|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.МӨХӘММӘТХАФИЗ ГАЯЗ БИНЕДин галиме, шагыйрь Гаяз бине Мөхәммәтхафиз (Гаяз Мөхәммәтхафиз улы Гыймалиев) Татарстанның Чистай районы Югары Майна (?) авылында туып үсә. Озак кына вакыт Казахстанда яши. Шунда бер татар мулласыннан сабак ала, Коръән укырга өйрәнә, дин тарихына кагылышлы бик күп иске китаплар укый. Татарстанга кайткач, КАМАЗ зводларының берсендә кыручы (токарь) булып эшли. Уфага барып, Диния нәзарәтендә имтихан тапшыра һәм муллалыкка указ алып кайта. Аны Тукай районы Калмаш авылына имам-мөхтәсип итеп билгелиләр. 2000нче еллар тирәсендә вафат була. Гаяз хәзрәт КАМАЗның "Нур" гәзитендә (бу гәзит ябылды инде) бик күп язмалар бастырды, шигырьләр җыентыгы, догалар китаплары бастырып чыгарды. Ә бу язмасы "Аргамак" журналында (бу журнал да мәрхүм инде) чыккан иде. |
Иң күп укылган
|