поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бүген математикадан нинди билге алдың, улым?
    – Биш плюс дүрт минус җиде.
Бүген кемнәр туган
  • 29 Ноябрь
  • • Йосыф Акчура (1876-1935) - язучы
  • • Әхәт Фазылҗанов - язучы
  • • Фаил Ибраһимов - режиссер
  • • Маннур Саттаров (1920-2016) - шагыйрь
  • • Шәһидә Максудова (1926-2009) - язучы
  • • Руслан Кираметдинов - җырчы
  • Хэлэл угез ите сатыла. Ал-630, Арт-650. Шэхэргэ китереп биру момкинлеге бар. Ашлык ватып та бирэбез кирэк кешегэ. 89393453961
  • Сдается двухкомнатная квартира в центре Актаныша, на длительный срок. с.T 89274767230
  • Угез ите сатыла. Ал-620,Арт-660. Китереп биру момкинлеге бар. 89503282206
  • Яшь Тай ите сатыла. Декабрь башында суелачак. Казанга китереп биру момкинлеге бар.шалтыратыгыз, 89520347319.
  • Студент егеткэ с подселением эзлим бүлмэ. Энергоуниверситет тирэлэрендэ. 89172618276
  • Тандем сэудэ узэге янында урнашкан 2 булмэле фатирга узем белэн торырга кызлар эзлим.89534004384
  • Актаныш узэгендэ ойрт бакча мунча 3млн.сум 89625751843.сатыла
  • Проспект урамында бер бүлмәле һәм жк весна комплексында ике бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә, риэлторларсыз - туры хуҗадан. 89534965602
  • Угез ите сатыла. Ал бот-650р Арт бот-680р Шэхэр гэ китереп бирэбез. Килолап та сатыла.89393453961
  • Казан шәһәрендә Совет районында Хәйдәр Бигичев урамында бик чиста, якты, бөтен уңайлыклы ике бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. 89196257607 Шалтыратыгыз.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МӘХМҮДОВ ГАЛИ

Педагог, төрки һәм шәрекъ телләре белгече, матур язу остасы (каллиграф) һәм тәрҗемәче Гали Мәхмүдовның тууына 185 ел

1824–1891

21.04.2009

Гали Мәхмүдов Татарстанның Биектау төбәгендәге таралып юкка чыккан Сөләнгер авылында крестьян гаиләсендә туа. Казанның Хәбибулла хәзрәт мәдрәсәсендә белем ала. Укыган елларында гарәп, фарсы, төрек, рус телләрен камил үзләштерә. Шулай ук бу елларда татар графика сәнгатенең бер төре булган каллиграфия өлкәсендә даны тарала. Гали Мәхмүдов борынгы кулъязма китаплардагы титул һәм беренче битләрен бизәүдә шөһрәт казана. Кызганычка каршы, 1902 елларда Казанда булган янгын казасында Гали Мәхмүдовның варислары кулындагы мирасы харап була.

Талантлы хәттатның осталыгына Казан укыту округы хуҗалары да игътибар итәләр һәм аны Казан университетына каллиграфия укытучысы һәм студентларга гарәп-фарсы телләреннән консультация бирүче итеп эшкә алалар. Аннан соң Г.Мәхмүдов 1 нче Казан гимназиясендә гарәп каллиграфиясе, төрек-татар теле өлкән укытучысы һәм тәрбияче булып эшли. Анда укыту дәверендә «Татар телен өйрәнү өчен әсбаб», «Русча-татарча сүзлек» төзи, тәрҗемәләр белән шөгыльләнә.
Бүгенге көндә аның кайбер эшләре, аның каләме белән язылган шәмаил үрнәкләре Татарстан Милли музее фондларында һәм Татарстан дәүләт архивында сакланалар.


Intertat.ru 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы