(1920-1986)
Балалар язучысы Газиз Нәбиулла улы Нәбиуллин 1920 елның 15 февралендә Татарстанның Саба районы Керәнле авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1938 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Керәнне авыл советында секретарь булып тора, аннан 1940 елдан 1980 елга кадәр, ягъни пенсиягә, чыкканчы, берөзлексез, Саба район газетасы «Колхоз байрагы» (соңыннан — «Җиңү байрагы») редакциясендә эшли. Монда ул башта хисапчы, аннан — җаваплы секретарь, ә 1944 елның августыннан 1954 елның августына кадәр редактор була. 1954—1980 елларда яңадан җаваплы секретарь вазифасын башкара. Ул— 1944 елдан КПСС члены.
Г. Нәбиуллинның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре утызынчы еллар уртасында «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә басыла башлый. Сугыштан соң, 1948 елда, «Безнең авыл балалары» дип исемләнгән беренче җыентыгы дөнья күрә. Бу җыентыктагы һәм аннан соң чыккан «Энем турында шигырьләр» (1957) китабындагы әсәрләр Татарстан Мәгариф министрлыгы оештырган балалар әдәбияты конкурсында икенче дәрәҗә бүләккә лаек булалар.
Газиз Нәбиуллин — дистәдән артык китап авторы. Поэзиядән тыш, ул проза һәм драматургия жанрында да әсәрләр яза. Аның балалар тормышына бәйләп, табигатьне саклау, туган җирне ярату, хезмәтне сөю, үзара дуслык кебек тәрбияви темаларга багышлап язган хикәя һәм сәхнә әсәрләре (мәсәлән, «Алтын нарат», «Тын елга буенда» пьесалары), поэтик иҗаты белән бергә, сугыштан соңгы татар балалар әдәбиятының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.
Г. Нәбиуллин үзе яшәгән төбәктә иҗади яшьләрне туплау, тәрбияләү буенча зур эш алып бара. 1957 елда ул редакция каршында әдәбият түгәрәге оештыра. Соңыннан әдәби-музыкаль берләшмә төсен алып, «Мишә дулкыннары» дип аталган бу иҗат коллективына ул бүгенге көнгәчә җитәкчелек итә килә.
Г. Нәбиуллин—1961 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)