(1921-200?)
Башкортстанда яшәп иҗат иткән танылган татар шагыйре Фаек Мөхәммәтҗановның тууына 90 ел тулды
(Уфа, 15 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән танылган татар шагыйре Фаек Мөхәммәтҗановның тууына 90 ел тулды. Шушы уңайдан туган ягы Борай районында аны искә алу чаралары бара. Фаек Мөхәммәтҗанов Башкортстанда туып үсеп башкорт әдәбиятын һәм журналистикасын үстерүгә зур өлеш керткән күп татар иҗатчыларының берсе.
Башкортстанның Борай районындагы Зур Бадрак исемле татар авылында туып үсә ул. Күршедәге Чалкак авылы урта мәктәбендә укыганда ук, үзен яхшы укучы итеп тә, актив җәмәгатьче, сәләтле хәбәрче, биюче һәм җырчы буларак та таныта Ф. Мөхәммәтҗанов. Сугышка киткәнче үк, шигырьләр дә иҗат итә башлый. Бөек Ватан сугышы гарасатларын үтеп, офицер дәрәҗәсендә туган якларына әйләнеп кайта кыю милләттәшебез. Бәхет эзләп чит тарафларда берничә ел эшләгәннән соң, 32 яшендә Уфага кайтып төпләнә Фаек Мөхәммәтҗанов.
Башкортстан Язучылар берлегендә һәм “Совет Башкортстаны” газетасында озак еллар эшли, бер үк вакытта әдәби иҗатын дәвам итеп, татар, башкорт һәм рус телләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен дистәдән артык китап чыгара. Биш ел элек, үзе исән чакта, аның 85 яшьлек юбилее тантаналы билгеләнде. Юбилее алдыннан яңа шигырьләр һәм поэмалары кергән җыентыгы да дөнья күргән иде.
Сәламәтлеге булганда, бер генә көнгә дә иҗаттан туктамады талантлы милләттәшебез. Вакытлы матбугатта публицистик язмалары, әдәби тәнкыйть язмалары да һәрдаим басыла килде.
Фаек Мөхәммәтҗановның тууына 90 ел тулуны якташлары төрле чаралар белән билгели. Әле район үзәк китапханәсендә аның истәлегенә зур күргәзмә әзерләнде һәм хәтер кичәсе оештырылды. Мәктәпләрдә Фаек Мөхәммәтҗанов укулары, иншалар язу башланды.