренеп яткан әдәби сәләтен ачу, рухи яктан өлгерү баскычлары булган икән. Мәктәп елларында шигырьләр язу, институтта туган телнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнү, югары сыйныфларда балалар укытып тәҗрибә туплау, балалар бакчасында сабыйларны милли рухта тәрбияләү һәм, ниһаять, тирәндә йомылып яткан иҗат чишмәсенә юл сабучы “Әлмәт таңнары”. 90 нчы елларда яңарыш җилләре исеп, газиз туган телебезгә үсү-тернәкләнү өчен киң мәйдан ачылгач, республикабызда беренчеләрдән булып мөстәкыйль татар газетасы - “Әлмәт таңнары”на нигез салынды. Тел, милләт язмышы, тарих, гореф-гадәтләребез өчен җан атып яшәгән район халкы яңа басманы тиз арада үз итте. Газетабызның беренче мөхәррире, бүген танылган язучы Әсгать Салахның яңа басманың кыйбласын дөрес билгеләве, үз стилен, үз йөзен булдыруы бик күп сәләтле яшьләрне редакциягә җәлеп итте. “Әлмәт таңнары”ның киң офыклы дәрьясында үз юлын яручыларның берсе Илүсә Нәбиуллина булды. Кечкенә-кечкенә мәкаләләр язудан башлап, каләмен үтә чарлаган-шомарткан, Әлмәт җирлеген аркылыга-буйга иңләгән, район газетасы хезмәткәре вазифасының бөтен четерекле якларын, җиңелен-авырын үз җилкәсендә күтәргән Илүсә Нәбиуллина ике дистәгә якын ел эчендә профессиональ дәрәҗәдәге зур-зур очерклар язу осталыгына иреште. Илебезне кара алтын белән тәэмин иткән нефтьчеләрнең киеренке хезмәтләрен аларның эш урыннарына барып, үз күзләре белән күреп яктыртты. Публицистика дигән мантыйкый фикерләүне, зирәк карашны таләп итүче жанрны да иярләп, төбәгебездә игълан ителгән Р. Төхфәтуллин исемендәге дәрәҗәле премиягә дә лаек булды. Бәрәкәтле хезмәт Татарстан Журналистлар берлегенә дә фатиха бирде.
Ирешелгәннәр инде җитәрлек кебек. Әмма иҗат очкыны кабынган йөрәкне сүрелдереп буламы соң? Язу куәсе, ярларыннан ташыган елга кебек, “Миләш тәме” повесте сыйфатында 2004 елда китап булып басылып та чыкты һәм укучылар күңелендә үз урынын да тапты.
Бер яза башлагач, язмый торып булмый икән, дип тыелгысыз иҗат иркенә бирелгән Илүсә Нәбиуллинаның тиздән икенче китабы да укучыларга бары ирешә. “Ќанкаем Каләмдәш дустым һәм хезмәттәшем үзенең бер китабында афоризмга тиң фикер китергән иде: “Язмыштан узып булмый, аның белән бергә атлап була микән?”. Бу мәңгелек сөальгә һәркем үз гомере аша җавап бирәдер. Язмыш Илүсә Салих кызының яшьнәп яшәр чагында канатын сындыра. Яратышып гаилә корган ире Камил, каты авырудан соң, 33 яшендә дөнья куя. Ә алдагы тормышын ныклы терәксез күз алдына да китерә алмаган яшь ана 31 яшендә ялгыз кала. Ике бала белән. Олысына 8, кечесенә 2 яшь. Толларның хәлен толлар, ятимнәрнең хәлен ятимнәр генә аңлыйдыр... Илүсә Нәбиуллина үзенең күңел халәтен “И, сыңар канат” дигән нәсерендә уйсызларны да уйландырырлык, моңсызларны да моңландырырлык итеп сурәтли.
Пар канатлар очалар,
Таңнарга карап.
Талпына, тик оча алмый,
Оча алмый, тик талпына,
И, сыңар канат!
Әле кичә генә яшь ананың очкынланып янып торган күзләрен томан сара. Таныш-белешләр гаҗиз кала: “Инде ничек яшәрсең?”. Туган-тумача киңәш бирә: “Син яшь әле, берәр җае табылыр”. Бигрәк тә әнисе өзгәләнә: “Авылга кайт, кызым, балаларны бергә-бергә карарбыз”. Әмма ишле гаиләдә, җиде бала арасында төпчек булып үскән Илүсә Ходай биргән һәр якты көнне улы белән кызына багышлауны, тормыш йөген үз көче белән тартып баруны фарыз гамәлгә саный. Еллар үтә. Балаларының хикмәтле сүзләренә, аларның таза-сау, матур булып үсүләренә куанып, күңеленә юаныч таба. Өченче китап та нәкъ менә шул ятимлек ачысы белән көрәшә-көрәшә үткән еллар истәлеге булып туа. “Әни, мин сиңа кояш бүләк итәм”, - ди аңа нәни кызы Лилия. Һәм менә барча күңелләргә якты нурлар сирпеп торучы китапның исеме дә - “кояшча”. Яшь ана балаларын туган телебездә укытуга аеруча зур игътибар бирә. Әлмәттә татар гимназиясе ачылгач, ул кызын рус мәктәбеннән алып, шушы мәртәбәле уку йортына бирде. Улы Ленар да гимназияне тәмамлап, хәзер Казан энергетика университетында белем ала. Әнисенең матбугатта тел-милләт мәсьәләләрен яктыртып баруын күреп-укып үскән кыз - Лилия Нәбиуллина да газетага мәкаләләр язып торды.
Илүсә Нәбиуллина бүген дә иҗат утында янып яши. Нәшриятка яңа китап әзерли. Шул ук вакытта яшьләрне җурналистика серләренә дә өйрәтә - гимназиядә “Офык” газетасы чыгара.
Хөрмәтле юбилярыбызны котлап, иң изге һәм якты теләкләребезне җиткерәбез. Исәнлек-саулык, имин тормыш, иҗади уңышлар, балаларыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
Зөлхәбирә Әхмәтшина,
Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы