|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
МАДИЯРОВ НӘҖИП
(1928-2002)
Шагыйрь Нәҗип Гәрәй улы Мадьяров 1928 елның 3 мартында Татарстан АССРның Арча районы Кызыл Утар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә тугаң 1943 елда Кызылъяр авылындагы җидееллык мәктәпңе. тәмамлаганнан соң, Н. Мадьяров үзенең хезмәт юлын башлый: әүвәл гади колхозчы, аннан дүрт ел буе М. Җәлил исемендәге колхоз бухгалтериясендә хисапчы булып эшли. 1950—1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, демобилизацияләнеп кайткач, ул — яңадан туган колхозында бухгалтерлык эшендә. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1956 елда бухгалтерларның ел ярымлык курсларын, ә тагын бер елдан Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. 1957 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, дүр. тенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1960 елдан 1963 елның августына кадәр ул вакыттагы Кызыл Юл районында чыккан «Кызыл юл», газетасында, аннан «Коммунизмга» исемле Арча район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли. 1962 елда университетны» тәмамлый һәм, бераз вакыт Кызылъяр җидееллык мәктәбендә укытучылык, иткәннән соң, Татарстанның Лениногорск шәһәренә күчеп китеп, яңа ачылган телевидение студиясендә авыл хуҗалыгы тапшырулары буенча хәбәрче-корреспондент була. 1965—1980 елларда ул Балтач район газетасы «Хезмәт» редакциясендә редактор урынбасары һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире вазифаларын башкарды.
Ул— 1955 елдан бирле КПСС члены иде. Н. Мадьяровның исеме поэзиядә илленче елларның ахырларында күренә башлый. Беренче шигъри җыентыгы («Чык бөртекләре») 1960 елда басылып, чыга. Хәзер ул — дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аларда бүгенге авыл кешеләренең уй-фикерләре, тыйнак, ләкин эчке мәгънәгә бай самими-хисләре, үзара эчкерсез мөнәсәбәтләре матур чагылыш таба. Юмор-сатира; жанрында һәм балалар поэзиясендә дә уңышлы эшләп килә. Шагыйрьнең иҗат йөзен билгели торган төп әсәрләре «Рәшәле офыкларым» (1979) исемле күләмле җыентыгына тупланган.
Н. Мадьяров — 1979 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|