|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.МИНЗӘЛӘВИ КАШШАФЕТДИНКашшафетдин Шаһимәрдән улы Минзәләви — Ш. Мәрҗани шәкерте, XIX йөзнең соңгы чирегендә ул Казагстанның Кәркәрәле районында яши, укытучы булып эшли. Шул чорда казакъ укучылары өчен Казан басмаханәләрендә дәреслекләр, кыйссалар — йөзгә якын китап бастырып чыгара. Бу кыйссалар, күп очракта, татар әдәбиятындагы кайбер әсәрләрне казакъ укучылары арасында популярлаштыру булып тора. Мәсәлән, ул мәшһүр «Әбугалисина»ны «Кыйссаи хәким», «Кыйссаи хәлвәфрүш», «Кыйссаи Әбелхарис», «Кыйссаи кәмпер» кебек берничә кыйсса китабы итеп, шигырь белән язып чыгара. 1908 елда Оренбургта «Назурәтел-эшгар лилназар галәл-әхваль» («Төрле хәлләргә карата шигъри караш») исеме белән татарча шигырьләр җыентыгы да чыгара. «Мәрҗани хәзрәтләренә» дигән шигырендәге: |
Иң күп укылган
|