поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МӘҺДИЕВ МӨХӘММӘТ

(1930-1995)

Язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Татарстан АССРның Арча районы Гөберчәк авылында туган. 1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбеңдә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948 — 1950 елларда, хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950 — 1954 елларда Балтик хәрби флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955 — 1960 елларда, Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1960 елда М. Мәһдиев В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә һәм, аны уңышлы тәмамлап, 1964 елның мартында «Татар совет әдәби тәнкыйте (1917 — 1932 еллар)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый.

Аспирантураны тәмамлаганнан бирле М. Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында башта ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент булып эшли. Ул — 1961 елдан КПСС члены иде.

М. Мәһдиев — иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган язучы. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый һәм алтмышынчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра. Аның Таип Яхин, Габделмәннан Рахманколый, бертуган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар кебек унтугызынчы йөз ахыры һәм егерменче йөз башы татар мәгърифәтче педагоглары, Г. Сәгъди, Гали Рәхим, Г. Нигъмәти, Ф. Сәйфи-Казанлы кебек совет чоры әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләре турында бай архив материалларына нигезләп язган мәкаләләре, иҗат портретлары, фольклористика һәм әдәбият фәненең аерым проблемаларын тикшергән гыйльми-тәнкыйди хезмәтләре киң җәмәгатьчелектә тирән кызыксыну уяталар.

Язучы-прозаик буларак исә М. Мәһдиевнең исеме матбугатта бераз соңрак, алтмышынчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 елны «Казан утлары» журналының бишенче санында «Этюдлар» дигән гомуми баш астында аның берничә кыска хикәясе — әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә (1968 ел, 5 сан) «Без — кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училищесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышын, аңы формалашуын, дөньяны танып белергә өйрәнүләрен кызыклы ситуацияләр, оста тотып алынган тормыш детальләре һәм үзенчәлекле кеше характерлары аша гаҗәеп җанлы итеп гәүдәләндергән, композицион яктан җыйнак эшләнгән һәм күп бизәкле, җор, үткен тел белән язылган әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына.

Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре — сугыштан соңгы беренче елларда авыл интеллигенциясе, мәктәп тормышы, укытучы-фронтовикларнын укыту-тәрбия өлкәсендә фидакяр, намуслы хезмәте турындагы «Фронтовиклар» (1972) романы һәм, тематик эчтәлеге ягыннан шул ук авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы колхоз чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны художник күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы «Каз канатлары» (1975) романы, «Кеше китә - җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М. Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса.

М. Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы. Аның күпчелек әсәрләрендә* башыннан ахырына кадәр үтәли сузылып бара торган сюжет сызыгын очратмыйсың. Тоташ конфликт, үзәк ситуация төенләнеше дә юк. Автор бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә, күперләр салып тормыйча, җиңел күчеп йөри. Шуңа бәйле рәвештә аның язу стиленең характеры да үзгәрә: кырыс реализм, драматизм, юмор, лиризм, сатира үзара бер-берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, киная, җорлык, халыкчан тапкырлык язучы стиленә хас төп сыйфатлардан саналалар.

М. Мәһдиев — драматургия жанрында да көчен сынап караган язучы. 1983 елда әдипнең хезмәткә бәйләнештә гаилә һәм әхлак проблемаларын яктырткан «Борчулы өч көн» исемле комедиясе Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналды.

1984 елда «Казан утлары» журналында авторның бүгенге авыл тормышына багышланган «Мәңгелек яз» (1982) исемле яңа романы басылып чыкты. М. Мәһдиев 1983 елның январеннан РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем йөртә.

