поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МӨХӘМИТШИН ГАЛИМ

(1911-1941)

Галим Мөхәмитшин (Галимҗан Мөхәммәтша улы Мөхәмитшин) 1911 елның 7 февралендә хәзерге Татарстан АССРның Биектау районы Олы Солабаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында алып, күршедәге Шуман авылында бер ел русча укыганнан соң, Казанга килә һәм, башта җидееллык мәктәпне, аннары институтка хәзерлек курсларың тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына Укырга керә. Ләкин бераздан, авыру сәбәпле укуын ташларга мәҗбүр булып, 1931—1937 елларда «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы рефакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында җаваплы секретарь булып эшли. Г. Мөхәмитшин — утызынчы еллар татар балалар һәм яшьләр поэзиясендә актив эшләгән шагыйрьләрнең берсе. Чагыштырмача кыска гына иҗат гомере эчендә (1930—1936) ул балалар өчен ике («Үсеш балалары», «Пионерия») һәм яшьләр тормышына багышланган өч шигырь китабы («Яшьлек», «1934», «1935») бастырып чыгара. Аның шигырь һәм поэмаларында («Язгы чәчәкләр», «Масаюсыз кыз», «Очучыга», «Безнең яшьлек», «Яңадаң корылу», «Мәхәббәт хикәясе» һ. б.) совет патриотизмы, социалистик төзелеш, хезмәт һәм хезмәт эчендә яңа кеше тәрбияләнү кебек шул чорның актуаль темалары үзәк урынны алып тора.

1958 елда шагыйрьнең «Яшьлек дәвам итә» исеме белән сайланма әсәр. ләре тупланган күләмле җыентыгы басылып чыкты.

Галим Мөхәмитшин 1941 елда вафат булды. Ул 1936 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ

Үсеш балалары: (Балалар өчен шигырьләр).— Казан: Татиздат, 1931.— 24 б. 5000.
Пионерия: Шигырьләр.— Казан: Татиздат, 1932.—61 б. 7000.
Яшьлек: [Шигырьләр].—Казан: Татгосиздат, 1933.—67 б. 3100.
1934: Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1934.—28 б. 6000.
1935: Шигырьләр.—Казан: Татгосиздат, 1936.—43 б. 10000.
Яшьлек дәвам итә: Саил. әсәрләр.— Казан: Таткитнәшр., 1958.—184 6., портр. 5000.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы