(1938-2012)
Шамил Мәгыйзь улы Маннапов 1938 елның 1 январенда Татарстан АССРның Әлки районы Татар Мулла авылында крестьян гаиләсендә туган. 1957 елда Алпар Урта мәктәбен тәмамлагач, берникадәр вакыт туган совхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1960—1965 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт Университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә УКЫЙ. Университеттан соң ул журналистлык хезмәтендә: башта «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, пропаганда бүлеге мөдире, аннары, 1977 елда Горький шәһәрендәге ике еллык Югары йартия мәктәбен тәмамлап кайтканнан соң, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлегенең өлкән корреспонденты фаларын алып бара. Ул—1965 елдан КПСС члены.
Ш. Маннапов поэзиягә алтмышынчы еллар башында солдат хезмәтең яшьлек, студентлар тормышын чагылдырган шигырь һәм поэмалары белән килеп керә. Аның оптимистик рухлы, лирик-публицистик әсәрләре бу еллар да республика көндәлек матбугатында еш күренә, күмәк җыентыкларда басыла. 1967 елда яшь шагыйрьнең «Беренче карлыгачлар» сериясендә «Яшь, тәшләрем» исемле җыентыгы дөнья күрә. 1970—1982 еллар арасында исә шагыйрь аеруча актив иҗат итә: матбугатта аның биш шигъри җыентыгы һәм хикәяләре, нәсерләре, лирик парчалары тупланган «Әти урманы» исемле проза китабы басылып чыга. Үз әсәрләрендә әдип, тормышның Һәм заманның характерлы сыйфатларын игътибар үзәгенә алып, поэтик чаралар белән аларның кеше күңелендә үзенчәлекле чагылышын тасвирларга омтыла һәм совет кешесенең тыныч тормышка, иминлеккә ышанычын, дөньядагы яхшылыкның— начарлыкны, яктылыкның — караңгылыкны җиңеп чыгачагына инануын белдерә.
Шигъри һәм чәчмә әсәрләр язудан тыш, Ш. Маннапов журналистлык эше, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә белән дә шөгыльләнә.
Ул—1979 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Яшьтәшләрем: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 28 б., ил. 8000.— («Беренче карлыгач» исемле сериядә, 14 китап белән бергә салынган).
Адымнар. Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1969.— 142 б. 2500. Т. Камалиев һәм Рәшит Әхмәтҗанов белән бергә язылган.
Хәят көндәлеге: Шигырьләр. [Камалов X. кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1970.—62 б. 5000. Рец.: Бәләкәй рецензия.— Казан утлары, 1971, №4, 175—176 б.;
Тамырлар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.— 64 б. 4000. Мәхмүдов Ә. Тамырлар дымга сусамасын.— Казан утлары, 1972, № 10, 169—170 б.
Тугрылык алиһәсе: ([Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 112 б. 4500. Рец.: Фәизов Р.— Татарстан яшьләре, 1976, 24 авг.
Әти урманы: Нәсерләр, парчалар, хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 128 б. 10 000. Рец.: Камалов Б. Шагыйрь прозасы.— Соц. Татарстан, 1979, 25 сент.; В ә л и е в М. Тормыштан күтәрелеп.— Татарстан яшьләре, 1980, 1 март; Яруллин Ф.—Казан утлары, 1980, № 8, 178—179 б.
Кайту: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.—128 б., портр. 5000, Рец.: Игәнәй Я. Күкрәктәге шигырь уты саумы?—Татарстан яшьләре, 1981, 29 сент.; Сафин Ф. Тормыштан һәм тормышчан.— Казан утлары, 1983, № 6, 169—171 б.
Возвращение: Книга стихотворений/Пер. с татар. В. Байбакова, В. Евпатова.— М.: Современник, 1982.— 62 с. 10000. (Новинки «Современника»). Рец.: Сафин М. Две поэтические книги.—Сов. Татария, 1982, 24 окт.; Князев Б. Запас внутренней прочности.— Лит. Россия, 1983, 2 сент., с. 20.
Аның турында
Рәхим Г. Шамил Маннапов.—Казан утлары, 1980, № 1, 175 б.
Хаким С. Поэт о поэте.— Комсомолец Татарии, 1980, 21 сент.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)