М. Мәһдиев—1969 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

БИБЛИОГРАФИЯ


Атадан бала яшь кала: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 726.15000. Рец.: Мостафин Р. Боз кузгала.— Кит.: Мостафин Р. Алга барышлый. Казан, 1977. 69—71 б.
Фронтовиклар: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—328 б. 15000. Рец.: Миңнуллин Ф. Прозаның гражданлык йөзе.— Кит.: Миң-нуллин Ф. Якты юллар. Казан, 1975, 95—101 б.; Гыйззәтуллин Р. М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романының идея-художество үзенчәлекләре.— Кит.: Татар әдәбияты мәсьәләләре. 7 җыентык. Казан, 1976, 96—104 б. (Казан дәүләт пед. ин-ты. Гыйльми язмалар, чыг. 159); Мәһдиев М. Ни хәлең бар, Фатыйма?—Сов. мәктәбе. 1973, 43—> 46 б.; Галиуллин Т., Урманчиев Ф. Тормышның үзе кебек.— Кызыл таң, 1972, 5 авг.; Хөсни Ф. Кешеләр, юллар, җырлар.—Соц. Татарстан, 1972, 1 июнь; Гыйззәтуллин Р. «Фронтовиклар» романында хатын-кыз образлары.— Казан утлары, 1976, № 1, 166— 168 б; Фәтхуллина Р. Кырык бишенче ел егетләре.— Казан утлары, 1976, № 12, 178—180 б.
Ай нигә йөри?: Кечкенә хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—39 б. 10000.
Кеше китә — җыры кала: Хикәя һәм повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1979.—272 б. 15000. Рец.: Мөхәммәдиев Р. Гадиләр, гадәтиләр....— Казан утлары, 1980. № 7, 177—181 б.
Ут чәчәге: Роман, повесть. [Ф. Миңнуллин кереш сүзе белән].— Казан: Тдткитнәшр., 1980.—424 б. 25000. Рец.: Мөхәммәдиев Р. Бәхетле очрашу.— Соц. Татарстан, 1980, 4 июль.
Торналар төшкән җирдә: Лирик повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1983.— 224 б. 15000. Рец.: Юнысов В. Яшьлекне сагыну моңнары.— Казан утлары, 1982. № 11, 181—184 б.
Әдәбият теориясе: Сәнгать төре һәм идеология формасы буларак матур әдәбият. Урта мәкт. тел-әдәбият укытучылары, студ. һәм югары кл. укучылары өчен кулланма. Ред. И. 3. Нуруллин.— Казан: Таткитнәшр,, 1979.-— 88 б. 1 800. Лаисов Н. Н. һәм Ганиева Ф. Ә. белән бергә.
Мәҗит Гафури. (1880—1934): Тормышы һәм иҗат юлы турында кыскача очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1980.—31 б. 2000.
Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе: (Мәкаль, табышмак, җырлар).— Казан: Казан ун-ты нәшр., 1982.— 112 б. 660. А. Яхин белән бергә. Болыная земля под крылом: Роман/Пер. Е. Леваковской.— М.: Современник, 1974.—285 с. 100000.
То же.—2-изд. (под названием: Фронтовики) Казань: Таткнигоиздат, 1983. —303 с. 100000. (Б-ка татарского романа). Рец.: Галиуллин Т., УрманчеевФ. Радость сопереживания.-— Сов. Татария, 1974, 6 янв.; Петров А. Издано в Москве.— Сов. Татария, 1975, 19 янв.
Мальчишки сорок первого: Повесть /Пер. с татар. Э. Салиховой.— Казань: Таткнигоиздат, 1974.—78 с. 50000. Рец.: АхунзяновИ. Автора надо уважать.— Сов. Татария, 1974, 8 мая; Сафиуллина Ф. Язучының тел осталыгы һәм тәрҗемә.— Казан утлары, 1974, № 9, 186—188 б.
Летят гуси: Роман и повесть /Авториз. пер. с татар. Ю. Галкина.— М: Современник, 1979.— 320 с.— (Новинки «Современника») 50 000.
Мы —дети сорок первого года: Повесть /Пер. Р. Ахунова.— М.: Дет. лит., 1981.—143 с., ил. 100000. Рец.: Авдеев А. С доброй улыбкой.— Сов. Татария, 1982, 28 февр.
Татарская советская литературная критика (1917—1932): Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол. наук.— Казань, 1964.—24 с. (Казан, ун-т) 120.
Маджит Гафури. (1880—1934): Крат. очерк жизни и творчества: К 100 летию со дня рождения.— Казань: Таткнигоиздат, 1980.—23 с., портр. 2000.

Аның турында


Сөмбел ХӘБИБУЛЛИНА. Әсәрләрендә - халык рухы
Вахит ИМАМОВ. Син җитмисең, их, Мөхәммәт абый!
Алсу ШӘМСУТОВА. М. МӘҺДИЕВ ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
Мөхәммәдиев Р. Гадиләр, гадәтиләр...—Кит.: Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән: (Бүгенге татар әдәбиятындагы эзләнүләр турында). Казан, 1983, 163—177 б. Миңнуллин Ф. Яшьлекне сагыну: М. Мәһдиевнең иҗат портретына эскизлар.— Казан утлары, 1980, № 1, 130—134 б. Гыйләҗев А. Тынычлану зарарлы.— Казан утлары, 1983, № 2, 140— 151 б. Бүгенге татар совет прозасы. Текстта М. Мәһдиев турында.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»