поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘҺЛИЯ ФИРДӘҮС

Фирдәүс Әһлия (Фирдәвес Әсәдулла кызы Әһлиуллина) 1954 елның 11 октябрендә Казанда эшче гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1972-1977 елларда Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. Казанга әйләнеп кайткач, берникадәр вакыт мәктәптә укытучы булып эшли, соңрак Казан дәүләт курчак театрында оештыручы-педагог (1978-1979), Татарстан Язучылар берлегендә секретарь-машинистка, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге инспекторы (1981-1985), аннары, 1986-1999 еллар арасында, «Татарстан» журналы редакциясендә редактор-тәрҗемәче, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә сәнгать бүлеге мөдире һәм корреспонденты вазифаларын башкара. 2000-2007 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты була. Ул хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Ф. Әһлия әдәби иҗат эшчәнлеген студент елларында тәрҗемәче буларак башлый. 1976 елда Татарстан китап нәшриятында татар язучыларының «Запах мяты» исемендә русча чыккан җыентыгында ул тәрҗемә иткән берничә әсәр урнаштырыла. Тора-бара ул үзе дә татар телендә оригиналь әсәрләр язуда каләмен сынап карый: балаларга атап әкиятләр иҗат итә, яшьләр альманахы «Идел»дә кыска хикәяләрен — нәсерләрен, парчаларын бастыра.

Шулай да Ф.ӘҺлияне үзенчәлекле каләм иясе итеп таныткан әсәрләр — сәнгать кешеләре турында сәнгатьле сурәтләү алымнары белән язылган документаль повестьлар һәм хикәяләрдер. Беренче опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкая турында «Актриса» (1986), СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тормыш һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган «Әлмәндәрләр әманәте» (2001), Россия һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова турында «Күңел эргәсенә кайту» (2001), Ринат Таҗетдинов турында «Ай тулган төндә» (2001), Вера Минкина турында «Чулпан — таңның көзгесе» (2003) исемле документаль повестьлар, беренче татар хатын-кыз сынчысы Рада Нигъмәтуллина, композитор Фасил Әхмәтов, җырчы Зөһрә Сәхабиева белән Хәйдәр Бигичев һ.б. күп кенә сәнгатькәрләр турында фактик материалга нигезләнеп язылган дистәләгән хикәяләр, иҗат портретлары Ф.ӘҺлиянең әдәби иҗаттагы зур уңышы итеп саналырга хаклы.

Ф.Әһлия шигърият бабында да активлык күрсәтә — балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр, җырлар яза. Ул — «Кояш баласы» һәм «Ике Тәңре» исемле ике шигъри китап авторы. Аның кайбер лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган. «Гафу итәрсең микән?» (З.Хәйретдинов музыкасы), «Тукай һәйкәле белән сөйләшү» (И.Мәҗитов музыкасы), «Ак манара» (Р.Әхиярова музыкасы) сәхнәдә һәм радио-теле-видение тапшыруларында яңгырый.

Шагыйрә соңгы елларда, үз иҗатының офыкларын киңәйтә барып, борынгы татар халык авыз иҗаты җәүһәрләре — бәет, кыйсса-дастаннар һәм гомумтөрки әдәби традицияләре калыбында бүгенге заманның фаҗигаләрен чагылдырган эпик яңгырашлы әсәрләр иҗат итү юнәлешендә дә уңышлы гына тәҗрибәләр ясый («Сак-Сок фөрьяды», «Соңгы кыл авазы» һ.б.).

Фирдәвес Әһлиягә 2002 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ф.ӘҺлия — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Йолдыз язмышы: докум. повесть һәм хикәяләр / кереш сүз авт. Р.Мостафин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 144 б. — 5000 д.
Ак күгәрчен: әкиятләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 48 б. — 30000 д.
Кояш баласы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 64 б. — 2000 д.
Әлмәндәрләр әманәте: докум. повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 47 б. — 2000 д.
Ай тулган төндә: докум. повесть. — Казан: Идел-Пресс, 2001. — 62 б. — 2000 д.
Йөрәкнең соңгы кылы: докум. повестьлар, шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 270 б. — 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сафиуллин Ә. Фирдәвеснең «Кояш баласы» // Ватаным Татарстан. —1999. — 13 окт.
Мингалим Р. Әйе... // Мәдәни җомга. — 1999. — 12 нояб.
Сафиуллин Ә. Әлмәндәр яши, Әлмәндәрләр яши... //Ватаным Татарстан. — 2001. —23 нояб.
Әхмәтҗанов М. Фирдәвес Әһлия иҗатына бер караш // Шәһри Казан. — 2004. — 22 окт.


Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек.
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»