поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МИНҺАҖ РӘШИТ

Ике икең биш, алты... була

Чаллы дәүләт педагогика институтында (ЧДПИ) бик тә үзенчәлекле "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Аның сәбәпчесе газетабызга Чаллыдан килгән хат булды.

Хат авторы, мәгариф өлкәсендә барган реформалар нәтиҗәсендә татар әдәбиятын яңа методология буенча укыту эшенә зыян килмәсме, дип борчыла. Анда ЧДПИ дә телгә алына. Шуңа күрә без хатны вуз ректоры Фәйрүзә Мостафинага да укыттык. Ул исә үзе дә күптәннән галимнәр белән киңәшләшеп әдәбият дәреслекләрен тамырдан үзгәртеп язу кирәклеге хакында уйланып йөри икән. ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында эшләүче депутат буларак та бу борчылуларын Туфан Миңнуллин кебек аксакалларыбыз белән уртаклашкан. Гыйльми совет җыеп киңәшләшкәннән соң, Альберт Яхин моңа хәтле бер милләттә дә булмаган, балаларны фикерләүгә өйрәткән программа-дәреслекләр язган, бу – бердәнбер дөрес юл, дигән карарга килгән. Шуңа күрә ул хатта күтәрелгән мәсьәлә хакында "түгәрәк өстәл" җыеп сөй­ләшергә тәкъдим итте. Сөйләшүдә яңа методология авторы Альберт Яхин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин, ректор үзе, Чаллы мәктәпләрендә Яхин методологиясе буенча эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ЧДПИның татар әдәбияты кафедрасы галимнәре, шәһәр мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, студентлар катнашты.

"Түгәрәк өстәл" темасы "Икенче буын федераль стандартларны кертү шартларында милли аң формалаштыруда татар әдәбияты укытуның әһәмияте" дип аталды. Гади генә әйткәндә, традицион дәреслекләргә альтернатива булган Яхин программасы федераль стандартларга туры киләме, милли аң формалаштыруга ярдәм итәме, дигән сорауларга җавап эзләнде анда.

Укытучының иң зур хыялы нәрсә икәнен беләсезме? Әлбәттә, дәрестә бер бала да тик утырмасын, эш белән мәшгуль булсын, дип тели ул. Математика, физика, химия дәресләрендә ансат ул – бөтенесе тирләп-пешеп мәсьәлә чишә. Мин моны беренчедә укый торган улым Аяз мисалында да раслый алам. Аның иң яраткан дәресе – математика. Ике-өч гамәлле мәсьәләләрне, ашыкмаганда, игътибарлы булганда, чикләвек ваткан кебек кенә чишә ул. Соңгы вакытта татар әдәбияты буенча бирелгән өй эшләрен дә "Чтение"гә караганда озаграк эшли башлады. Юк, хикмәт татар әдәбияты туган телебездә булуда түгел. Татар әдәбияты урыс әдәбиятыннан яхшырак дип тә раслый алмыйм. Хикмәт шунда: урыс әдәбиятыннан бирелгән әсәрләр буенча өй эшләрендә сораулар азрак. Әйтик, бер шигырьне дәреслек авторы ата һәм улга бүлеп укырга куша. Аяз исә: "Әти, монда бит әле автор да бар. Әйдә, әни автор сүзләрен укысын", – дип әнисен дә "эшкә" җикте.

Берничә көн элек улым белән өйдә Садри Җәләлнең "Дим буенда" дигән кечкенә генә хикәясен анализлап утырдык. Дәреслек авторы Альберт Яхин беренчеләргә, әсәрне өлешләргә таркатып, матурлык һәм аның киресен табарга кушкан. Матурлыкны тиз тапкан ул. Ә менә шуның киресен табарга авырсынган. Анысы – ташландык бакча, хәрәбә хәлендәге йорт икән. Хикәя барышында кайчандыр бу йортта мирзаның бәхетле тормыш кичерүен, биредә шау-гөр, шаяру-көлүләрнең тынып тормаганын аңлыйсың. Әмма мирза балалары туган нигезеннән аерылган. Барча мал, дәүләт вәйран булган. Язучы дәүләт дигәндә күңелемә югалган дәүләтчелегебез дә килде. Форсат чыккач, улыма Идел Болгарстаны, Казан ханлыгы дигән мөстәкыйль дәү­ләтләребез булганлыгы хакында да сөйләп алдым. Дәреслек кулланмасында А.Яхин укытучыларга ничек аңлаткандыр, белмим. Әмма мин үзем бу хикәяне матурлык һәм югалган матурлык, җимереклек дигән ике өлешкә таркатыр идем. Бер үк вакытта җуелган мөстәкыйль дәүләтләребез турында да бу хикәя, минемчә. Монда биш-алты мәгънә чыгарып була.

"Түгәрәк өстәл" барышында әдәбиятның башка фәннәрдән, төгәл фәннәрдән аермасын нәкъ шулай аңлатты Альберт ага: "Фән күплектән берлеккә омтыла. Ә әдәбиятта ике өлешнең үзара бәйләнеше аркасында мөмкин хәтле күбрәк мәгънә табарга була. Шуның өчен бу укучы да, тегесе дә, анысы да хаклы булырга мөмкин. Әсәрнең фикере укучының әзерлегенә һәм тормыш тәҗрибәсенә карап үзгәрә. Чөнки үзе өчен дөрес була. Шулай авторның хисе безгә күчә. Без язучы табышының матурлыгын эзлибез, шуны күрмичә дә, аның хисләре белән байыйбыз".

А.Яхин методологиясенең төп үзенчәлеге бу. Ул әсәрне сүтеп җыярга, ягъни өлешләргә таркатып, анализ ясарга тәкъдим итә. Таркаткач, табигый, бер-берсенә охшаш якларны кушабыз, гомумиләштерәбез. Бу инде фәнни фикерләү гамәлләре, иҗади фикерне фәнни фикер белән өйрәнү. Әсәргә анализ ясау – язучының иҗади фикерен табу ул. Иҗади фикер эчендә аның идеясе дә, проблемасы да, безгә әйткән үгете дә бар. Традицион дәреслекләрдә исә без әдәби әсәрнең үзен түгел, дәреслек авторы аңлатканны, "чәйнәп" биргәнне өйрәндек. Язучы үзе читтә калды. "Миндә беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр һәр дәреслекнең укытучы өчен кулланмасы бар. Бу бит бервакытта да булмаган. Дәреслек авторы бөтен әйтәсе сүзен әйтеп бетергәч, кулланмада нидер әйтергә сүзе калмаган. Бер фәндә дә кулланмасыз дәреслек юк", – ди бу хакта галим үзе.

– Безне галимнәр укытырга өйрәтте. Әмма без ничек укытырга кирәклеген белмәдек. Әдәбиятта да махсус белем кирәк. Биредә кайберәүләр, өлешчә кулланабыз, дип чыгыш ясады. Тулаем, системада кулланмыйча, Яхинча эшлим, дип әйтү дөрес түгел. Альберт абый безгә әдәбият дигән зур диңгезгә керергә ярдәм итте. Әдәбият дигән нәрсә бер милләтнеке генә була алмый. Ул – дөнья байлыгы. Без татар әдәбиятының иң асыл, иң характерлы әсәрләре нигезендә балаларга махсус белем – әдәбият теориясе бирергә тиеш. Махсус белем ул – әдәбият теориясен корал итеп өйрәнү, – дип сүзгә кушылды хат авторы Фирдәвес Кәримова. Фирдәвес ханым – дистә елдан артык Чаллыдагы өзлексез педагогик белем бирү институтында яңа методологияне әйдәкләп барган кеше. Ел башыннан, институт бетерелгәч, аның ЧДПИга күчүе, Фәйрүзә ханым белән уртак тел табып, бу эшне яңа җирлектә дәвам итәргә ризалык бирүе сөендерә. Әйе, мәктәп укытучыларына гына түгел, студентларга, ЧДПИның әдәбият кафедрасы мөгаллимнәренә дә яңа методология серләрен өйрәнергә кирәк булачак. Җыелыш ахырында кабул иткән карарда, бу эшне ашыктыру өчен, А.Яхин белән бергәлектә курслар оештыру хакында килешенде.

Мәктәптә генә түгел, вузда әдәбият укытуда да проблемалар аз түгел икән. Хәниф Хатипов дигән олпат галим моңа аеруча борчыла. "Хәзерге чорда бер генә нәрсә бар: ул – текст. Текстны анализлый, аңлый белергә өйрәтергә тиешбез. Тора-бара укучы, студент үзе дә текст төзи белергә өйрәнергә тиеш. Текст төзергә өйрәтү – иң җитди проблемаларның берсе ул. Текст төзергә өйрәтми торып, иҗади сәләтне үстереп булмый. Кызганычка каршы, студентлар текст төзи, яза белми. Безнең студентлар әдәбият дәресләрендә үзләре укымаган әсәр хакында информация ала. Мәктәптә алай була алмый. Институтта да болай була алмаска тиеш. Яхин технологиясе – белгән текст өстендә эш оештыру ул. Ә безнең әдәбият тарихында студентлар белмәгән әсәрләр хакында информация ала. Мондый юл белән студентларны әдәбият укытуга әзерләп булмый. Яхшы проза айсбергка охшаган. Аның сигездән җиде өлеше – су астында. Альберт Яхинның әдәбият дәреслекләре әсәрләрнең су астындагы өлешен, мәгънәсен күрергә өйрәтә", – дип сөйләде ул.

Инде милли мәсьәләгә килгәндә, матур әдәбият дәреслекләре, укучыда милли үзаң формалаштырсын өчен, һәр халыкка үз милли әдәбияты нигезендә язылырга тиеш. Укучыны фикерләүгә өйрәтә торган методология гына үзгәрмәсен. Методологияне өлешчә кулланабыз инде диючеләргә Фәйрүзә ханым: "Бу өлешчә генә түгел, ныклап керә торган методология. Бу – безнең киләчәк. Альберт абый программасында дөньяны тулаем кабул итү бар. Ул әдәбиятны бөтенлекле күренеш, система буларак өйрәнергә чакыра. Милләтебез шушындый шәхесне бәяли белми. Ул Нобель премиясе лауреаты булырга тиеш", – дип җавап бирде.

– Әгәр Нобель премиясенә тәкъдим итәргә телибез икән, А.Яхин системасын бүтән халыкларга да җиткерергә кирәк. Ул вакытта яңа технология федераль күләмдә җәеләчәк, дәреслекләрнең федераль исемлегенә керәчәк. Дөрес, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы технологияне түгел, программаны һәм дәреслекләрне раслый. Моның өчен аларны урысчага тәрҗемә итәргә кирәк. Тик тәрҗемә эшен минис­трлык түгел, автор үзе башкарырга тиеш, – дип министрлыкның яңалыкны хуплавын, аны тагын да киңрәк җәелдерергә теләвен җиткерде Раиф Зиннәтуллин. Шул ук вакытта: "Ләкин кайбер укытучылар, Яхинча укыта башлап та, традицион дәреслекләргә кире кайтты. Чөнки зур тырышлык, белем таләп ителә. Болай яңача эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары аз әле", – дигән борчылуы белән дә уртаклашты ул.

Шуны да әйтми кала алмыйм: сөйләшү барышында Яхин методологиясен балалар бакчаларында ук кертергә, сабыйларыбызга нәни вакытларында ук фикерләү күнекмәләре бирергә тәкъдим итүчеләр дә булды. Тик бер нәрсә бар: текстны, ягъни әдәби әсәрне яхшылап анализлый алсын өчен, әлбәттә, баланың татарча яхшы аңлавы кирәк. "Шәһәр җирлегендә бу мәсьәлә кабат авырая башлады. Ата-аналар өйдә балалары белән үз телебездә тиешенчә аралашмый, татарча китаплар укымый", – дип зарланды шәһәр мәгариф идарәсе хезмәткәрләре.

Икенче буын федераль стандартлар кергәч, телиләрме-юкмы, әдәбиятчыларыбызга яңача укыта башларга туры киләчәк. Чөнки яңа стандартлар баланы фәнни һәм иҗади фикерләүгә күнектерүне таләп итә. Яхин системасы укытучыны, укучыны нәкъ шуңа өйрәтә.

Тукай туган көнне ТР Мәгариф министрлыгы, беренче мәртәбә республика татар теле һәм әдәбияты укытучыларын җыеп, Г.Камал театрында Туган тел бәйрәме уздырды. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесенә йомгак ясалды. Беренче урынны Яхин методологиясе буенча эшләүче Чаллыдагы 52 нче мәктәп укытучысы Резедә Хәсәншина яулады. "Түгәрәк өстәл" эшендә катнашучылар әйтүенчә, Резедә ханым укучыларының 70 проценты шигырь яза икән. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»