поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МИФТАХОВ ВӘДҮТ

(1915—1942)

М. Вәдүт (Вәдүт Кәшшаф улы Мифтахов) 1915 елның 20 ноябрендә хәзерге Татарстан АССРның Сарман районы Яхшы Каран авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Сарманда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1931—1934 елларда Лубян урманчылык техникумында, аннан Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1939 ел да институтта югары белем алып чыккач, Бљек Ватан сугышына хәтле Татарстанның Питрәч районы Шәле авылы урта мәктәбендә татар теле џәм әдәбияты укыта. Бљек Ватан сугышы башлануга, М. Вәдүт фронтка китә. Мәскәү тирәсендәге канкойгыч сугышларда катнаша, шәхси батырлыкар күрсәтеп, гади солдаттан полк комсоргы-политругы дәрәҗәсенә күтәрелә. Шушы авыр сугыш шартларында ул Коммунистлар партиясенә членлыкка кандидат итеп алына. Ләкин М. Вәдүткә Ќиңү кљнен күрергә язмый: Тула өлкәсендәге каты сугышлар вакытында, 1942 елның 30 мартында, ул батырларча џәлак була. Сугышчан иптәшләре М. Вәдүтнең гәүдәсеи зур хљрмәт белән Тула љлкәсенең Рыдань авылындагы туганнар каберлегенә җирлиләр.

М. Вәдүтнең әдәби мир асы зур тугел. Аның исеме матбугатта утызынчы еллар уртасында күренә башлый. 1939 елда «Шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга, аннан соң балалар љчен язган күләмле поэмасы — «Ятим малай турында әкият»е (1939—1940) дљнья күрә. Шигырьләрендә М. Вәдүт канатлы яшьлек, дуслык-мәхәббәт, азат хезмәт шатлыгы турында илџамланып сљйли. «Ятим малай турында әкият»тә исә яшь шагыйрьнең халык иҗатын ныклап љйрәнүе, халыкның җанлы сљйләү телен шигырь тукымасында оста файдалануы ачык күренә.

М. Вәдүт фронтта чакта да иҗат эшен туктатмый. Аның сугыш чоры иҗатыннан кайбер үрнәкләр «Җыр һаман яңгырый» (Казан, 1956) џәм «Алар сафта» (Казан, 1961) исемле күмәк җыентыкларда урын алган.

М. Вәдүт 1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ


Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1939.—35 б. 3000.

Аның турында


Мифтах Вәдүт.—Кит.: Җыр һаман яңгырый /Тез.: Ә. Кәримуллин џәм Н. Юзиев. Казан, 1956, 14 б.
Мифтах Вәдүт (1915—1942).—Кит.: Алар сафта /Тез. С. Шакир. Казан, 1961, 81—82 б.
Синегулов Ә. Халык — җиңүче.— Кит.: Синегулов Ә. Туплар һәм музалар. Казан, 1969, 42—54 б.
Давыдов Ә. Мәнге яшь: Мифтах Вәдүткә 50 яшь тулу уңае белән.— Соц. Татарстан, 1965, 21 ноябрь.
Синегулов Ә. Мәңге яшь җырчы: Фронтовик шагыйрь М. Вәдүтнең тууына 50 ел.— Татарстан яшьләре. 1965, 23 ноябрь. 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»