|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
МӨХӘММӘТША МАМИН
(1905—1943)
Мөхәммәтша Гомәр улы Мамин 1905 елда хәзерге Мордва АССРның Зубова Поляна районы Горинка авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1918 елга кадәр авыл мәктәбендә, аннан соң Пенза шәһәрендәге укытучылар хәзерләү курсында укый. 1921 елгы кытлык чорында яңадан авылына кайтып, берникадәр вакыт авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнә» 1924—1930 елларда исә укытучы булып эшли. 1930 елда Казанга килә һәм Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә. Студентлык елларында көндәлек матбугатта әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре белән катнаша башлый. 1936 елда Казан педагогия институты каршында татар әдәбияты белгечлеге буенча аспирантура тәмамлаганнан соң, М. Мамин шул ук институтта әдәбият укыта. 1937 елда аны партиягә член итеп алалар.
Ватан сугышы башлану белән, М. Мамин фронтка китә һәм ике ел буе алгы сызыкта фашистларга каршы сугыша. 1943 елның августында Воронеж шәһәре тирәсендә барган сугышларның берсендә өлкән лейтенант М. Мамин каты яралана һәм, шул ярадан терелә алмыйча, госпитальдә вафат була. Аның гәүдәсе Воронеж өлкәсендәге Воробьевка авылы зиратына күмелгән.
М. Мамин татар совет әдәбияты тарихында нигездә үзенең «Һади Такташ поэзиясе» исемле хезмәте белән билгеле. Бу хезмәт 1941 елда аерым китап булып басылып чыга һәм, Һади Такташ иҗатын тулаем алып тикшергән беренче җитди монография буларак, әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя ала. Сугыштан соң китапның икенче басмасы да дөнья күрде («Һади Такташ поэзиясе», Татгосиздат, Казан: 1952, 123 б.)
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән язучы-солдат буларак, М. Маминның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
БИБЛИОГРАФИЯ
Такташ поэзиясе.—Казан: Татгосиздат, 1941.—172 б. 3070. Һади Такташ поэзиясе.—Казан: Татгосиздат, 1952.—123 б. 3037.
Аның турында
Мөхәммәтша Мамин. (1905—1943).—Кит.: Алар сафта/Төз. С. Шакир. Казан, 1961, 228—229 б.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|